16+

“Кызым” дигәнне ишетәсем килде..."

Рәисә ханым Вәлиева туганнан бирле “кызым” дигән сүзләрне ишетә алмаган. Аның әти-әниләре икесе дә тумыштан телсезләр. 

“Кызым” дигәнне ишетәсем килде..."

Рәисә ханым Вәлиева туганнан бирле “кызым” дигән сүзләрне ишетә алмаган. Аның әти-әниләре икесе дә тумыштан телсезләр. 

- Бәләкәй чакта читенсенә идем, тик бу хиснең хәзер эзе дә юк. Исән-сау гына булсыннар. Алар минем өчен иң зур терәк!, - ди Рәисә үзе әти-әнисе турында. Рәисә ханымның әнисе Рәшидә апа Саба районы Эзмә авылында туып үскән, әтисе Гаптелбарый абый Язлы Арташныкы. 

- Әниемнең әнисе үлеп киткәч, ул ялгызы гына кала. Әтисе сугыш кырында вафат булган. Ике Басу Арташ авылында әнинең абыйсы урманчы Рифкать абый яши. Күрше авылда телсез егет барлыгын белгәч, сеңлесен, ягъни минем әнине әлеге егет белән таныштырырга уйлый. Әтине Эзмә авылына алып киләләр. Егет әнине ошатуын белгертеп, баш бармагы белән “во” дип күрсәтә, - әти-әниләренең танышу тарихын шулай сурәтли Рәисә апа.

Гаптелбарый абый Эзмәдә кала. Өй җитештереп чыгалар. Барлык эшне дә булдыралар. Гаптелбарый абый – балта остасы, кешеләргә бизәкләп капкалар ясый. Яшь чагында Казанда “Спартак”та аяк киемнәре теккән. Ә Рәшидә ханым оста чигүче, тегүче һәм бәйләүче. Алар иңне-иңгә куеп, 47 ел бергә гомер кичерәләр. Яшь аралары 9 ел.

Рәисә ханым – гаиләдә бердәнбер бала. Үзенең ике кызы бар. Ходай кешеләргә нинди генә сынаулар бирми. Бу дөньяның кадерен белүчеләр, сынмаучылар гына бу тормышта яши аладыр. Язма геройлары Рәшидә апа, Гаптелбарый абый Йосыповлар һәм аларның кызлары Рәисә ханым да шундыйлардан. Сау-сәламәт кенә булсыннар.

Альмира Мәүлетова, Саба

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading