Соңгы вакытта шуңа игътибар итәм: аерылышучы парлар саны артканнан арта бара. Шундый бәхетсез парлар рәтенә мин дә кердем. Югыйсә, өйләнешкәндә беркем дә аерылышам дип гаилә кормыйдыр. Сайлаган парың белән үлгәнче яшәргә вәгъдәләр бирешәсең дә, язмыш үзенчә хәл итеп куя...
Ирем мине җиде ел элек ташлап китте. Шушы еллар дәверендә беркем белән дә аралашмадым, ирләргә карата ышанычым бетте. Тик дус кызларым “гомер тиз уза, яшең дә бара” дип мәҗбүриләп диярлек танышу сайтында теркәделәр. Анда юньле кеше утырмаганын яхшы беләм. Шулай да араларында бер яхшы кеше очрады кебек.
Озак кына язышканнан соң, очрашырга тәкъдим ясады, шәһәрнең кыйбатлы ресторанында очрашу билгеләде. Мин сөйләшенгән вакытка килеп җиттем дә, 500 сумга каһвә алдым. Үземне хәерче дип әйтәсем килми, әмма 500 сумга каһвә алу кыйммәт, минемчә. Берзаман танышым: “Көтелмәгән хәл килеп чыкты, килә алмыйм, зинһар, гафу ит”, – дип смс язды. Ач утырма, дип картама 3 мең сум акча да җибәрде.
Билгеле, анда ашам утырмадым, акчасын кире үзенә кайтарырга уйлап торам. Аның миңа акча җибәрүен ничек аңларга да белмәдем. Бу юмартлыкмы, әллә мине акчага тикшереп караумы? Иремнең дә мондый яхшы гамәл кылганы булмады, шуңа күрә мин аптырашта. Әллә бүгенге заманда бу нормаль күренешме?
Инзилә,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
2
3 мен жибэргэн ,янадан 30 мен итеп алмасын,Бер белмэгэн кешегэ карта номерын бирмилэр инде,алым саен мошенниклар
0
0
0
1
Ышанма хэзер жунле кеше юк, берэр жунсездер, яхшылар сугышта, бу ялганчы. Эше булсада кеше узе килеп эйтэ, ышанма 3 менгэ, кайда торасын илтеп бирэм акчанны дип яз.
0
0
3
0
Карта номерын бирэсез юк. Телефонга бэйлэнгэн булса шул житэ. Сорап алмагансон, жибэрэмэ.
0
0
0
0
Мошенниктыр дип уйлыйм мин . Аллам сакласын, картыннан бетен акчанны себереп алмасын.
0
0
5
0
Мололец мужик булган . Бэлки яннан кузэтеп тэ утыргандыр эле.
0
0