16+

Мине дә онытмагыз!

Җир астындагы тынлыкны ярып каты итеп дөбердәгән тавыш ишетелгәч, шахтадагы барча халык эшеннән бүленеп, шул тавышка колак салды. Нәрсә булды бу? Моңарчы бер дә мондый гөрелтенең ишетелгәне булмады бит. Нәмига да күмер тузанына баткан йөзен кулы белән сыпырып, бер мәлгә эшеннән бүленде. Алар турысына бик нык тузан бәрә түгелме соң?...

Мине дә онытмагыз!

Җир астындагы тынлыкны ярып каты итеп дөбердәгән тавыш ишетелгәч, шахтадагы барча халык эшеннән бүленеп, шул тавышка колак салды. Нәрсә булды бу? Моңарчы бер дә мондый гөрелтенең ишетелгәне булмады бит. Нәмига да күмер тузанына баткан йөзен кулы белән сыпырып, бер мәлгә эшеннән бүленде. Алар турысына бик нык тузан бәрә түгелме соң?...

Җир астындагы тынлыкны ярып каты итеп дөбердәгән тавыш ишетелгәч, шахтадагы барча халык эшеннән бүленеп, шул тавышка колак салды. Нәрсә булды бу? Моңарчы бер дә мондый гөрелтенең ишетелгәне булмады бит.
Нәмига да күмер тузанына баткан йөзен кулы белән сыпырып, бер мәлгә эшеннән бүленде. Алар турысына бик нык тузан бәрә түгелме соң? Юк, бу һич кенә дә алар чистарткан ташкүмер тузаны түгел. Әллә...
...Нәмига биредәге шахтага ерактан килде. Туган авылы, кадерле әти- әнисе бик сагындырса да, тешләрен кысып түзеп, ничәнче елын инде ташкүмер чыгара. Аның кебек үк яшь кызлар биредә дистәләгән. Эш авыр булса да, сынатмый кызлар. Аның каравы, хезмәтләре өчен яхшы акча алалар, туганнарына еш кына посылкалар җибәреп торалар.
Тик... Моңарчы барысы да яхшы гына барган мәлдә, бүген шахтадагы тынычлыкны нәрсә бозды соң әле? Кызга җавап бирергә теләгәндәй, якында гына тагын бер дөбердәгән тавыш ишетелде. Ходаем! Шахта шартлый түгелме соң! Шартлый бит, шартлый!
Йөрәген биләп алган куркудан урыныннан кузгала алмый торды Нәмига. Кысып-кысып башы авыртырга тотынды, чигәләре сулык-сулык типте, күңеле чыгу юлының кайдадыр шушы тирәдә генә икәнен белсә дә, күзләре берни күрмәү сәбәпле, юлны таба алмады ул.
Башы әйләнә, күңеле болгана башлаганын сизеп, кыз җиргә чүгәләде. Шунда ниндидер бер эчке тавыш кызга урыныннан торырга, шуышып булса да, алга таба барырга боерык бирде. Хәлсезләнгән гәүдәсен чак урыныннан кузгаткан кыз кемгәдер килеп төртелде. Бергә эшләүче рус кызы Галинаны Нәмига ачы итеп сүгенүеннән танып алды. Ләкин болай да хәле беткән кызга булышасы урында, Галя аны төртеп екты да, яулыгы белән авызын томалап, алга йөгерде. Нәмиганың уеннан: «Бетүем шушы, ахрысы. Минем вафатым турында ишетеп авылдашларым, туганнарым нәрсә диярләр? Мескен әнкәем белән әти ничек түзәрләр бу кайгыга?» - дигән сораулар йөгереп үтте. Әнисенең кайгыдан сулган йөзен, әтисенең качып, кешегә күрсәтми генә елавын күргән кебек булды ул.
Шушы уйлары кызны янә урыныннан кузгалырга мәҗбүр итте. Авызына тулган күмер тузанын төкереп, башындагы косынкасы белән авызын каплап, алга үрмәләде Нәмига. Каршысыннан ук берничә кешенең үтеп китүен дә шәйләде, үзе кебек үк бер эшче кызның ярдәм сорап ачыргалануын да ишетте. Тик аларга ярдәм килмәде шул...
Яңадан якында гына шартлау тавышы ишетелде һәм кызның хәлсез гәүдәсе өстенә шахта түшәме ишелде.
...Ул көнне, шахтада җыелган газ шартлау нәтиҗәсендә, дистәләгән кеше һәлак булды. Айдан артыкка сузылган чистартулар вакытында егет-кызларның гәүдәләре табылып, якыннарына кайтарылды. Барысы да газга тончыгып үлгәннәр, өсләренә балчык ишелүдән гәүдәләре имгәнеп беткән иде.
...Смәел Пүчинкәсе авылы кызы белән дистәләгән ел элек булган әлеге фаҗигане өлкәннәр бүген дә хәтерлидер әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading