16+

Күгәрчен каргышы

Түбән Кама тирәсендәге бер авылда була бу хәл. Ике күрше - Рияз белән Илсур кечкенәдән дус-тату булып үсәләр. Бер сыйныфта укыйлар. Илсур югары уку йортын тәмамлый, Рияз армиядә хезмәт итеп кайта. Икесе бер елны өйләнешәләр.

Күгәрчен каргышы

Түбән Кама тирәсендәге бер авылда була бу хәл. Ике күрше - Рияз белән Илсур кечкенәдән дус-тату булып үсәләр. Бер сыйныфта укыйлар. Илсур югары уку йортын тәмамлый, Рияз армиядә хезмәт итеп кайта. Икесе бер елны өйләнешәләр.

Шөгыльләре, кызыксынулары да уртак егетләрнең: Балыкка бергә баралар, ялларда бергә утырып сыра эчәләр. Бервакыт авылга кайтып, сарай җыештырганда, Рияз бабасыннан калган мылтыкны табып ала. Кызмача егет тизрәк дусты янына йөгерә. Кара, янәсе, нәрсә таптым, нишләтәбез хәзер... Илсур кошлар ауларга тәкъдим итә. Беренче елларда каргалар атсалар, быел егетләр (хәер, 35 яшьләрдәге ир затлары инде алар, икешәр бала аталары) күгәрчен атарга уйлыйлар. Боларның тынычлык кошларына төбәп утырганнарын күреп, бакчада чүп утап йөргән күрше карчык: «Әй, балакайлар, шаярмагыз кошлар белән. Кош каргышы төшә ул!» - дип кисәтә. Әмма бу «уен»нан тәм тапкан ирләр туктарга уйламыйлар да. «Барыбер эләкми инде ул», - дип, күгәрченнәргә ата башлыйлар. Йорт түбәсендә утырган кошлар дәррәү күтәрелеп китәләр. Ә бер күгәрчен, канаты яраланып, аска мәтәлә. Егетләр, кошка ерактан эләктерә алулары белән горурланып, өйләренә таралыша, ә кош үлә алмый җирдә азапланып ята. Бер канаты белән азрак барып та карый ул, әмма ядрә икенче канатын җәрәхәтләгән шул...
Шул ук көнне Илсур авыл башында машинасы белән юлдан чыгып каплана. Каршысына велосипед белән килгән балаларны бәрдермим дип, көчле тизлек белән килгән җиреннән кырыйга бора да юлдан аска оча ул. Янәшәсендәге саклану каешын эләктермәгән улы зыян күрә. Машинасының ишекләре, бөгелеп, эчкә керә. Бер атна уздымы икән, Рияз авариягә эләкте, дип хәбәр иттеләр. Чаллы юлында алдыннан барган машинаны узам, дип, каршы килә торганына бәрелә ул. Бер кулы иңбашыннан сына. Машинасы исә бөтенләй яраксыз хәлгә килә. Егетләр боларның күгәрчен каргышы нәтиҗәсендә икәненә төшенделәрме икән?!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading