16+

Мәдинә язмышы: "Биш ел эчендә сигез операция кичердем"

Шундый матур исемле туган авылы урамында (Спас районы Чәчәкле) үзен шундый олы фаҗига, күп  сызланулар көтәр дип Мәдинәнең башына да килеп карамый.

Мәдинә язмышы: "Биш ел эчендә сигез операция кичердем"

Шундый матур исемле туган авылы урамында (Спас районы Чәчәкле) үзен шундый олы фаҗига, күп  сызланулар көтәр дип Мәдинәнең башына да килеп карамый.

Узган гасыр азагында мәктәпне тырышып тәмәмлаган кыз хыялы артыннын китеп, башта Мәләкәстә менеджерлыкка  укый. Дипломлы яшь белгечне кайткач туган авылына  кибеткә куялар. Ул арада дөньялар үзгәреп, колхозлар тарала башлый. Авыллар язмышына кара мөһер сугыла. Туган як җирләре фермерлар кулына күчә. Күпләр каланы сайлый. Менә шундый чакта Мәдинә дә туган авылыннан чыгып китеп, Казандагы бер гимназиягә ашханәгә эшкә урнаша.

Юлында яхшы күңелле  кешеләр очрый аңа. Сеңлесе белән икесенә гимназиянең бер буш бүлмәсендә яшәргә рөхсәт бирә директор. Шулай ике туган сөенеп гөмер сөрә башлый. Ел да Казан кызлары булып, авылга, ялга кайталар. 2003 елда да бик шатланып, бүләк-күчтәнәчләр төяп, туган нигезгә кунакка кайтып төшәләр кызлар.

“Яшь чак -  җүләр чак” дип юкка гына әйтмиләр инде. Клубка да җәяү генә барасы килми. Ажгырып торган матайда чибәр егет капка төбендә торганда бигрәк тә. Ләкин фаҗига да шул матай тәгәрмәче астында гына көтеп торган икән шул. Ике үлем арбасы авыл урамында маңгайга маңгай бәрелешә. Гомерләре бетмәгәнгәдер инде, үлем-җитем булмый, Ходай саклый. Тик Мәдинәнең биеп туймас җитез аяклары гына чәлпәрәмә килә. Табиблар аны кыйпылчыклап җыялар.

- Биш ел эчендә сигез операция генә кичердем мин, сигез наркоз, -  ди Мәдинә, хәзер ул вакытларны искә төшереп. Гел елмаеп торган күзләре сүрәнләнеп кала. Яшь гомере башланып кына килгән кызның яшәүгә өмете, теләге шундый зур була. Ул кисә-ялгый торгач, 6 сантиметрга кыскарган аягына Елизаров аппараты куйгач, аны озайтыр өчен, аны ачкыч белән шөрепләрен үзе бора торган булган. Ә инде һәр миллиметрның нинди сызланулар китергәнен ул үзе генә белгәндер. Ә бит хастаханәләрдә ятканда, үзе шикелле күпме авыруның бакыйлыкка китеп барганын да күрергә, үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килгән.

Мәдинә тирә юньдәгеләргә, әти- әниләренә рәхмәт әйтеп яши. Билгеле инде, иң зур рәхмәте Аллаһы Тәгаләгә. Ходай биргән һәрбер көнен игелек кылып уздырырга тырыша ул бүген. Кояш шикелле елмаеп кына тора. Аның янында җылы да, якты да. Булачак ире Ранас та тормыш гаделсезлекләреннән күшеккән күңелен җылытырга дип килә Мәдинә янына. Аннары инде аның әйбәт күңелле, ярдәмчел кыз икәнен белгәч, бераз аксавына да игътибар итми, яшьләр әти-әнидән фатиха алып, никахлашалар.

Мәдинә Ранасны да бәхетле иткән, үзе дә бәхетле бүген. Тупырдап торган ике малай үстерәләр Мәхмүтовлар: берсенә - 3, икенчесенә 5 яшь. Малайлары теттереп татарча сөйләшә. Кечкенәләре “Туган тел”не җырлап та шаккатырды.

Сөйләве бик җиңел булмаса да, тагын шул сызланулы-әрнүле елларны искә төшерә Мәдинә. Яшәү өчен көрәше дә, җиңүләре дә шул елларда башлана. Аягына басуга эш эзли башлый кыз. Олыгаеп барган (кайгы тиз картайта) әти-әни җилкәсендә генә ятасы килми аның. Елап утырсаң, сине кем кызгана. 

- Кулларым да, башым да исән-сау бит! - дип, авыл советы җирле идарәсенә эшкә керә. Бер ел ярымнан соң китәрмен дисә дә, шактый еллар эшли бу хезмәттә. Авылдашларына күп ярдәм итә, рәхмәт сүзләре ишетә. Шәхси предприятиелар арткан вакыт. Андыйларга отчетларын дөрес итеп, вакытында бирергә өйрәтә. Һәрбер уңышына” булдыра алам бит”!  - дип сабыйларча сөенә.

Шушы булдыра алу шатлыгы Мәдинәне тагын да зуррак биеклекләргә күтәрелергә ымсындыра. Ул Әлмәткә күчеп, райпода эшли башлый. Булачак ире Ранас белән язмыш шунда очраштыра. Ранас та кояш кебек гел көләч кызны бик тиз күреп ала. Кавказ халыкларына охшаган бу кара тутлы егетне Мәдинә башта татар дип тә уйламый. Ләкин тегесе вакыты булган саен кыз янына кереп йөри башлагач, яшьләр юлларының юкка гына очрашмавын аңлап алалар. Чәчләр чәчкә бәйләнә.

Кул эшләренең кешене тынычландыруын психолог-галимнәр еш әйтә. Мәдинә дә өйдә утырганда ук бәйләм белән шөгыльләнә башлый. Кофталар-күлмәкләр бәйли. Күңел дә тынычлана. Сатып алганга караганда бәйләнгән кием дә тәнгәгенә түгел җанга да ятышлырак була. Ә инде беренче бала белән декрет ялында утырганда, төрле төсле мунчалалар бәйли башлый. Гел кирәк әйбер бит хуҗалыкта. Төрле төсле булгач, күзне дә иркәли. Бүләккә дә менә дигән. Өйдә бала карап утырган, эшләмәгән кешегә аз булса да акчасы да ярап куя. Малайлар бит тиз үсәләр. Тегесен-монысын алырга кирәк.

Мин Мәдинәгә сокланып туялмадым. Өч сәгатьләп сөйләшеп утырдык. Аның авызыннан бер генә дә зарлану сүзе чыкмады. Киресенчә, “Аллага шөкер!” -  дип бик күп тапкырлар кабатлады яшь әни.

“Аллага шөкер, ирем әйбәт булып чыкты. Аңлашып-санлашып яшибез! Аллага шөкер, балаларыбыз исән-сау! Аллага шөкер, фатирыбыз бар. Балалар бакчасы да якын гына, ерак йөрисе юк. Шулай булгач, авызымны ачып мин нәрсә диеп “ах-ух” килеп утырырга тиеш соң инде?!” 

Әйе, дөрес әйтә Мәдинә. Ләкин аяк-кулары таза-сау, күзләре күргәннәр дә яшәүдән ямь таба алмыйча каңгырып йөргәннәр, тормышта үз урыннарын таба алмаганар азмыни?! Андыйларга Мәдинә болай ди: "Тормыш юлы ак һәм кара тасмалардан тора. Тешеңне кысып, сабырлык күрсәтеп кара тасманы узгач, сине һичшиксез агы көтеп тора."

Мәдинә бүген авыр хәлдә калганнарга үзе дә ярдә  кулын суза. Авылдаш кызына да махсус төркем  ясап, акча җыюны оештырган. Билгеле инде, беренче башлап үзе биргән. Кулы җиңел булган игелекле ханымның,  35 мең сум җыелган.

Мин килгәндә, Мәдинәнең малайлары телевизордан “Шаян” программасыннан татарча мультфильм карый иделәр. Мәдинә үзе коймак пешерә иде. Диванда бәйләнә башланган мунчала мультфильм герое ята. Стенада - рәсемнәр. Алар барысы да Мәдинәнең күңел җылысын саклый.

Күптән түгел генә эшкә дә чыккан ул бистәләрендәге почтага оператор булып. Монысына да сөенеп куйдым: элемтә бүлегенә килгән күпме кешегә кояш шикеле елмаеп, җылылык-яктылык өләшеп утырачак ул. 

Язмага реакция белдерегез

34

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәдинәбез турында язманы укыгач ,нәкь шулай Йолдыз апа диясе килә. Шәп кеше ул,безнең Мәдинә : көчле рухлы,ярдәмчел,туры сүзле. Теләкләренең барсын да тормышка ашырасын белеп торабыз: кылган гамәлләре матур,игелекле. Алдагы көннәреңә уңышлар,сәләмәтлек телибез. Авылдашыбыз Мәдинә турында шундый җылы,күңелдә горурлану хисе уяткан язма өчен Йолдыз апага зур рәхмәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт сезгэ, мине куреп, хормэт итеп минем турында язма язган очен. Минем язмышымнанда аянычрак язмышлар бар, хэркемнеке кочлерэк, авыррак, килгэн авырлыкнф жинеп чыгалмассын кебек. Аллага шокер, Ходай ярдэме, эти Эни , дуслар, туганнар ярдэме белэн барысыда артта калды. Хэзер инде, хэр туган коннэн ямь, яшэудэн тэм табып, шокер ана кылып Алга таба Гомер итэргэ.

      Мөһим

      loading