16+

Күрше, кызны үтер әле!

Чаллыда яшәүче 73 яшьлек Хәния Җиһаншина кеше яллап үз кызын үтерүне оештыруда гаепләнә. Әни белән кыз арасындагы гаугага фатир мәсьәләсе сәбәпче. 2000 елда ханым Сидоровка бистәсендә кызына бер бүлмәле фатир сатып ала, ә 2007 елда үз фатирын оныгына бүләк итә. Узган ел шикләнелүченең кызы әнисе алган бер бүлмәле фатирны сатып,...

Чаллыда яшәүче 73 яшьлек Хәния Җиһаншина кеше яллап үз кызын үтерүне оештыруда гаепләнә. Әни белән кыз арасындагы гаугага фатир мәсьәләсе сәбәпче. 2000 елда ханым Сидоровка бистәсендә кызына бер бүлмәле фатир сатып ала, ә 2007 елда үз фатирын оныгына бүләк итә. Узган ел шикләнелүченең кызы әнисе алган бер бүлмәле фатирны сатып, ике бүлмәле фатирга күченә. Көз көне пенсионер ханым оныгына бүләк иткән, әмма хәзерге вакытта анда үзе яшәгән фатирга түләү өчен исәп-хисап кәгазьләрендә үзенең фамилиясе булмавын ачыклый. Кызы һәм оныгы аны фатирдан «чыгарып ташлаган» дип санап, ханым аннан Сидоровка бистәсендәге фатирны сатканнан кергән акчаның яртысын бирүен таләп итә. Кыз акчасы булмавын әйткәч, карчык кызын үтерергә дигән карарга килә. Гадәти булмаган үтенеч белән элек хөкем ителгән күршесенә мөрәҗәгать итә әбекәй. Ир-ат исә үтенечне кире кага һәм бу хакта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итә.
ТР Югары Суды карары нигезендә әби гомуми режимдагы колониягә 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading