16+

Кысылмагыз яшьләр арасына...

Бер күрүдә яратмады киявен Фәнүзә. Бер дә кулыннан эш килә торган, тормыш алып барырдай кешегә охшатмады ул аны. Кадерләп үстергән Гүзәленә хатын-кыз бәхете бирә алырмы ул?

Бер күрүдә яратмады киявен Фәнүзә. Бер дә кулыннан эш килә торган, тормыш алып барырдай кешегә охшатмады ул аны. Кадерләп үстергән Гүзәленә хатын-кыз бәхете бирә алырмы ул?

Үзенең тормышы барып чыкмады аның. Ире кечкенә Гүзәле белән ташлап чыгып киткәч, язмышын бүтән сынап карамады да инде. Гүзәлнең үги әти янында үсүен теләмәде. Бар тормышын шушы баласына багышлады, ул дип яшәде, сулады. Гүзәленә авыр сүз ишетелмәсен дип, ир-ат ягына күтәрелеп карамады. Тормышны берүзе алып барды. Шөкер, Гүзәл төскә-биткә матур, мөлаем, акыллы, зиһенле кыз булып үсеп җитте. Әнисенең йөзенә кызыллык китереп, азып-тузып йөрмәде. Әнисен кирәкмәгәнгә борчымады, аның сүзеннән чыкмады.
Фәнүзә, Гүзәл нинди генә егет белән танышып очраша башласа да, каршы төшә иде. Һәр егетнең бер начар сыйфаты табыла. Берсенә дә йөрәк парәсен ышана алмый. Ул кызының яратуын башка кеше белән бүлешергә теләми иде бугай.
Менә бу юлы да, кызының яше бара инде дип кенә риза булса да, һич кенә дә Гүзәлне бәхетледер дип уйламый ана. Ир дигән кеше азып-тузып, артыгын эчеп йөрмәсә дә, хатынын якларлык, терәк булырлык түгел. Гаилә, тормыш алып барырлык ир булып җитешмәгән иде әле ул. Ничек итсә итте Фәнүзә, мең сәбәп табып, бала белән кызын каенана өеннән үзенә алып кайтты. Кияү баштарак килеп-китеп йөрсә дә, ахырдан сирәгрәк күренгәли башлады. Соңыннан бөтенләй күренмәс булды. Ирен көтеп борчылган кызына: «Ирең белән тигезлектә яшәгез, барган җиреңдә таш бул», - диясе урында, Фәнүзә: «Мондый булмас ир белән торганчы, ялгыз яшәвең артык», - дип киңәш бирде. Баласына да үз язмышын юрады. Көннән-көн үз эченә бикләнгән Гүзәлнең әнисе белән дә мөнәсәбәтләре элеккеге кебек түгел иде. Ана белән кыз бер-берләрен аңламыйча, чит кешеләр кебек яши башладылар.
Гүзәл үзенең гаилә тормышы барып чыкмавында әнисенең дә өлеше бар икәнен аңлады. Хәзер аның бар шатлыгы - улы. Ул шуның белән юана, аның өчен яши. Иренең шушы бер гаепсез сабыйны сагынмавына аптырый хатын, баласының әтиле булып үсүен тели.
Фәнүзә үзенең артык яратуы белән баласының тормышын бозуын, кызының һәм оныгының тулы гаилә тормышы белән яшәгәндә генә бәхетле буласын аңламый әле. Вакыты җиткәч, һәркем үз парын табарга, мөстәкыйль тормыш итәргә тиеш шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading