16+

Зур яшь аермасы белән өйләнешүче парлар: «Үзеңнән 20-25 яшькә өлкән әби белән ничек яшәргә?»

Күпләр бер-берсен үлеп яраткан кешеләр арасындагы яшь аермасы зур мәгьнәгә ия дип саный. Мин моңа каршы берничә мисал китерергә телим.

Зур яшь аермасы белән өйләнешүче парлар: «Үзеңнән 20-25 яшькә өлкән әби белән ничек яшәргә?»

Күпләр бер-берсен үлеп яраткан кешеләр арасындагы яшь аермасы зур мәгьнәгә ия дип саный. Мин моңа каршы берничә мисал китерергә телим.

Мәсәлән, ир-атлардан үзеңнән 20-25 яшькә өлкән булган әби белән ничек яшәргә булган сүзләрне еш ишетергә туры килә. Минем әбием бабамнан унбер яшькә зуррак иде. Беренче никахыннан аның кызы туган, әмма гаилә тормышы килеп чыкмаган. Берникадәр вакыттан соң ул үзеннән күпкә яшь ир белән таныша. Өйләнешеп яши башлыйлар, ике балалары туа. Әти-әнисе һәм дуслары бабамны әлеге адымыннан үгетләргә тырышкан анысы. Ләкин ул барыбер үзенчә эшләгән. "Бапасын да, үзен дә яратам, яшь аермасы минем өчен мөһим түгел", - дигән ул.

Үги кызын бабаем башкаларга караганда да ныграк яраткан. Кыз да аны әти дип йөрткән Ул үз әтисе белән беркайчан да аралашмаган, тегесе дә, күрәсең моңа атлыгып тормаган. Шуңа апабыз үги әтисенең игьтибары, яратуын тоеп үскән. 

Кырык ел буена 40 ел бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән алар. Кыскасы, гаилә бәхете яшьтән тормый, ә бер-береңне хөрмәт итеп яшәү мөһим.

Тагын бер мисал, дустым үзеннән 6 яшькә кечерәк кызга өйләнде. Кәләшкә ул вакытта 16 яшь кенә иде әле. Ир-ат өчен бу аерма артык зур түгел. Аларны белгән-күргәннәр "Нинди гаиләмәт бу, ул бит әле бала гына бит", дип шаккатты. Моннан тыш, уку турында уйларга, карьера төзергә кирәк. Андыйларга кәләшнең җавабы кыска булды - һәркем үз бәхетен үзе төзи. Читтән торып белем алды ул. Фатир мәсьәләсе буенча кайбер проблемалар булса да, тиздән барысы да җайга салынды. Уллары инде мәктәпкә йөри, икесе дә яхшы вазифада эшлиләр. Күпләр аларга карап көнләшә. Иң мөһиме - һәрчак яхшылыкка омтылу, ди алар. Әле тагын бер кыз алып кайтырга хыялланалар. 

Алда китерелгән мисалларга карыйм да, бер нәтиҗәгә киләм. Яшькә карамагыз, иң мөһиме. үз кешеңне, үз тиңеңне табу. Матурлык та мөһим түгел. Бер-береңне аңларга һәм бербөтен булып яшәргә кирәк. Ә тирә-юньдәгеләрнең фикерен тыңларга кирәкми. Кайчак алар ялгыш булырга мөмкин.

Лилия Әминова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading