16+

Кызларымны сагынам...

19 яшемдә ялгышлык белән өйләндем. Үземнән өч яшькә өлкәнрәк бер кыз башымны әйләндерде дә куйды. Бер ай йөрдек тә туй иттек. Кияүгә болай ашкынуын тизрәк гаиләле, балалы булырга теләве белән аңлатты. 

Кызларымны сагынам...

19 яшемдә ялгышлык белән өйләндем. Үземнән өч яшькә өлкәнрәк бер кыз башымны әйләндерде дә куйды. Бер ай йөрдек тә туй иттек. Кияүгә болай ашкынуын тизрәк гаиләле, балалы булырга теләве белән аңлатты. 

Ашыкканмын шул. Аның белән яшәү тәмугка тиң булды. Көн дә талаш, ызгыш, җанымны ашады. Кызыбыз тугач кына бераз тынычландым. Бөтен игътибарымны аңа бирдем, ул яшәвемнең мәгънәсе булды. Аннан соң тагын бер кызыбыз туды. Нигә тагын бала таптыгыз, диярсез. Путинга рәхмәт, Ана капиталына кызыгып бала тапты. 

Эштә Ләйлә исемле кыз белән таныштым. Бер-беребезне чынлап торып яраттык. Ләкин мин аңа берни дә вәгъдә итә алмадым, гаиләмне, дөресрәге кызларымны ташлый алмыйм, дидем. Без яшерен рәвештә очраштык. Хатын белән чираттагы талаштан соң нервым тәмам бетеп хастаханәгә эләктем. Яныма Ләйлә килеп йөрде, ул гына мине бу хәсрәттән тартып чыгарды һәм өенә алып кайтты.

Хатын белән аерылыштык. Ул миңа үч итеп кызларны күрсәтмәде. Бик авыр булды. Шулай алты ел гомер үтеп китте. Ләйләне көннән-көн ныграк яратам. Уртак балабыз – улыбыз бар. Кызларымны күргәнем юк, шул гына йөрәгемне телгәли...

Рөстәм М.

Язмага реакция белдерегез

6

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading