Спас районының Чәчәкле авылы кызы Гөлсинә ханым Гәрәева бер шатлыгын ике күреп яшәргә гадәтләнгән.
Язмышы ничек кенә үчекмәсен – тезләнмәгән, югалту яраларын да тирәнрәк яшергән.
“Кисмәк кадәрле пешекче”
Мин аны күптән беләм, янә күрештек. Әй, җитез ханым үзе, янәшә барганда адымнарына көчкә өлгерәм. Тормыш арбасын ялгыз тарткан ханымнар җилдәй җитез инде. Иркәләнер кешесе булмагач нишләсен, юкны бар итәр өчен таң күзеннән торып эшләргә күнеккән.
–Табынчы оныгы ич мин! Дәү әнине, тирә-күрше авылларга кадәр барып, аш-су әзерләгәне өчен, табынчы дип йорткәннәр. Авылга бер усал, әмма бик уңган хатын иде, дип сөйлиләр. Әнигә дә икедән гайре бала таптырмаган. Миләүшә сеңлем бар. Әтием – Нәҗип, 58 яшендә яман шештән үлеп китте. Әнием – Оркыя, 72 яшендә инсульттан өзелде. Икесенең дә яшәрлекләре бар иде, – ди Гөлсинә ханым.
Язмышы аны туган җиренә бәйләнгән. Шәһәргә китәр мөмкинлеге дә булган, дөресрәге, укырга дигән сылтау белән китеп тә караган, тик...
–Укырга бик яраттым. Педагогика институтына кердем, тик сагынуга түзә алмыйча елап кайтып киттем. Фән докторы Әнвәр абый Хуҗиәхмәтов әле безнең авыл мәктәбендә эшли де. Мине күргәч: “Кисмәк кадәрле юан пешекче буласың киләме? Ай ялгыштың, бала...” – дип йодрык селкеде. Пионервожатый итеп мәктәпкә эшкә чакырды. Читтән торып укырмын дигән идем... Кая ул, кияүгә чыктым да тормышка баттым, – ди әңгәмәдәшем.
Тик үзе яраткан егеткә түгел, икенче берәүгә кул бирә ул. Әллә йөрәгенә үч итеп, әллә язмышы әмер биреп...
–Хыянәтен ишеттем. Миннән тыш, тагын берәү белән очрашып йөргән, тегесе балага узган. Гаебен “юып” өйләнергә тиеш иде – йөкле кызны өенә илтеп үк биргәннәр. Ишеткәч, җир убылгандай тоелды. Аңлашырга килде ул, сөйләшмәдем. Бәхеттән уңмадылар, хатынын әниләренә илтеп, авылдан чыгып китте. Хәзер үкенәм, кичерәсем калган... Оныта алмадым, гел сагынып яшәдем мин аны. Яратмыйча кияүгә чыгарга ярамый, үзем ялгышкач, аңладым, – ди Гөлсинә ханым.
Ә ире – күрше авыл егете, үзе гармунчы, озын буйлы, чибәр! Мөнир бер тамчы да хәмер капмаган егет ул чакны кызның бер алдына, мең артына төшә, тәки кызның башын әйләндерә. Кавышалар. Әмма яратусыз.
–Мөнир белән 6 ай гына йөрдек. Төп йортта 5 ел яшәдек. Ике балабыз туды: Ленар белән Илнар. Кайнанамның ут чагы, үткен! Кайнатама рәхмәт, үз баласыдай күреп, берсенә дә авыр сүз әйттермәде. Мөнирне шоферлыктан ферма мөдире итеп күчерделәр, ә мин кассир эшенә чыктым. Элек яшь гаиләләргә күмәк хуҗалык өй салып бирә иде, безгә дә зур гына йорт эләкте, – ди Гөлсинә ханым.
“Әтинең мөгезе бар!..”
Йортлы булуга күченәләр. Мич чыгарып, өр-яңа җиһазлар алгач, җитеш тормышта 6 ай гына тату яшәргә өлгерәләр. Бәхетләре кителә.
–Мөнирем бозылып китте, салгаларга кереште. Эчтеме күзенә ак-кара күренми, өйгә кайтып котыра, мине кыйный иде. “Әгәр дә мине яратмасаң, гаиләдә матур итеп яшисең килми икән, әйдә, дусларча гына аерылышабыз”, – дип тә әйтеп карадым. Улыбызның олысын бик яратты, ә менә төпчеген үз итмәде. Бала тудыру йортыннан кайткач, мунчада юындырганнан соң Илнарымны ләүкәгә салып төрергә ирек бирми генә бит. “Теләсәң кая куй, мин синнән бала сорамадым”, – диде. Йөргән кешесе бар диделәр, ишеттерделәр. Тормышлы хатын иде югыйсә, – ди Гөлсинә апа.
Әгәр дә иренең явызлыгы үз холыксызлыгына нокта куймаса, белмим, әңгәмдәшем тагын ничә еллар сабыр итеп яшәр иде икән?
–Ураза аеның кадер кичәсе иде. Көндез районга барып, халыкка хезмәт хакы алып кайттым. Әй, кызу-кызу саныйм акчаны, Мөнирнең туганы килеп керде. Тыны күкрәгенә сыймый: “Гөлсинә, балакаем, зинһар өеңә кайта күрмә. Үтерәм бөтенесен, ди, ирең исерек, күзенә ак-кара күренми” – ди. Болай да кыйнагач, киченнән үк өйдән чыгып йөгергән идем, ул төнне дә кайтмадым. Кайнанам улының галәмәтләрен ишетеп, Илнарны үзләренә алып киткән иде, мин Ленарны үзем белән әниләргә – Чәчәклегә алып киткән идем. Төн уртасында капка шакыйлар. Чыксак, хәбәр. Гөлсинә, йортыгыз янып беткән, үзе дә эчтә калган, дип әйтәләр, диләр. Әниләргә киеп килгән киемнән урамда калдым. Мөнир ул көнне дә бик каты эчкән. Изүенә пычак тыгып, башта бөтенесен суям, өйгә ут төртеп, үзем асылынам, дип безне көтеп йөргән. Ике метрлы Мөнирдән беләк буе гәүдә калган иде, – ди әңгәмәдәшем.
Төн уртасында коточкыч хәбәр алган ханым, яктырганны көтә. Улын җитәкләп, Чәчәкледән Йолдыз авылына барып кергәндә, Мөнирне дә кар өстенә алып чыгып салалар. Сүзендә торган ир: башта йортка ут төрткән, аннары асылынган дип ачыклый тикшерүчеләр.
–Мин үзем карамадым, 5 яшьлек улымның әтисе янына йөгереп барганын да сизми калдым. “Әни, әтинең мөгезе бар!” – ди бит сабыем. Мөнирнең битендәге тиресе янып, җыерылып килгәндер, дидем. Гәүдәсен моргтан алып кайткач, капка төбендә кайнанам каршы алды. Сарайга куеп торасызмы, бүген үк илтеп күмәсезме, әмма өйгә кертмим, диде. “Тәсбих тартмыйча гына җирликмени?” – дип әрләшеп чак бер төнне өйдә кундырдык. Мөнирнең мәетен зур ләгәндә бәби сыман салып, чайкап кына кәфенләгәннәр. Ул хәлләргә 30 елдан артты менә, үтә вакыт... Баштагы мәлләрдә гел төшемә керде. Ташкенттагы абыйсы кайтып, көл өеменнән сөякләрен табып, каберенә күмде, әллә шуңа да борчылды инде. Бездән бәхиллек сорарга, гафу үтенергә теләдеме... – ди Гөлсинә ханым.
Ике баласын җитәкләп, бер документсыз әнисе йортына кайтып егылган ханым өр-яңадан тормыш башлый. Алты ел Йолдыз авылына барып эшли. Мөнирнең туганнары белән дә татулыгын өзми. Бер елдан соң мәрхүм иренең аерылып кайткан абыйсына димлиләр. Сүзне кыска тота ханым: “Әгәр дә Мөнир йорт-җирсез калдырмаса уйлап карар идем. Чыкмыйм!” – ди дә ишекләрен гомерлеккә ябып чыгып китә.
–Кайнанам шул улының кадерсез тәрбиясендә җан бирде. Аның кырыгына улы да төп йортны яндырды. Үзе дә утта дөрләп янды. Мәетенең баш сөяген дә таба алмадылар. Көннәр җылынган иде, ашларын урам түрендә генә укытып алдылар, – ди әңгәмәдәшем.
Насыйп бәхетсезлек
Насыйп эштән һич котылырмын димә. Тешне ярып керә! Гәрчә үзе теләмәсә дә, Гөлсинә ханым икенче мәртәбә кияүгә чыга.
–Рамил дә аерылган иде. Әнидән качып сөйләшмәдем. Килә дә, түргә кереп утыра, сөйләштерә. Киткәч, әни мактый моны, нәселләрен белә иде. Балалар да ияләште. Авырдан гына ризалык бирдем. Никах көнне елауларым... Әллә өстәлне идәнгә каплап, бөтенесен дә куып чыгарыйммы, мин риза түгел бит бу кешегә, дим үз-үземә. Туганнарның: “Әле яшь син, бәлки кыз бала табарсың. Ир балаларың үсеп чыгып китә, ялгыз калма!” – дигән сүзе белән генә никах табынына көйләнгән кеше мин. Рамил ике бала белән алып китте. Дөрес, башта безне бик хөрмәт итте. Әнисе яман шеш белән авырый иде, өч айдан аны җирләдек. Минем әти-әниемә дә бик ярдәмчел иде, әтине мунчага Рамил үзе күтәреп алып бара, юындыра, күтәреп алып кайта иде. Әти үлгәч, әнине дә ташламадык. Рамилдән мин бер кыз таптым, – ди Гөлсинә ханым.
Тик матур башланган тормыш тагын бозыла. Өй тутырып куна кайта, килен кеше көн саен алтышар ипи сала, мунча яга, аш-суын әзерли, бер умарта күче сыман кайныйлар да соң...
–Рамил дәваланган гына булган, өч елдан соң кабат салырга кереште. 4 апасын да, әтисен дә тыңламалы, мине дә ишетмәде. Берәр атна эчеп ята да, ун көн тукталып торган арада тормыш куабыз. Аек чагында минем сүздән чыкмады, балаларымны да яратты. Ул эштә чакта Ленар белән Илнарның, әти кайчан кайта, дип көтеп йөриләр иде. Йорт-җирне яңарттык, мунча, гараж салдык. Эчүенә генә түзә дә идем, йорттагы әйберләр югала башлады. Иде монысы – соңгы эш. Өйдәгесен кешегә сатудан да хәерсез нәрсә юк, – ди ул.
Хатын-кызның артык әрсезлеге дә хаталы гамәл кебек. Декрет ялына чыккач, эш урынын югалтмас өчен, ирен үз урынына – склад мөдире итеп куйдыра. Кәгазь “боткасы” үз өстендә кала, хисабын төзи, ә склад байлыгын иренә йөкли. Тик көнәрдән бер көнне хатынны идарәгә чакырталар. Эшләр кыекка киткәнен аңлый хатын.
–Моңа кадәр кыланганын йотабыз, үзең чыкмасаң, бигайбә, диделәр. Бер яше дә тулмаган иде, Рәсимәне балалар бакчасына бирдем дә, эшемне кабул иттем. Шуннан Рамил бөтенләй бәйдән ычкынды. Иргә канун юк, нишләсә дә тормышны хатын-кыз сөйрәп азаплана бит. Мин тиле, Ленар белән Илнарымның пенсиясен алам да йортка салам, балаларның тамак хакына табылган малны Рамил суыта бара иде. Апалары белән дә киңәшләштем. Икенче тормышы да таркала, нишләп аңламый икән, дип алар да үгет бирергә тырышты. Дөрес, Рамил мине какмады, сукмады, көнләшмәде, каһәрләмәде. Беренче ирем белән 5 еллап гомер итүем 50 еллык тәмүгъка, ә Рамил белән 3 ел ярым яшәвем 30 еллык рәхәт тормышка тиң, дип гел әйтәм. Әгәр дә мин аерылмасам, балаларымны тормышка бастыра алмый идем. Рамил белән яшәү сазлыкка әйләнде. Мин аны табибларга алып барып та дәваладым, өшкерүче әбиләргә дә ияртеп йөрдем. Җайланмасмы, дидем. Кайнатамның аягын кистеләр. Ул бер аяклы килеш тә Рәсимәне карады, ә әтисе?.. Әти дә арыды, эштән кайтып керүгә: “Килен, кичә теге онны алып чыгып киткән иде, бүген майны эләктерде”, дип зар елый иде. Китәм дигәч, әти туктатмады, үзеңә уңайлысын кара, диде. 2001 елны мин тагын әни янына төянеп кайтып кердем, – ди әңгәмдәшем.
Ленарга – 15, Илнарга 12 яшь чак бу. Әнисе йортында үткән заман тормышы: коймалар кыегайган, мунча искергән. Авылга газ кертә башлаган еллар. Җиң сызганып, утын мичен сүтәргә керешә ханым, бозау асраган акчасына газ миче сатып ала. Әкренләп кенә йортны төзекләндерергә керешә.
–Миннән соң Рамилне күпләр туктатып кисәткән. Миңа хатын да, бала да кирәкми, әнине карарга кеше кирәккә генә өйләнгән идем, дигән. Ә бит өйләнгәндә алай димәде. Корасын кордык, табыштырдык. Машинага кадәр алдык. Мин кайтып киткәч, авылдан чыгып китте ул. Бер елдан соң, Рәсимәнең туган көнендә кайтып керде. Кызны балалар бакчасыннан кереп алган, ишеткәч тә йөгереп бардым. Кыяфәтләрен күреп исем китте, сукбай кебек, күлмәге сәдәфсез, кырынмаган, юынмаган... Шунда соңгы тапкыр күрештек. Икенче көнне чыгып китте дә, бетереп югалды. Казанда, Чаллыда яшәүче туганнарына кереп чыккан, ике балалы хатынга йортка кереп тә күпмедер яшәгән, шуннан эзсез югалды, кайдалыгын берәү дә белми. Туганнары да, мин дә эзләтеп карадым. Кызыма ни алимент, ни әтисе үлгәнлеккә акча ала алмыйча тилмердем. Рамил суга төшкәндәй югалды, 20 елдан бирле бер хәбәре дә юк, мәете дә табылмады, – ди Гөлсинә ханым.
Күрәзәче әбигә дә бара ул. Рухына дога кылма әле, исән, зур шәһәрдә адашып йөри, дип юкка өметләндереп кайтара тегесе. Соңрак шуның ише хәбәр дә килеп ишетелә, имеш бик каты кыйнаганнар, хәтере югалган икән, диләр. Гөлсинә ханым, күрүчеләр әйткән җиргә дә йөгереп бара, сораша, җир бетереп эзли дә...
–Бер тапкыр төшемә дә керде. Төп йортта икән, кап-караңгы. Суелган терлек түшкәсе элеп куйганнар, кайнанам белән кайнатам Рамил янында. Уянгач, исән түгелдер, дидем. Матур төш түгел бит. Рәсимә әтисен юксынып үсте. Берсендә әтиләр турында җыр тыңлап утыра бу. Күзләре яшьләнгән. Әтиең кайтса, кертер идеңме, дип сорап куйдым. Ие, дип, башын селкеде. Мин аңа әтисе белән ничек азапланганнарымны мең мәртәбә сөйләдем дә бит, аңа барыбер үз әтисе якын. Рәсимә әтисенең беренче гаиләсендә туган балалары күрешкәлидерме, белмим, миңа сөйләми. Ә мин Рамилнең беренче хатыны белән сөйләшәм. Алар гаиләсен мин бозмадым, минем гаиләмне ул бозмады. Рамил үзе тормыш итә белмәгән кеше. Беренче хатыны Гөлшат та ялт иткән, бик булдыклы ханым, тормышта. Икенче иреннән уңды, бик яхшы яшиләр! – ди Гөлсинә ханым.
Иртәме соңмы, ул да үз бәхетенә юл ярсын иде. Гомере буе көткән, тансык бәхетенә юлыксын!
Комментарийлар
0
0
Ничек бар шулай язган бер нинди Артур Юк молодец
0
0