16+

Өч баласын җир куенына салды... җизнине дә җирләде

(86 яшьлек әби сөйләгәннәрдән).

Өч баласын җир куенына салды... җизнине дә җирләде

(86 яшьлек әби сөйләгәннәрдән).

Иң олы түти туксан яшендә дөнья куйды безнең. Алты кыздан арабызда иң озын гомерлесе ул булды. 

Өч баласын җир куенына салды, җизнине җирләде. Үз балаларың синнән алдарак китүдән Алла сакласын инде. Үз хәлен үзе генә белгәндер.

Җизни гомер буе йөрәк чирле булды. Түти ир урынына да, ат урынына да эшләде. Ат дигәннән, ат җигеп тә эшләде ул. Авылда ат җигеп йөк ташучылар өч кенә хатын-кыз иде. Ирләр аз бит сугыштан соң, тормышны алып барырга кирәк, нишләсен хатын-кыз, бөтен эшне эшли кирәк булгач.

Төнлә япан кыр уртасында кунган чаклар да булгалады, дип сөйли иде түти. Ач малкайларның да хәлләре хәл бит – арыгач, тартырлык рәтләре калмагач, нишләсен малкайлар, туктый да кала алар. Кочаклашып елашып яталар – берсе дә бернишли алмый.

Бервакыт кичкә калып урман юлы аша чыгарга кирәк була. Урманга кереп барганда, каршыга берәү килеп чыккан бит! Аптырап калган түти – артка да китәргә ярамый, алга барсаң да куркыта. Япь-яшь хатын-кыз бит, курыкмаска. Ул елларда урманнарда өтермәннән качучылар яшеренеп ята дип сөйлиләр иде. Бәхетенә, артыннан бер авылдашы куып тоткан. Теге адәм шуннан соң урман ешлыгына кереп югалган. Ходаның рәхмәте инде бу.

Өч яшьлек баласының үлемен бигрәк тә ачынып сөйли иде әниебез. Бәйрәм көн була ул. Әни аларның хәлләрен белергә бара. Кечкенә кызлары ике кулына ике күкәй тотып тәтелдәп йөри икән. Алардан чыгып, өч-дүрт йортны да узмый, “Начтук үлде, әни” дип кычкыралар.

Түти гел эштә иде бит инде. Бианайлары үлгән, үз әниебез күрше авылдан гел килеп-китеп йөри алмый, үзләренең дә гаилә ишле. Олы түти ул баланы ул-бу булмасын дип караватка бәйләп тә китә торган булган инде. Шулай да куркынган булгандыр ул бала, йөрәктер, диделәр. Егылган да үлгән. Бер яшьлеге дә, илле яшьлеге дә йөрәктән китте.

Күпме хәсрәт, күпме авырлык күрде Олы түти – туксанга җитеп үлде үзе. Гомерең бетмәсә, барысына да түзә йөрәк. Без туганда ук маңгайга язылган, диләр бит инде ул язмышны... Без генә белмибез. И-и, белеп нишлисең инде?
Күрәсене күрми беркем гүргә керми.

Лилия Фәттахова язып алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading