16+

«НИГӘ ТУАЛАР ИКӘН КЕШЕЛӘР, ҮЛӘСЕ БУЛГАЧ...»

2011 елның 24 июлендә гаиләбез күген кара болыт каплады. Җәйнең матур вакытында сеңлем Гөлназ бакыйлыкка күчте. Юл һәлакәте әле чәчәк кенә аткан җанны якты дөньядан алып китте. Гөлназ кечкенәдән бик тырыш, кечене - кече, олыны олы итә торган бала булды. Мәктәптә укыганда ук сыйныфларында яхшы укучы, дуслары белән тиз генә...

«НИГӘ ТУАЛАР ИКӘН КЕШЕЛӘР, ҮЛӘСЕ БУЛГАЧ...»

2011 елның 24 июлендә гаиләбез күген кара болыт каплады. Җәйнең матур вакытында сеңлем Гөлназ бакыйлыкка күчте. Юл һәлакәте әле чәчәк кенә аткан җанны якты дөньядан алып китте. Гөлназ кечкенәдән бик тырыш, кечене - кече, олыны олы итә торган бала булды. Мәктәптә укыганда ук сыйныфларында яхшы укучы, дуслары белән тиз генә...

22 июль көнне төнге 12 нче яртыда сеңлем Гөлназ бердәнбер мәхәббәте булган Илгиз белән Чистай шәһәренә юл тоталар. Сеңлем 3 ел белем алган институтта, аның күңеленә якын булган барлык җирләрдә булалар алар. 3 нче яртыда кайтырга чыгалар. Сау-сәламәт кайтып җитү генә насыйп булмый сеңлемә. «Горбачев» күпере яныннан кайткан вакытта мотоциклны «Hyundai accent» машинасы бәрдерә. Илгиз белән, бәхеткә, берни дә булмый, сеңлем башы белән машинаның тәрәзәләрен ватып, асфальтка килеп төшә. Мие як-якка чәчри. Әгәр дә Илгизнең дус егетләре булмаса, каршыга зур тизлек белән килә торган «зур йөк» машинасы да сеңлемнең өстеннән таптап киткән булыр иде. Шуннан аны Чистай үзәк хастаханәсенә алып китәләр, нинди генә ысул куллансалар да, соң була инде...
Гөлназны алып кайтканнары әле дә күз алдымда: аяклары, битләре шешенеп беткән, чәче канга баткан. Аның чәче куе һәм бик матур иде... Күзләре йоклаган кешенеке сыман йомылган, үлгән дип әйтмәссең дә.
Үләренә берничә көн кала сеңлем, әниемне кочаклап: «Минем яшисем килә», «Нигә туалар икән кешеләр, үләсе булгач», - дигән. Кулындагы тормыш юнәлешен карап: «Минем тормыш сызыгым кыска, мин озак яшәмим», - дип, гел кабатлый килде.
19 июнь көнне 20 яше тулганын ул зарыгып көтте. Туган көнен зур итеп үткәрдек, күп туганнар, дуслары килделәр. Сеңлем бик шат иде, әмма ул көнне дә: «Ни булса да булыр, күңелем шулай сизә», - дип уйланып йөрде. Уйланулары юкка булмаган икән. Туган көненнән соң күрәзәчегә юл тоткан сеңлемә ул: «Егетең белән бергә булмыйсың, укуыңны укып бетерә алмыйсың, балаларың да булмый», - дигән. Аннан сеңлем нык елап кайтты. Күрәзәченең сүзләре дөреслеккә туры килде шул.
Җомга көн... Мин Казанга китәргә җыенып йөрим. Гөлназ:
- Бәлки, бүген китмәссең, иртәгә генә китәрсең, - дип елмаеп куйды. Ләкин мин киттем, бүгенгесе көнгә хәтле: «Нигә киттем, аны саклап, коткарып кала алмадым», - дип үз-үземне битәрлим...
Гөлназ белән Илгизнең мәхәббәте матур киноларда тасвирланганча иде. Алар бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булалар. Күрше Сарсаз авылыннан Роман авылына клубка килгән егет мөлаем кызны күреп бик ошата. Шуннан очрашып 4 ел йөрделәр. Планнары зурдан иде аларның. Гөлназ институтны тәмамлагач, туй ясарга хыялландылар. Сеңлемнең иң зур хыялы - өйләнешеп, балалар үстерү иде.
- Мин Гөлназны шулкадәр нык яраттым, берни әйтмәсә дә, ни әйтергә теләгәнлеген ярты сүздән аңлый идем. Су буенда йөрергә, балык тотарга бик ярата иде, үкенечкә шул барысы да, - ди Илгиз.
- Төпчегебез, алтыныбыз иде. «Курчак» дип кенә эндәшә идек без аңа, - ди әнием, күз яшьләрен тыя алмыйча. - Атна саен кояш кебек елмаеп кайтып керүләрен, кысып кочаклап үбеп алуларын мәңге онытасым юк. Аралашучан, беркем белән дә сүзгә керми торган, яхшы күңелле, ярдәмчел иде. - Җирләгәндә халык нык күп килде. Төркемдәшләре дә кайтты, бөтен классташлары җыелды. Кабере чәчәккә күмелде. Матди яктан да ярдәм иттеләр, рәхмәт. Хәсрәтнең дә хәсрәте бу. Ятсам да елыйм, торсам да елыйм. Кызымның фотоларын карап чыкмаган бер генә көнем дә юк. Сабырлыкны кайлардан гына алыйм икән? Нигә Аллаһы Тәгалә безне бу кадәр җәзалый? - дип өзгәләнүче әнием Гөлчәчәк белән әтием Рамилгә түземлелек кенә телисе кала.
Гөлназ бу җиргә кешеләрне миһербанлырак, матуррак, көләчрәк итәргә җибәрелгән якты кеше иде. Ходайга да яхшы кешеләр кирәк бит, дип әйтеп кенә тынычланып булса иде дә бит...
* * *
Бүгенге көнгә хәтле әтием суд эшләре белән мәшгуль. Җинаятьче үз гаебен танымый. Ноябрь аенда суд карары җинаятьчегә 2 ел шартлы хөкем чыгарды, ләкин аны бу канәгатьләндермәде, хәтта килеп гафу сорарга да җөрьәт итмәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading