16+

"Кемнеңдер хатасы аркасында инвалид булып калды..."

Язгы яңгырлы шыксыз көн.. Өстәгеләр кушуы буенча, ягьни планны үтәү максатыннан полиция бүлегендә хезмәт куючы, тикшерүче Илфатны берүзен шәхси машинасында күрше Саратов өлкәсенә, бернинди командировка кәгазьләре рәсмиләштермичә, шикләнелүчедән сорау алу өчен чыгарып җибәрәләр.

"Кемнеңдер хатасы аркасында инвалид булып калды..."

Язгы яңгырлы шыксыз көн.. Өстәгеләр кушуы буенча, ягьни планны үтәү максатыннан полиция бүлегендә хезмәт куючы, тикшерүче Илфатны берүзен шәхси машинасында күрше Саратов өлкәсенә, бернинди командировка кәгазьләре рәсмиләштермичә, шикләнелүчедән сорау алу өчен чыгарып җибәрәләр.

Эшләрен бетереп, кире кайту юлында Илфат юл һәлакәтенә юлыга. Төрле дәрәҗәдәге авыр тән җәрәхәтләре белән, аңсыз килеш, якындагы җирле хастаханәгә китерелә.

Һәр сулыш өчен көрәш башлана
Илфатның сул аягының тез капкачы чатнап сынган. Калган сөякләрен җыештырып, тәҗрибәле, җирле табиб яшь ирнең аягын яңадан җыя. Аны үлемнән куркынычсызлык мендәре саклап калган, ди табиблар. Рентген тикшеренүләре ирнең шулай ук берничә кабырга сөяге сынганын да ачыклый.
Һәр яңа туган көн Илфат өчен көрәш белән башлана. Хәтта, табиблар яшь ирнең аягын ампутацияләү мәсьәләсен дә күтәреп чыга.
Фаҗига булган җирлектәге район дәваханәсенең иң тәҗрибәле табиблары яшь ирнең тормышын саклап калу өчен бертуктаусыз көрәшә, бик күп кан югалтканлыктан, өч тапкыр кан салырга туры килә.

– Юл һәлакәте хакында миңа иремнең эшеннән хәбәр итүче булмады, – дип сөйли хатыны Сәрия. – Фаҗига турында ирем белән бергә эшләүче егетнең хатыны әйтте. Аянычлы хәлнең, икенче көнендә Саратов өлкәсенә юлга кузгалдым, Илфат катлаулы операциядән соң, реанимациядә бик авыр хәлдә, әле яңа гына комадан чыккан иде. «Аягын, без аның яшь булуын исәпкә алып, саклап калдык диде», – табиблар. Әмма элекке сыман йөри алуы икеле. Үз аяклары белән эшкә елмаеп чыгып киткән иреңнең чарасызлыктан күзеңә төбәлеп карап торуы...

Юл һәлакәтеннән соң һәр сулыш өчен көрәш башлана. Һәр көн, һәр тын алу түзеп булмаслык әрнү, авырту аша бирелә. Яшь ир еш-еш, җиңелчә, өстән-өстән генә тын алырга өйрәнә. Болай иткәндә күкрәк ул хәтле авыртмый, түзә ир. Аркасында ятып арыган, гәүдәсе оеган ир бер минутка гына булса да, үзе яратканча, корсагында йокларга хыяллана.

Хәле бераз тотрыкланганнан соң, Илфатны Эчке Эшләр министрлыгының хәрби госпитале табиблары Казанга күчерергә рөхсәт ала. Авыр хәлдәге пациентның шул чаклы юлны күтәрүенә Республика клиник хастаханәсендәге медиклар шакката.
– Юлда үлеп калса, нишләр идегез. Ул бик авыр хәлдә бит, – дип каршы ала Илфатны реанимобильдә озата кайткан апасын алар.
Ирне РКБның травматология бүлегенә тәҗрибәле табибка тапшыралар. Хәлен исәпкә алып, консилиум Илфатка икенче тапкыр операция ясауны беразга кичектереп тора.

“Йөгереп китәсе иде...”
Илфат минутларны, сәгатьләрне саный. Кыйнап ташлагандай, бар тән сулкылдап сызлый. Күкрәк авыртуы тын алырга ирек бирми. Һәр кузгалу, һәр хәрәкәт авыр бирелә аңа. Температурасы төшми, диярлек. Туктаусыз ниндидер дарулар, уколлар... Ярым йокылы, ярым уяу чиксез озын төннәр. Йокы даруы ярдәмендә йоклап китсә дә, ир саташа-саташа кычкырып уяна. Һәр төнне диярлек ул бер үк төш күрә: тирә-юньдә берни дә юк, бар нәрсә дә актан, чыгар урын да юк, бушлык... Ир шулчак шабыр тиргә батып уянып китә... Соңрак исенә төшерә ул аны, реанимация бүлмәсе булган икән. Операциядән соң уянган беренче көне шулай газаплап төш аша керә икән аңа.

Янында табибларның чыш-пыш килүен, якыннарның боеклыгын күреп, йокысыз төннәр буе уйланып чыга Илфат. Ни өчен тормыш дучар итте әлеге сынауны үтәргә? Белмичә кылынган ялгыш яисә гөнаһы өчен җәзамы соң әллә бу? Берәр нәрсә хакында кисәтү, чаң сагумы? Нигә бу хәлгә төште ул? Тукта әле, уйлансын, тормышның асылын, кыйммәтен, мәгьнәсен аңласын дигәнме аңа Ходай? Югыйсә, полициядә эшләү чорында янаулар да, ләгьнәт укулар да күп ишетте. Әмма егет беркайчан да чит кешенекенә сузылмады, кара эшләргә алынмады. Хезмәтен гадел кануннар аша үтәргә тырышты, җинаятьчеләрне хәтта күңеле белән жәлләгән вакытлары аз булмады.

 Күңелләрне телгәләгән мең төрле сорауга ничек җавап табарга? Аякка басармы? Терелгәч, ничек яшәргә? Ниләрне үзгәртергә? Тормышны ничек яңадан корырга?
– Һәлакәт турында берни хәтерләмәвемне һәм үз-үземне берничек тә яклый алмавымны исәпкә алганнар да, мине төп гаепләнүче дип ясап куйганнар, – ди Илфат. – Тикшерүчеләр, юл-транспорт һәлакәтенә китергән сәбәпләрне җентекләп ачыкламыйча, мондый фикергә килгән. Ягьни җиңел юлдан китәргә уйлаганнар. Каршы як полосасына чыгып бәрелгән. Димәк, гаепле. Моңа нәрсә этәргән, бәлкем, машина төзек булмагандыр, юлда барганда, машина тәгәрмәченә берәр нәрсә эләккәндер... Аннан соң мондый катлаулы һәлакәтне тикшермәгән тикшерүчеләрне өстәге җитәкчелек тә куалый, янәсе, вакыт бара, ә сезнең эшләгән эшегез юк.
«Юлда кинәт тормозга басудан машинаның чалулап киткәне хәтердә минем», – ди ир. Артын-алдын уйната-уйната барган тимер атны буйсындыра, тигезли алмый шул ул.

“Төп гаепләнүче икәнмен...”
...Илфат исә тикшерүчеләрнең үзен гаепләп чыгулары турында соңрак белә. РКБда аңа берничә тапкыр катлаулы операция ясыйлар, көне-төне хатыны саклап тора. Алты ай дәвамында Иллизаров аппараты белән йөри, шул вакытта якыннарының терәге, ышанычы булмаса, нишләгән булыр иде?
– Әлеге фаҗигане тикшерү буенча бер-бер артлы ике тикшерүче алышынды. Әмма анык кына, төгәл итеп, һәлакәткә китергән сәбәпләрне ачыклый алмады алар, – дип сөйли Илфат үзе. – Видеотнркәгеч төшергән видеодан күренеп тора, каршы як полосадан, обгон маневры ясап, (шоферлар телендә ике машинаның бер-бер артлы обгонга чыгуы урысча паравозиком дип атала), ике чит ил автомобиле чыга.

Хәзер җиде юл чатында...
...Нидер дөберди, нидер шак-шок шатырдый, нидер сына, нидер өзелә, җимерелә, ватыла... Дөбер-шатыр килгән тавышлар кинәт кенә тынып кала. Россия автопромы чыгарган машина, уфылдап, соңгы сулышын ала. Илфатның күкрәген кинәт кенә утлы кыршау кысып ала да, бер тын да сулыш алырга ирек бирми. Көчсезлектән, җәрәхәтләрнең авыртуыннан түзә алмыйча, Илфат күзләрен йома.
Һәлакәт булган Саратов өлкәсенең район судында утырышлар була, инде шуның барышында Илфатка каршы чыккан шаһит буларак катнашкан, “Ниссан” машинасындагылар ялган күрсәтмәләр бирә. Ике елга якын култык таягы белән йөрүче, ничә тапкыр катлаулы операция кичергән Илфат үзе күрә торып машиналар өстенә менәр идемени? Шушы вакыт эчендә аның ниләр кичергәнен күз алдына китерүе дә авыр. Күпме сызланулар, күпме күз яшьләре, күпме йокысыз төннәр... Хатынының, балаларының, әти-әнисенең борчылуларын да өстәсәң, яшь ирнең язмышына төшкән сынауларның никадәр шәфкатьсез икәнен аңлау кыен түгел. Шушы әрнү-сызлануларны үз йөрәкләре аша үткәрүче тормыш иптәше, апасы гел янында булды. Кайгыртып йөргән туганнарына, дусларына, танышларына рәхмәте чиксез Илфатның.

Олысы-кечесе, яше-карты – һәммәсе теләктәшлек белдерергә, ярдәм кулы сузарга ашыкты. Менә шундый вакытта беләсең инде кемнең кем икәнлеген.
Күптән түгел Илфат янә чираттагы операция кичерде, әле дә култык таяклары ярдәмендә йөри. Ләкин әле аңа чынлап торып аякка басу өчен зур дәвалану курслары үтәргә кирәк. Ходай аңа түземлек һәм сабырлык бирсен, мондый хәсрәтләрне берәүгә дә күрсәтмәсен.
Сул аягына алты операция кичергән, сәламәтлеге чикле сәбәпле, эшеннән азат ителгән ир хәзер җиде юл чатында...

Фото: http://"Татар-Информ"

Язмага реакция белдерегез

10

0

4

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading