16+

Кавалерист Оксана Сардина: «Атта чапканда, канатлар үсә кебек»

Чибәр, мөлаем, тәвәккәл. Полиция кавалеристы, өлкән сержант Оксана Сардина нәкъ менә шундый: кирәк икән коралдан да ата, үзен, илен дә яклый, ике баласына назлы әни дә була белә.

Кавалерист Оксана Сардина: «Атта чапканда, канатлар үсә кебек»

Чибәр, мөлаем, тәвәккәл. Полиция кавалеристы, өлкән сержант Оксана Сардина нәкъ менә шундый: кирәк икән коралдан да ата, үзен, илен дә яклый, ике баласына назлы әни дә була белә.

Оксана - Алабуга кызы. 11 яшеннән бирле ат спорты белән шөгыльләнә. Киләчәген атлардан башка күз алдына китерә алмаган кыз 2008 елда Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча массакүләм чараларда тәртип саклау буенча полициясенең патруль-пост хезмәте аерым ба­тальонына эшкә килә. Республика күләмендә узган чараларда атка атланып тәртип саклаучы полиция хезмәткәрләре Татарстанда бары биредә генә. Хәер, күп вакытта атсыз да патрульгә чыга алар. Җинаятьчеләр белән дә күзгә-күз очрашалар, каракларны тотарга да туры килә.

Мондый хезмәттә хатын-кызлар сирәк эшли. Оксана да батальонда бармак белән генә санарлык кызларның берсе. Үзенә 27 яшь кенә булса да, сынатмый. Батальонда булган 16 ат арасыннан да күбесе алырга теләмәгән иң авыр холыклысын сайлаган ул. Сигез ел дәвамында тугры дустына әйләнгән Делецны, нинди генә булмасын, барыбер алыштырмыйм, ди. Ат спортында имгәнүләр еш була, гүзәл затлар гына түгел, ир-атлар арасында да егылганнан соң куркып, атка якын килмәүчеләр җитәрлек. Оксананың тормыш девизы нык: егылдыңмы - торып бас, алга атла!

- Беренче күнегүләр вакытында ук атым дулап китеп, егылдык. Курка ул ат, чит тавыштан, ят кешедән дә шүрли. Кайчак кинәт холыксызлана башлый. Ләкин иң кирәк чакларда мин аңа ышана алам. Атымның төрле хәлдә үзен ничек тотачагын алдан беләм. Делецны балаларым да таный, аларны да атта йөрткәнем бар, - ди Оксана.
Ат белән эшләү бер хәл, аны тәрбияләргә, ашатырга, артыннан җыештырырга да туры килә. Ун литрлы чиләк белән су илтү, атка печән салу, аның ялын тарау, иярләү дисеңме... Ничек кенә булмасын, үз эшеннән тәм табып, хезмәтен яратып башкара Оксана.

- Полиция хезмәткәрен атта күргәч, гадәттә, күбесе гаҗәпләнеп карый. Фотога төшәргә, тотып карарга сорыйлар. Баксаң, шәһәрдә беренче тапкыр гына ат күрүчеләр дә бар икән. Атка атлануга ук, үземдә ышаныч тоям, чапканда, ниндидер очыш халәте сизәм, канатлар үсә кебек. Ат тынычландыра да, бу рәхәтлек бирә, - ди әңгәмәдәшем.

Полиция ирләр эше булып саналса да, бу өлкәдә сигез ел үзен сынаган Оксана хатын-кызга хас мөлаемлыгын, нәзакәтлелеген югалтмаган. Гел махсус формада, чалбар, ботинкалар киеп йөрергә генә димәгән. Биек үкчәле түфлиләрдән, күлмәктән бизәнеп-­ясанып, мәдәни чараларга да барырга вакыт таба ул, матурлык салоннарына да йөри, 5 яшьлек улы Даниель, 4 яшьлек кызы Инесса белән дә шөгыльләнә, тәмле пешерергә ярата. Ат ялын тараганда, Оксананың зәвык бе­лән буялган тырнакларына игътибар иттем.
- Маникюр эшкә зыян итми, ә менә тирес, ат исе сеңә - шунысы гына кыенрак, - дип елмайды Оксана.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading