16+

«Ә мин аны яратмадыммыни?»

Без Фәния ханым белән май ахырларында таныштык. Улым укый торган лицейда вахтер булып эшли ул. Авылга кайтырга дип улымны көтеп торганда сөйләшеп киттек без аның белән. Вак-төяк мәшәкатьләрдән, ил-көн вакыйгаларыннан соң сүз үзеннән-үзе шәхси тормышка күчте. Күңелен бушатасы килдеме - Фәния апа миңа катлаулы тормышын бәян итте. «Үзем турында сөйләмим,...

«Ә мин аны яратмадыммыни?»

Без Фәния ханым белән май ахырларында таныштык. Улым укый торган лицейда вахтер булып эшли ул. Авылга кайтырга дип улымны көтеп торганда сөйләшеп киттек без аның белән. Вак-төяк мәшәкатьләрдән, ил-көн вакыйгаларыннан соң сүз үзеннән-үзе шәхси тормышка күчте. Күңелен бушатасы килдеме - Фәния апа миңа катлаулы тормышын бәян итте. «Үзем турында сөйләмим,...

- Дамир бик иртә өйләнде. Рус кызы Лена белән өч елга якын очрашып йөрделәр, бер-берсен бик яраттылар. «Улым, яхшылап уйла, марҗа марҗа инде ул, тора башлагач, төрле милләттән булуыгыз сизелер», - дип кисәттем. Тыңламады. Газиз балама аяк чалмадым инде. Киленемне бик ошаттым тагы. Чибәр, ягымлы иде Лена. Озакламый балалары Марс туды. Оныгыма алты ай булганда, Дамирны армиягә алдылар. Самара ягында ракета гаскәрләрендә хезмәт итте ул.
Лена яшь, дәрте ташып тора. Тормышның артына тибеп яши торган чагы. Бер тиен акчасы булмаган ирен ике ел көтсенмени инде? Улым китеп, берничә ай узуга, башка ир белән яши башлаган. Бу турыда миңа кодагый әйтте. Марс кодалар йортында яшәде, аны бергәләп тәрбияләдек. Кодагый балалар бакчасына илтә, мин алып кайтам. Оныгым белән арабызны өзмәделәр, анысы өчен рәхмәт.
Улыма хатынының ташлап китүен әйтергә курыктым. Хезмәтен тыныч кына тәмамласын, кайткач, аңлатырмын дидем. Дамир барыбер сизенде инде. «И әни, кемне алдарга тырышасың соң син?» - дип яза иде. Ул хатынын ирләр белән чуала дип уйлаган, бөтенләйгә ташлап киткән дип башына да китермәгән.
Улым кайткан көнне эштән ял алдым, мул итеп өстәл әзерләдем. Кайтып керүгә, хатыны белән баласы янына барам диде. «Алар барыбер өйдә юк әле, утырып аша башта», - дип кенә тотып калдым. Үзем елмаеп улым белән сөйләшәм, хәлләрен сорашам, үземнең йөрәгем яна. Ашап алгач, бөтен кыюлыгымны җыеп, Лена турында әйттем. Улым бер сүз дәшмәде, еламады да. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер. Кич белән кодагый оныкны алып килде. Бала ишектән керүгә әтисенең муенына сарылды. «Әтидән башка беркая да бармыйм», - дип, үзенекен тукыган сабый ике көн бездә кунды, әтисенең куенында гына йоклады. Тик артык ияләшкәнче дип, кире кодагыйлар йортына илтеп куярга туры килде.
Улым Лена янына барып караган. Моны миңа киленем үзе сөйләде. «Кире кайтсаң, кабул итәм, кичерәм», - дигән Дамирны Лена кире борган. Байлыкны кулыннан ычкындырасы килмәгән шул. Улым башка аның янына барып йөрмәде, өйләнмәде дә. Хатыны була торып ялгызы гомер кичерде. Лена белән рәсми рәвештә аерылышмады алар. Эшендә дә уңыш елмаймады Дамирга. Аферистлар кулына эләгеп, әллә ничә тапкыр алдап киттеләр. Кешеләргә артык ышануы харап итте аны.
Көтмәгәндә ташлап китте балакаем. Ваннада тәмәке тартып утырган җирендә йөрәге тоткан. Идәндә яткан улымны күреп, «Ашыгыч ярдәм» чакырттым. Табиблар кулларыннан килгәнне эшләделәр, тик коткарып кына кала алмадылар.
Унөч ел узса да, улым турында еламыйча сөйли алмыйм. Бүген бердәнбер куанычым - оныгым Марс. Былтыр университетны тәмамлады ул, дипломлы юрист булды. Ичмасам, оныгым бәхетле булсын иде, дип, һәркөн теләк телим.
Дамирның вафатыннан соң Лена белән юлларыбыз кисеште. Киленемне гаепләмим мин, аңларга тырышам, оныгымны укытып, кеше иткәне өчен рәхмәтем зур. «Улым гомере өзелгәнче сине яратты, оныта алмады», - дидем киленемә. Лена күзләремә тутырып карады да бер генә җөмлә әйтте: «Ә мин аны яратмадыммыни?» Бер-берсен яраткан ике йөрәк ялгыз бәргәләнгән бит. Бәхетемдер дип уйлаган бай ир бәхетсезлеге булып чыккан икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading