16+

«Мин барыбер ун бала табачакмын!»

«Ана сиңа тормыш биргән, ашаткан, синең алдыңда дөньяның һәм туган телнең матурлыгын ачкан, беренчеләрдән булып йөрәгеңә яхшылык һәм яманлык, намус белән намуссызлык төшенчәләрен салган», - дип язып калдырган күренекле педагог Василий Сухомлинский.

«Мин барыбер ун бала табачакмын!»

«Ана сиңа тормыш биргән, ашаткан, синең алдыңда дөньяның һәм туган телнең матурлыгын ачкан, беренчеләрдән булып йөрәгеңә яхшылык һәм яманлык, намус белән намуссызлык төшенчәләрен салган», - дип язып калдырган күренекле педагог Василий Сухомлинский.

Чувашиянең Батыр районы, Татар Согыты авылында Сания белән Нургали Шәрәфетдиновлар балаларының йөрәгенә бары тик шәфкатьлелек орлыклары гына са­лып үстергәннәр. Ә балалары унау! Сания апа районда хөрмәтле хатын-кызларның берсе, герой-ана.
Сания яшьтән үк авыл егетләренең йөрәген яндыра. Үзенең сөйгәнен армиягә озатканнан соң, кызга Нургали исемле егет күз атып йөри башлый. Ятимлек ачысын татып үскән егетне кызгана ул һәм үзенә: «Бу үксезне барыбер бәхетле итәчәкмен», - дигән максат куя.

Гаилә коргач, башта кеше почмакларында яшиләр, аннары үзләре йорт җиткереп чыгалар. Тормышларына нур өстәп, бер-бер артлы ун балалары туа. Яшь чагында ук Саниянең: «Мин барыбер ун бала табачакмын», - дигән сүзенә дуслары да гаҗәпләнә. Табу гына түгел, тәртипле итеп үстерер­гә дә кирәк бит әле аларны. Нургали дә бала җанлы кеше булып чыга. Ул чакларда декрет ялында да озаклап утырмый яшь ана. Хуҗалык товарлары кибетендә сатучы булып эшли. Ә өйгә кайткач, ишле гаиләне тәрбия­ләргә, ашарга әзерләргә кирәк. Сания апа ипине дә кибеттән алмый. Берьюлы унарны пешерә.
- Без беркайчан да балаларга, тегеләй бул, болай бул, дигән сүзләр әйтмәдек. Ничек әйбәт икәнен үз мисалыбызда күрсәткәнбездер. Тора-бара үзләре миңа ярдәмче була башладылар, - ди ул.
Электән үк авылга килгән артистларның һәркайсы Шәрәфетдиновларга фатирга керә торган була. Бервакыт Фирзәр Мортазин да үзенең энесе Илсур белән аларга килеп керә. Шул чагында күңеле нидер сизенә ананың. Икенче көнне Илсур кызлары Мәүлидәне урлап та китә. Әмма монысы өчен борчылмый ана, кияү булган кешенең кызларын бәхетле итәчәгенә ышана.

Инде әби кешенең ун оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Үрнәк ананы Чабаксар шәһәрендә узган VII хатын-кызлар корылтаена делегат итеп тә сайлаганнар. Чувашия газеталары да аның турында еш язып тора. Үзе дә районның «Авангард» газетасына хәбәрләр яза, шигырьләр иҗат итә. Әле ул мөнәҗәтләр әйтү остасы да. «Урмай моңы» фестивалендә дә катнашкан. Туган авылында мөнәҗәтләр кичәсе оештырып, анда күренекле җырчы Зөһрә Сәхәбиеваны да чакырган.

Ун баланың һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Рафил белән Рөстәм - авыл хуҗалыгы белгечләре, Эльмира Мәскәү мэриясендә, Венера балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Эсфир - телемастер, Фәүзия - маляр, Мәүлидә белән Гүзәлия - җырчылар. Икесе дә көйләр яза. Тик менә буй җиткән Шамилләре генә, тормыш матурлыгын татый да алмыйча, китеп барган... Тугыз ел элек 52 ел тату гомер иткән ире Нургалине дә соңгы юлга озаткан Сания апа. Бүген ул улы Нәзир тәрбиясендә яши. 102 яшенә җиткән әнисен дә гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзе тәрбияләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading