16+

Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала

Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.

Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала

Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.

Минемчә, моның өчен алар әти-әниләренә гомер буе бары рәхмәт кенә укырга тиешләр. Мин үзем әни белән генә үстем, башымнан сыйпап юатырга, чит булса да, тагын әбием бар иде (күрше авылга укытырга килгән кызның фатир хуҗасы). «Ялгызлыкны яуга бирсен», дия иде үзен авыр сугыш еллары ялгыз иткән шул әбием. Гаилә тулы чакта мин бәләкәй чакта: «Нигә мин ялгыз? Нигә минем абыем, апам яисә эне-сеңелем юк?»– дип, бик еш кына әниемнең болай да кан саркып торган яралы йөрәгенә, үзем дә аңламыйча, учлап‑учлап тоз сала идем. Нишлим соң?

Минем дә башкалар шикелле тулы, зур, тату гаиләдә күңелле итеп яшисем килә иде. Ә күршедә уңда да, сулда да, каршыда да нәкъ шундый ишле гаиләләр. Андый чакларда әнием минем башымнан сыйпый да: – И кызым, кызым, син белмисең генә әле, брат братның көтү көткәненә рад, диләр бит, – дип, авыр сулап куя иде. Әниемнең авызыннан чыккан һәрбер сүзен дөрес дип кабул итеп яшәсәм дә, боларына һич кенә дә ышанасым килми иде. Ничек инде алай булсын? Аларга күңелле, рәхәт икәнен мин көн саен күреп торам бит.

Туганнарың күп булу – иң зур бәхет. Менә ялгызлык, чынлап та, бик читен, бер дә рәхәт түгел, монысын үземнән беләм... Еллар узды, озаграк яшәгән саен әнием сүзләренең чынлыгына мин дә ышана бардым. Чөнки моны исбатлаган язмаларны матбугат битләреннән дә күп укырга, тормышта да шактый очратырга туры килде. Күптән түгел генә танышкан бер ханым сөйләгән вакыйга гомер буе киеп йөргән ал күзлегемне бөтенләй чәлпәрәмә китерде. 

Татарстанның Казан артындагы бер авылында узган гасырда әти-әниләрен сөендереп, тупырдап торган, таза-сау бер‑бер артлы тугыз бала дөньяга аваз сала: дүрт малай һәм биш кыз. Әти-әниләре үзләре тормыш бүләк иткән мәхәббәт җимешләренә чын безнеңчә милли матур исемнәр кушып, бишек җырлары көйләп, изге теләкләр теләп үстерә. Күп балалы гаиләнең шунысы яхшы: анда балалар бер-берсеннән үрнәк алып, бер-берсен тәрбияләшеп, бик тиз исәяләр.

Балачаклары шактый авыр чорга (сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы еллар) туры килсә дә, алар барысы да исән‑сау үсеп, вакыт җиткәч, әти‑әни фатихасын алып, туган ояда чыгарган канатларын сынар өчен үз офыкларын эзләп китә. Эзләгән тапкан, ташка кадак каккан, ди безнең акыллы халык: бүген һәркемнең үз өе, үз көе, үз тормышы, үз язмышы. Гадәттә, татар гаиләләрендә төп нигездә төпчек бала торып кала. Аңа бик зур, бик җаваплы һәм шактый авыр вазифа йөкләнә. Ул олыгайган әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтергә һәм туган нигезне саклап торырга тиеш. Тугыз туган үскән гаилә дә бу язылмаган канунны бозарга җөрьәт итми.

Төпчек энекәшләре алтын казык булып туган туфракта төпләнә. Озакламый яраткан кызы белән гаилә дә корып җибәрә. Бәхетле гомер сөрәләр. Ләкин тормыш гел бер төрле генә бармый шул. Шатлыкларны – борчулар, аларны кайгылар чиратлаштыра. Күпне күргән, сугышлардан исән‑сау кайткан зур гаилә башлыгы көннәрдән бер көнне гүр иясе була. Туганнарның тугызы да бик кайгырышып, елашалар, аннары урыны җәннәттә булсын, дип дога кылалар да таралышалар. Яңадан һәркем үз тормышы белән яши башлый. Әниләре ялгыз калды, дип борчылырга урын юк, ул энеләре гаиләсендә яши. Бер казанга ике тәкә башы сыймый дисәләр дә, килен белән каенананың урамга тавышланып чыкканнары ишетелми. Ләкин күрәселәре алда булган икән. Килен кеше – чит кеше? Гаилә башлыгы гүр иясе булгач, килен тәмам батыраеп китә. Үз тормышының бөтен уңышсызлыкларын иренең булдыксызлыгыннан күрә башлый һәм бик еш кына: – Әнә кешеләрнең ирләре синең кебек пешмәгән түгел,– дип «игәүли».

Табигатьнең мөмкинлеге чиксез түгелдер шул. Сигезенче балага бирергә, бәлки, сәләте дә, таланты да калмыйдыр. Шуңа да ул төпчек малай авыз ачарга да кыймый торган бик юаш булып үсә. Беркемгә дә, хәтта хатынына да каршы бер сүз дә әйтә алмый, бөтен әйтәсе сүзләрен йөрәгенә җыеп, сыза гына бара. Бер мәлне бер түбә астында торырга бөтенләй мөмкин булмый башлагач, алар авылдан китеп, читтә дә яшәп карыйлар. Алар ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала. Ләкин аңа таба борылып караучы да, аны ишетүче дә булмый. Сырхаулап киткән кешене дә, бозавын таба алмаган сыерны да шифалы сулышы, йомшак кулы белән дәвалаучы каенанасын килен «син сихерче, убыр» дип атап йөри башлаган була шул инде бу вакытта. Ләкин хатынның озын теле дә, кара сакаллары да, кая барсалар да , үзләреннән калмый. Анда да аларны елмаеп бәхет көтеп тормый. Ана фатихасын алмый башкарган эш игелекле булып чыкмый.

Кул бармаклары да тигез булмаган кебек, бу гаиләдә дә һәркемнең үз холкы, үз язмышы. Араларында бер сеңелләре аеруча чая, максатчан, уңган булып үсә. Кулында ут уйната диләр андыйлар турында. Шуңа да ул, заманалар үзгәргәч, эшмәкәр булып китәргә тәвәккәлләргә дә курыкмый. Кесәңдә акчаң була торып, туган нигезеңнең ялгызлыктан картаеп, бөкшәеп, искереп-череп баруын тыныч кына карап торып булмыйдыр шул. Җитмәсә, әниләре дә соңгы сулышында: – Энегезне ташламагыз, туган нигезне ятим итмәгез! – дип васыять әйтеп калдырган була.

Бу үтә дә җаваплы һәм шактый чыгымнар сорый торган эшне шул эшмәкәр сеңелләре үз өстенә алырга була. Киңәшле эш таркалмас дип, башта ул, бөтен туганнарны җыеп, үзенең уен җиткерә. Барысы да фатихаларын бирә. Ханым бит инде болай да ничә ел буе туган авылларында мәчет төзетә, төзелеш эшен белми түгел. Бер кайткан материалны туган өйне яңартырга да тотарлар. Болай эшләгәч, тиз дә, җайлы да булыр дип, изге максат белән олы эштән курыкмыйча тотына эшмәкәр ханым. Бу чакта әле ул үзенең шушы адымы өчен бик нык үкенергә туры килүен уена да кертеп карамый. 

 "Алма, пеш, авызга төш", "Ит яхшылык, көт шакшылык", диләр бит. Монда да шулай булып чыга. Үзләренең сәләмә өйләре урынына әкияттәге шикелле кыска вакыт эчендә хан сараедай өй калыкканын күргәч, байлыкка кызыга торган килен авыру ирен сөйрәп (хатынның игәүләүләре эзсез генә узмый, иргә инсульт була, ул урын өстенә егыла), кире авылга кайта. Исәбе – шул сарайда байбичә булып, түшәмгә төкереп яшәп калу. Эшне йозакларны алмаштырудан башлыйлар. Хан сараедай йорт төзеп биргән апаларын туган нигезгә аяк та бастырмаска икән исәпләре. Каладан авылга нигезләренең хәлен белергә кайткан эшмәкәр ханым бикле ишек каршында калгач, башта ни уйларга да белми.

Югыйсә, энесенең кабаттан туган нигезгә кайтуына, әнисе васыятенең үтәлүенә аның бик күңеле булган була. Ул бит алар белән яшәми, кайтса кунак, китсә ерак. Кайтканда якты чырай, такта чәй булса, шуңа риза. Хәер, күчтәнәчен үзе бер машина төяп кайта бит әле ул. Өй салган өчен акча сорарга да уйламый. Яшәсеннәр шунда рәхәтләнеп, бер-берсенең кадерен белеп. Исән‑сау гына булсыннар. Килен чит булса да, энесе белән бер карындаш ич, тамырларында да бер ата‑ана каны ага. Ләкин аларның, яңа хуҗаларның, болай уртак өйдә яшиселәре килми икән ич! Рәхмәт әйтеп, кочак җәеп каршылыйсы урында аны: – Сиңа моннан бернәрсә дә бирмибез, синең монда өлешең юк, бу безнең өй, монда эзең дә булмасын!– дип, дөньядагы иң әшәке сүзләр белән сүгә-сүгә, капкадан куып ук чыгаралар.

Нишләсен инде мескен ханым, туган нигездә үзе төзеткән йортка борылып карый-карый, үзе төзеткән мәчет бинасына кайтып егыла. Бераз хәл алгач, эшнең нидә икәнен аңышкач, зиратка барып әти-әниләренең каберләре өстендә елый‑елый дога кыла, туганнарының гамәле өчен алардан гафу сорый. Юк, өй салуга киткән малын жәлләп түгел, ә якын кешеләренең шундый вак җанлы, таш бәгырьле булуларына ачынып елый ул. Шул көннән башлап туган авылының мәчетенә һәм зиратына гына кайтып йөри. Ә туган нигезгә аның өчен юллар ябыла, ишекләр бикләнә. Теге туганнары, энеләре гаиләсе ул төзеткән мәчеткә аяк та басмыйбыз диләр икән. Алла йортының туганнар тавышлануында ни эше бар – монысы билгесез. Өметләнәм Менә шундый эшләр, тора‑бара нишләр дигәндәй... Хәер, туганнарның эшләре бүген судта инде. Бәлки, акыллы хөкемдарлар туры килеп, законга нигезләп бу туганнарга үз өлешләрен бүлеп тә бирер. Көннәрдән бер көнне һәркем үзенә тиешлесен алыр, бәлки канәгать тә калыр.

Ләкин гаугалы нигездә беркайчан да элеккеге шикелле күңелле тату тормыш булмас инде. Чөнки бер кискән ипи кире ябышмый, чатнаган чынаякның, ватылмаса да, кара булып эзе кала. Мин әлеге ханымның бу күңелсез хикәятен тыңладым да уйга чумдым. Бу тугыз туган (хәзер инде алар сигезәү генә калган, берсе гүр иясе булган һәм бу очракта миңа алар арасында иң бәхетлесе дә шулдыр шикелле тоелды) яшь җилкенчәк, сары томшыклар түгел бит инде. Иң олы абыйларына киләсе елга 80 яшь тула, аксакал. Төпчек энекәшкә дә инде 65 яшь.

Эшмәкәр ханым да тышкы кыяфәте кызлардан ким булмаса да, 70 кә җитеп килә. Дөнья малы диеп мәңгелекне онытып йөрер яшьтә түгелләр, диюем. Бер-береңнең кадерен белеп Ходай биргән гомерне бәрәкәтле итеп, һәр минутының кадерен белеп үткәрер яшьтә. Автордан. Әлеге язмада төгәл адресны да, тугыз туганның исем-фамилияләрен дә күрсәтмәдем. Югыйсә, алар миндә бар иде. Махсус шулай эшләдем. Мондый гаугалы нигезләр, кызганыч, бер бу авылда гына түгел бит. Бәлки, бу иң мөһимедер дә, беренче карашка бик самими тоелса да, бер яшерен өметем бар әле. Мин аларның көннәрдән бер көнне акылларына килеп, түгәрәк өстәл артында кайнап торган самавырдан тәмле чәй эчеп, бер-берләрен гафу итүләренә ышанам. Югыйсә, нишләп бу өч көнлек дөньяда яшәп тә торырга?  

Фото: http://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading