16+

Әнием елый-елый гафу үтенде...

Мин – гаиләдә өлкән бала, бертуган сеңлем белән энем бар. Шулай килеп чыкты ки, сеңлем белән энемә һәрвакыт игътибар күп булды. Сеңлем – бердәнбер кыз, ә энем төпчек бала булгангадыр бәлки...

Әнием елый-елый гафу үтенде...

Мин – гаиләдә өлкән бала, бертуган сеңлем белән энем бар. Шулай килеп чыкты ки, сеңлем белән энемә һәрвакыт игътибар күп булды. Сеңлем – бердәнбер кыз, ә энем төпчек бала булгангадыр бәлки...

Әмма моңа артык исем китмәде, ияләндем. Хәтта өйләнгәч тә, әти-әни мине, хатынны һәм балаларны якын күрмәде. Ә менә хатынның әниләре, киресенчә, безгә бик ярдәм итте. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле.

Берничә ел элек дәү әти үлеп китте. Дәү әти өен өч оныгына яздырган иде. Ләкин әти белән әни өйне сатты да, акчаны икегә – сеңлем белән энемә бүлеп бирде. Имеш, аларга күбрәк кирәк. Шулай итеп, миңа эләкмәде. 

Берзаман әти дә китеп барды, әни ялгыз калды. Язмыш бер сынаса сыный бит ул. Урамда машина бәрдереп, әни хастаханәгә эләкте. Аны сакларга сеңлем бармады, янәсе эшеннән китә алмый. Ә энемнең хатыны: “Беркем артыннан да карарга җыенмыйм”, – дигән. Шулай итеп, хатыным эштән отпуск алып әнине саклады. Минем хатын – бик акыллы ул, күңелендә булган бөтен үпкәләрен онытырга тырышты. 

Әнине хастаханәдән чыгаргач, аны үзебезнең фатирга алып кайттык. Аңа тулысынча тернәкләнергә кирәк иде. Кечкенә генә фатирыбызда әнигә дә урын таптык. Тәмле итеп ашаттык, эчерттек.

Беркөнне әни безне чакырып алды. Карасам, күзендә мөлдерәмә яшь. Башта ни булган икән, дип куркып киттем. Әнине мондый хәлдә күргәнем юк иде. Ул хатасын танып, бездән гафу үтенде. Үкси-үкси елады. Кемнең кем булуын аңлады ул. 

Аяз Д.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

30

0

5

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Тормыш менэ шулай анлата. Хэр вакыт киресе килеп чыга.

    • аватар Без имени

      12

      0

      Ай молодец акыллым,узенэ мене белэн кайтсын,алар Таш белэн бэргэн Син Аш белэн

      • аватар Без имени

        1

        1

        Ярый этисе шулай булса инде минем бала тугел ,конлэшеп ме Ана узе тапкан бала барында Бер тигез курергэ тиеш бит инде. Аптырыйм Суз юк

        Мөһим

        loading