Ул вакытларда авыл клублары гөрләп тора. Яшьләр күп, барыбыз да бертөсле, бер иш. Әти клубта кино күрсәтә, клуб мөдире Сәләхов Вагыйз абый спектакль-концертларны еш оештыра иде. Авылдан, яшьтәшләремнән аерылып, кире Казанга китү бер газапка әверелә.
Казанда ике-өч ел эшләгәннән соң, мин кабат авылга кайтырга булдым. Чөнки анда рәхәт. Анда – әти-әни. Анда – бергә уйнап үскән дуслар. Бу вакытта авылны сагынып, чордашларым – Әдһәм, Зөфәр, Рафис, Мансур, Фоат та Казаннан кире авылга кайттылар, колхозга эшкә урнаштым. Әни ул вакытларда авылда сөт җыя иде. Бергә эшләп, өр-яңа газ плитәсе алып куйдык.
Шулай эшләп йөргән җирдән мине кабат Казанга – баянчылар курсына укырга җибәрделәр. Өйдәгеләр матур гына озатып калды. Шулай да тыныч күңел белән китү түгел иде бу – әни сырхаулап тора. Бармыйча да булмый. Казанга килсәм, әле укулар башланмаган. Монда бушка вакыт уздырганчы, дип уйладым да бер-ике көнгә авылга кайтып килергә булдым. Юл уңае Сабадагы Кәримә апаларга кереп чыгасы иттем. Аларда бер кич кунып, иртән үзебезгә кузгалдым. Күрше Норма авылында Габбасов Васыйл абый очрап, әнинең хәлен сорады. “Әнигә ни булган?” – дим аптырап. Ул күп сөйләшеп тормыйча нигәдер бик тиз генә китеп тә барды. Авылга кайтып җиткәч, укытучы Лиза апа очрады. “Әниеңне паралич суккан, Балтачка алып киттеләр”, – дип аяктан егарлык хәбәр ирештерде ул. Өйгә кереп чыктым да тизрәк Балтачка чаптым. Мин килгәндә әни беркемне дә танымый иде инде. “Әни, мин кайттым”, – дигәч, мине таныгандай, кул изәде. Соңгы ишарәсе иде ул аның. Шулай итеп, кырык өч яшьлек әни безне калдырып китеп тә барды. Без, биш бала, әти, әби белән ятим калдык. Кечкенә энебез Мулланурга ул вакытта сигез яшь кенә иде әле. Әнине соңгы юлга алып чыгып киткәндә уенчыклары белән уйнап калды. Бәлки, ул шулай итеп үзенең сабый күңелен юаткандыр. Фәлиянур сеңлемнең: “Әнине алып китмәгез! Әнине калдырыгыз!” – дип, ачыргаланып елаганы исемә төшсә, әле дә йөрәгем телгәләнә. Фәнис энем төне буе абзарда елап чыкты. Гөлнур сеңлем генә бу хәлләрне ничектер сабыр кичерде кебек. Әтиебез Әнәс бу хәсрәтне ничек күтәргәндер инде, бичаракаем? Өстәвенә, шушы хәлләрдән соң әтинең әнисе – Фәризә әбиебез дә авырып китте. Башка туганнары аны үзләренә алып китеп тәрбияләргә теләсә дә, әти әбине берәүгә дә бирмим, үзем карыйм дип тартышты. Ярый әле авылдашларыбыз, күршеләребез гел ярдәм кулы суздылар. Бигрәк тә авыр вакытларымда дустым Дамир, әнисе Мөзәйнә апа миңа бик зур терәк булдылар. Бик зур рәхмәт аларга!
Быел әнинең вафат булуына кырык биш ел тула. Аллага шөкер, менә инде утыз еллап, җае туры килгән саен, матбугатта әнием турында язып торам. Әни киткәч, никтер өйдән берәм-берәм аның фотолары да юкка чыкты. Төрле җирләрдән, туганнардан эзләп карасам да, әнинең бер генә фотосын да эзләп таба алмадым. Бердәнбер сурәте – кабер ташына кайчандыр үзем ясаган рәсеме генә. Аптырагач, әнине күз алдыма китерергә тырышып, тагын бер рәсемен ясап карадым. Охшаган да кебек, охшамаган да... Бик сагынганда: “Их, бер генә тапкыр рәсемеңә карасамчы”, - ди идем.
Бәхет һич уйламаганда елмайды. Үзбәкстаннан күчеп кайткан туганнарыбыз – Филсур абый, Фәһимә, Мәсхудә апалар табып бирде әнинең яшь чакта төшкән рәсемен. Аны яңадан күргән кебек булдым. Нәкъ үзе бит! Шатлыгымның иге-чиге булмады. “Бар күңелләрдән йомшак кабрең ташы, шунда тамсын күз яшьләремнең иң ачысы, иң татлысы” дигән юллары өчен Тукайга гомерем буе рәхмәт укыйм. Минем өчен махсус язылгандыр шикелле тоела бу юллар миңа. Моннан да яхшырак әйтеп була микән?
Комментарийлар
0
0
Этиегез белэн эниегезгэ дога булып барсын хэтирэлэрегез .Эмин .
0
0
0
0
Эни кебек хичкем була алмый икэн! Энилэр улмэсэлэр Иде. Мин Дэ БИК сагынам эниемне, Бер ел Булды эни улгэнгэ, еламаган Бер конем юк. Аллах барлык вафат булган энилэрне рэхмэт эйлэсен иншаллах.
0
0