Кыйммәтле машина алгач, Оренбург ягына, яшәгән җирләргә оча гына... Томан арасында гына булып хәтергә уелып калган балачак хатирәләре кабат бөтен халәтен биләп ала. Альберт машина рулен каты итеп кысып тоткан килеш:
– Эх, әти! Ник соң син шундый! Синең җаның бөтенләй дә юкмы соң әллә? Йөрәгең урынына таш кисәге үстеме, – дип кабатлый.
Балачак хатирәләре дигәннән, Альберт барысын да бик хәтерләп тә бетерми. Шулай да әнисе, әбисе сөйләгәннән үткәнне, кечкенә чагын күзаллый.
...Айзат белән Ирина икесе дә институт бусагасында таныша. Зәп-зәңгәр, ут янып торган күзле, сап-сары чәчле тиктормас, һәрвакыт шаян шәһәр кызы Ирина авылда туып-үскән Айзатны бер-ике күрүдә әсир итте. Озын буйлы, ыспай, гади һәм шул ук ваккытта зәвык белән киенгән егет тә Иринаның күңел кылларына чиртте. Башта исәнләшеп кенә үтеп йөргән яшьләр, бер-берсен күргәндә сөйләшеп туймаска әйләнделәр. Егет белән кыз күңелендә мәхәббәт бөреләнде. Мәхәббәт дигәнең яшьләрнең төрле диннән булуларына да киртә була алмады.
Айзатның рус кызы белән кайтып кергәнен әти-әнисе бик хуплап бетермәсә дә, каршы килә алмадылар. Гаилә башлыгы Җәвит абзый кырыс кына:
– Улым, яхшылап уйла. Безнең нәселдә әле беркемнең дә башка дин кешесен алганы да, биргәне дә булмады. Син – бу гореф-гадәтне бозучы. Бүген сиңа хәер-фатиха бирмәскә дә хакыбыз бар, синең холкыңны беләм. Кирелегең дә җитәрлек. Уйлагансың, димәк, барыбер өйләнәчәксең инде. Тик шуны исеңдә калдыр, безне Оренбург урамнарыннан оныкларыбызны эзләп йөрерлек итмә.
Җәвит абый улына шулай диде дә, юк эшен бар итеп маллар янына чыгып китте. Яшьләр авылда ике көн кундылар да, шәһәргә китеп бардылар. Олы улларының марҗага өйләнүен ата кеше йөрәге белән кабул итә алмады. Шул хәбәрдән соң, горур, үз сүзен бирмәс гаилә башлыгы, бераз таркауланды, болай да салгалый торган гадәте бар иде, инде атналар буе эчеп йөри торганга әверелде. Сәламәтлеге дә ярыйсы гына какшады.
Тормыш дәвам итте. Яшьләр бергә тулай торакта яшиләр, укуларын дәвам итәләр. Ике яктан да өлкәннәр ярдәм итеп торды. Ирина ягыннан әнисе генә булганлыктан, таякның авыр башы Айзатның әти-әнисенә төште. Өйләнешеп бер ел үткәннән соң, ике тамчы су кебек Айзатка ошаган, тупырдап торган кечкенә малайны да Җәвит абый белән Мәрзия апага калдырып киттеләр.
– Әни, син инде пенсия яшенә җитеп киләсең, эшеңнән бераз туктап, Альбертны карап торсаң да ярар иде, – диде Айзат бәбине кунакка алып кайткан көнне. – Бала дип, Ирина укуын ташлый алмый бит инде. Безгә укырга кирәк. Бераз карап торыгыз да, без аны бакчага урнаштырырбыз. Өч ел үтә дә китә инде.
Шулай дип әйттеләр дә, икенче көнне иртән икесе генә җыенып шәһәргә кузгалдылар. Ике ае да тулмаган Альберт кунакка дип кайткан җиреннән, әби белән бабай карамагында калды. Нишлисең, бала хакына дип Мәрзия апа эшеннән дә китәргә мәҗбүр булды. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләп, вакыты җиткәч, лаеклы ялга чыгып, ял итәм дигән хыяллар челпәрәмә килде. Башта бик кыен булды. Бала яңа урынга, әби-бабайга озак ияләште. Ясалма сөтне ашата алмыйча, Мәрзия апаның баланы кочаклап елый-елый төн чыккан чаклары ешайды. Бала да көндез бераз йокласа, төннәрен елый торганга әверелде. Кечкенә бала тынычсызлыгыннан уртанчы һәм кечкенә улларына игътибар бөтенләй кимеде. Төпчек уллары ни әйтсәләр дә тыңлады анысы – укуына да өлгерде, маллар да карашты, кирәк булса бәбине дә караша иде. Уртанчы уллары гына елак бәби, өйдә эш күплеген сәбәп итеп, урамда трай тибәргә, дусларына китеп кунып калырга, сәбәпсез дәресләр калдырырга остарып китте. Ул гына да түгел, кич йөрергә чыккан җиреннән исереп кайткалаган чаклары да булды. Башта качырып кына тарткан тәмәкесен, хәзер әти-әнисе янында ук тарта башлады. Өйдә тәмәке булмаганда тавыш чыгарырга да күп сорап тормый иде. Шулай итеп уртанчы уллары мәктәп яшеннән үк сугышып, эчеп йөреп, кәеф-сафалы тормышны үз итә торган кешегә әверелде. Кечкенә Альберт елаганда йөгереп килеп: “Шарбаш, ник елыйсын?” – дип кычкырып, башына каты итеп чирткән чаклары да булмады түгел.
Район үзәгеннән ерак урнашкан авыл кибетендә кечкенә балага ясалма сөт булмый һәм сорап та алып кайтмыйлар иде. Чөнки сатуда юк. Шунлыктан ай саен Җәвит абзый зур юл сумкасын өстерәп, иртән таң беленгәч тә, Октябрьcкий шәһәренә китә торган булды. Андагы кибетләрдә дә бер алучыга өч-дүрт каптан артыгын бирмиләр. Төрле кибетләрдә чират тора-тора төн уртасында гына бер айга җитәрлек ясалма сөт алып кайтып куя ул.
Вакыт үтә торды. Альберт үсеп тәпи китте. Аның тәүге тәпи басып китүен, беренче “әб-бә”, “ба-бба” дигән сүзләрен дә әбисе белән бабасы ишетте. Каникулларга кайткан Ирина белән Айзатны бала битараф калып, хәтта ятсынып елап та каршы алгалады. Яшь әти-әни ничек тиз кайтса, шулай тиз җыенып та китә иде. Чөнки Иринаның әнисе янына да кунакка кайтасылары бар. Шунлыктан аларның каникуллары икегә бүленеп, Альберт әти-әнисен ярты елга өч-дүрт көн күреп кала иде.
Шулай өч елдан артык вакыт үтеп китте. Соңгы кайтуларында Ирина никтер боек булып күренде, Айзатның да беренче вакытлардагы кебек йөзе бәхетле түгел иде. Ярый, бераз әйткәләшкәннәрдер, үтәр, дип уйлады эчтән генә нидер сизенгән әние кеше. Укулары авырдыр, диплом алыр вакытлары да җитә, дип үзен-үзе юатты ана. Шулай да каенанасы белән икәүдән- икәү калгач, Ирина Айзатның сәбәпсезгә дә тавышланып, кул уйнаткалый башлаганын әйтте.
– Җиргә ике тумадым, тагын бер шундый хәл булса, аерылам һәм баланы да алып китәм, – диде Ирина зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп. Тик улы белән килене арасында нәрсә булганын белмәгән ана ни дип әйтергә дә белмәде.
Ял көннәре үтте. Айзат белән Ирина шәһәргә кайтып киттеләр. Китүләренә бер ай чамасы да үтмәде, Ирина берүзе генә кайтты. Аптыраган Мәрзия апаны тынычландырып, бар да яхшы икәненә төшендерде.
– Миңа Альбертны алып китәргә кирәк. Ул үсте инде, зур малай. Бакчага бирергә кирәк, – диде каенанасы белән каенатасына туры карамый гына. – Шәһәргә өйрәнә торсын.
Икенче көнне иртән үзеннән бөтенләй читләшеп беткән Альбертны әбисе кочагыннан елата-елата каерып алды да Ирина, алмашка киемнәрен һәм шешә белән ясалма сөтне алып, җәяүләп урам башына асфальт юлга таба чыгып китте.
Шул китүдән Ирина башка бу авылга кайтмады. Тик торганнан да көнләшеп, тавыш чыгарып, җае чыккан саен кул күтәргән ире Айзаттан да аерылып китте ул. Читтән торып укып, дипломын алды да, үзенең туган якларына китеп югалды.
Шулай итеп өч елдан артык күз карасы кебек карап үстергән онык китте дә, юк булды.
Комментарийлар