16+

Үлемсез исемнәр

Бөек Ватан сугышында ятып калган корбаннар исемлегендә авылдашым, фронтовик-язучы Хәмит Кави да бар. Ул 1906 елны мулла гаиләсендә туа. Сәлим мулла 1938 елны репрессияләнә, Казанда Черек күлдә атып үтерелә. 20 елдан соң аклана. Мәктәпне тәмамлагач, Хәмит Казан педагогика институтына укырга керә, биология факультетын тәмамлап, Казан мех техникумында белем бирә. Фәнни...

Үлемсез исемнәр

Бөек Ватан сугышында ятып калган корбаннар исемлегендә авылдашым, фронтовик-язучы Хәмит Кави да бар. Ул 1906 елны мулла гаиләсендә туа. Сәлим мулла 1938 елны репрессияләнә, Казанда Черек күлдә атып үтерелә. 20 елдан соң аклана. Мәктәпне тәмамлагач, Хәмит Казан педагогика институтына укырга керә, биология факультетын тәмамлап, Казан мех техникумында белем бирә. Фәнни...

Бөек Ватан сугышында ятып калган корбаннар исемлегендә авылдашым, фронтовик-язучы Хәмит Кави да бар.
Ул 1906 елны мулла гаиләсендә туа. Сәлим мулла 1938 елны репрессияләнә, Казанда Черек күлдә атып үтерелә. 20 елдан соң аклана.
Мәктәпне тәмамлагач, Хәмит Казан педагогика институтына укырга керә, биология факультетын тәмамлап, Казан мех техникумында белем бирә. Фәнни хезмәт белән кызыксынып, аспирантурага укырга керә. Илебезнең төрле почмакларына сәяхәт итә. Күргәннәрен фәнни-популяр очерк, хикәяләрдә сурәтләп бирә. Сәяхәт итеп, Хәмит Кави Арктикага кадәр барып җитә. 1930 елны аның «Кавказ таулары аша җәяү», 1932 елны «Бозлы диңгезгә» китаплары басыла. Хәмит Кавиның сугышка кадәр «Кузбасска сәяхәт», «Идел буйлап сәяхәт», «Балалар ташкүмер өчен» китаплары чыга.
1938 елны Хәмит Кави Әтнә районы кызы Мәрьям туташка өйләнә. Бер елдан аларның Илдар исемле уллары туа. Бөек Ватан сугышына киткәндә, Мәрьям ханым кочагында Илдар, Илгиз исемле балалары кала.
- Балаларны сакла, сугыштан җиңеп кайтырбыз, балаларыбызга «Ил»дан башланган исемнәр кушарбыз, - ди Хәмит киткәндә хатынына.
1941 елның 27 сентябреннән язу­чы Хәмит Кави фронтта. 918 нче артиллерия полкның взвод командиры, аннан батарея командиры булып, илебез азатлыгы өчен сугыша.
1944 елның 15 июнендә Көнбатыш Украинаның Дружкополь дигән җирендә бандеровчылар һөҗүм итәләр. Өлкән лейтенант Хәмит Кави танктан ике иптәшен этә-тарта чыгарып коткара, үзе тереләй янып үлә. Сугыш тәмамлангач, бу ике кеше (алар Актаныш районыннан булалар) - командирларының улы - Илгиз Хәмит улы Кавиевны эзләп табып, әтисенең фотосурәтен, язмаларын тапшыралар.
- Дружкопольдә илләр тыныч чакта өч тапкыр булдым. Украинада ул вакытта бик кунак иттеләр, халык дустанә мөнәсәбәттә иде, - дип сөйли геология фәннәре кандидаты Илгиз Кавиев.
Илгиз абыйның аяклары авыртса да, Җиңү көнендә алар гаиләләре белән «Үлемсез полк» маршында йөргәннәр. Кулларында, әлбәттә, өлкән лейтенант, танкист-язучы әтиләре - Хәмит Кави сурәте булган. Илебез азатлыгы өчен шәһит киткәннәр исеме - үлемсез.
Фотода: Хәмит Кави хатыны Мәрьям, улы Илдар белән, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары Рифкать, Суфия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading