16+

Журналист Алсу Хәсәновага ярдәм кирәк

Бәла көтелмәгәндә генә килә. Каләмдәшебез Алсу Хәсәнова да гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе - зур гына бер гаилә һәм Алсу шушы гаиләнең сөекле бер кызы.

Журналист Алсу Хәсәновага ярдәм кирәк

Бәла көтелмәгәндә генә килә. Каләмдәшебез Алсу Хәсәнова да гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе - зур гына бер гаилә һәм Алсу шушы гаиләнең сөекле бер кызы.

Шуңа күрә һәр иртәбез: "Алсуның хәле ничек икән?" - ди­гән сүзләрдән башланып китә. Ә хәлләре бик үк әйбәттән түгел шул. Ул инде чире белән бер елга якын көрәшә. Республика җи­тәкчелеге, аерым алганда, Президентыбыз Р.Миң­не­ханов ярдәме бе­лән Гер­маниягә дә барып кайтты Алсу. Дәвалауга үз өлешләрен керткән өчен Татарстанның иҗат-сәнгать коллективларына да зур рәхмәт. Әмма яман чир бик чи­генергә уйламый. Алсу - нык кеше, елдан артык вакыт эчендә күп опера­цияләр кичерсә дә, сер бирми. Бездән калышмый, кайчак бездән уздырып та эшли, шаярта, уйный, көлә. "Барыбер тереләм мин, Алла боерса", - дип әйткәләп, чир белән көрәшә. Тормышка үҗәт­ләнеп ябышкан ул.

Өмет утын сүндермәс өчен без дә кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз, әмма "зур явызлык"ка каршы көрәштә сезнең дә ярдәмегез кирәк, шуңа күрә сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Алсуыбызны дәва­лауны дәвам итү өчен кирәкле сумманы бергәләп җыеп карыйсы иттек. Хыял буш булмасын өчен, аны бергә-бергә тормышка ашырасы иде. Күңелдә соңгы өмет калды дияргә мөмкин. Ә кешене исә өмет яшәтә.

Алсуның хәленә керергә те­ләү­челәр акча күчермәсме дип өмет­ләнеп, счет та ачтык. Изгелек кылудан тартынып тормыйк, кулдан килгәнчә ярдәм итик, Алсу­ның терелеп аякка басуын теләп догада булыйк. Алсу исә - яшь кеше, аңа яшисе дә яшисе.

Матди ярдәм итәргә теләү­челәр өчен исәп-хисап счеты:

Счет в Сбербанке России: отделение "Банк Татарстан" №8610
Счет получателя: 40817810862000487614, БИК: 049205603
Кор. счет: 30101810600000000603
Код подразделения Банка по месту ведения счета карты: 4286100664
Счет Алсуның апасы Лилия Хәмит кызы Гатиятуллина исеменә ачылган. Телефон аша да акча күчерү мөмкинлеге бар:
МТС - 89178793444, "Мегафон" - 89274088837,
"Билайн" - 89050242479

("Ватаным Татарстан", /№ 46, 27.03.2015/)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading