16+

Күңелең тыныч булса, 90га җитәсең!

“Шәһри Казан” газетасы битләрендә һәм социаль челтәрләрендә еш кына фотосы чыга торган сөйкемле әбине хәтерлисездер?! Ул безнең хезмәттәшебез Эльвира Шакированың дәү әнисе, шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Күңелең тыныч булса, 90га җитәсең!

“Шәһри Казан” газетасы битләрендә һәм социаль челтәрләрендә еш кына фотосы чыга торган сөйкемле әбине хәтерлисездер?! Ул безнең хезмәттәшебез Эльвира Шакированың дәү әнисе, шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның озак яшәү сере нәрсәдә? Тормышыннан кәнагәтьме? Бу хакта белешер өчен Мәрфуга апа Надыршина янына Мамадыш районы Югары Кыерлы авылына юл тоттык. 

Без кергәндә, юбиляр күтәренке кәефтә иде. Шулай булмыйни, дүрт кызы янында, бишенчесе Магнитогорск шәһәреннән атна ахырында кайтачак, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгының иң кечкенәләре әбиләре кочагында җылына, өй түрендә мул табын корылган. 

Хәзер инде Мәрфуга Надыршина рәхәтләнеп ял итә, ә бит яшьтиләре 5нче сыйныфта укыганда ул юлга балчык ташыган, шулай итеп аның хезмәт юлы кечкенәдән үк башланып киткән. Үзе сөйләвенчә, гомер буе колхозда эшләгән, авылда нинди эш бар – аңа барысын да татып карарга туры килгән. Әле юнәлешләре буенча да төрле бит алар: 5 ел тракторда сукачы булып хезмәт куйган, урман да кискән, атлар да караган. Тормыш юлында сугышны да күрергә туры килгән аңа, ул чорда Мәрфуга әбигә 13 яшь булган, димәк аның бөтен ачысын-төчесен татыган.

– Ашарга булмагандыр инде ул вакытта? – дип, сорап куйдым аннан.

– Бөтенләй юк иде, ачлык заманы булды бит. Басудан капчык-капчык үлән алып кайтып, шуны да ашадык, кырдан черегән бәрәңгене өйгә ташыдык.

– Алабута ашы да пешергәнсездер инде?

– Юк ла, анысы тамакка кермәде, әче бит ул. Безнең әни бәбәктән пешерә иде, менә анысы бара иде, – дип, җавап кайтарды героем.

Сөйләшкән арада тирә-якка күз салам, йорттагы халәт кырмыска оясын хәтерләтә: өлкәннәр йөгерешә, табын әзерлиләр, балалар уйный, һәрберсе үзенең бу дөньяда барлыгын күрсәтергә тырыша. Шунда Мәрфуга әбидән озак яшәү серләре турында белештем, бүгенге чорда 90 ел гомер кичерү – үзе бер батырлык кебек тоела.

– Аның әллә ни сере дә юк инде, үзеңне бәхетле итеп тоеп, тормышның бөтен ямен-тәмен татып яшәргә генә кирәк. Менә минем 5 кызым, 11 оныгым һәм 11 оныкчыгым бар, барысы да башлы-күзле булдылар, матур гына яшиләр, шуларны күреп шатланам. Янында балаларың, туганнарың булганда, җан да тынычлана, күңел күтәрелә – шуннан да бәхетлерәк мизгелләр юк, – диде ул. 

Шул арада Мамадыштан да кунаклар кайтып төште. Мәрфуга Надыршинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Сәмигуллин белән авыл башлыгы Альмир Зыятдинов килде. Килеп керүгә купшы чәчәк бүләк иттеләр, аннары Россия Президенты Владимир Путин һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырдылар.

– Без сезгә бик рәхмәтле, сез безгә матур тормыш бүләк иткән кешеләрнең берсе. Сугыш вакытында бик күп авырлыклар аша чыккансыз, җиңүне якынайтуга керткән өлешегез зур. Нәкъ менә сезнең тырышлык һәм хезмәтегез аркасында без матур һәм имин тормышта яшибез. Авырмагыз, 100 яшьлек юбилеегызда да күрешергә насыйп булсын! Балаларыгыз һәм туганнарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын! – дип, Рәшит Сәмигуллин үзенең теләкләрен җиткерде. 
Табын артына утыргач, Мәрфуга Надыршинаның кияве Рамил Шакиров әбисенең җор телле булуын искә алды.

– Хатын белән танышкан гына вакыт. Беренче мәртәбә шушы Югары Кыерлы авылына кайтып барабыз, олы юлдан безне баҗай каршы алды, гәрчә алар да әле балдыз белән өйләнешмәгәннәр иде. Хуҗалыкка уздык та, ишек төбендә Мәрфуга әби басып тора. Шунда мин баҗайга әйтәм: “Әйдә, йортка уз, рәхим ит!” Моңа җавап итеп, “теща”: “Үзеңне кертәләрме соң әле монда, кеше чакырып торган буласың”, – диде. Дөрес, аннары рәхәтләнеп бергәләшеп көлештек. Шул вакытта әбинең юмор хисле икәнен аңладым, – ди кияве. 

Мәрфуга әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева да кайткан иде. Ул табын артында “Әни” дигән җырын башкарып, юбилярга тагын бер бүләк ясады. Аны тыңлаганда, күпләрнең күзендә яшьләр күренде. Шул арада өстәлгә бәлеш чыгардылар, аралашып утырган арада Мәрфуга Надыршина иренең югалуы турында сөйләп алды. Элеккеге чорда Магнитогорсктан Казанга самолет белән очканда, хәләл җефете Уфа аэропортында адашып калган, самолет исә аннан башка гына очкан. Аны сак хезмәте күреп алган да, яхшы гына кунакханәгә урнаштырып, ашарга китергәннәр, шулай итеп ул биредә бер тәүлек вакыт уздырган. Хатыны белән кызы аның турында кайгырганда, ире затлы җирдә телевизор карап, тәмле ризыклардан авыз итеп яткан. 

Тормышның ачысын-төчесен татыган Мәрфуга әбине авызыңны ачып тыңлап утырасың. Шунда мунча кереп чыгарга тәкъдим итәләр. Алай ук маташмадык инде, 100 яшьлек юбилейга кайтырбыз, дип, юлга кузгалдык.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading