16+

«Синсез булмый, Нурия»

Нурия апа белән без Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек Борис Беляков фатирында очраштык. Мин килгәндә, Нурия апа балкон тәрәзәләрен юып йөри иде. - Нурия булмаса, мин бу яшемә җитә дә алмаган булыр идем, уң кулым, күзләрем кебек ул минем, - ди Борис абый. Пенсионерның күзләре бик начар күрә, шуңа...

«Синсез булмый, Нурия»

Нурия апа белән без Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек Борис Беляков фатирында очраштык. Мин килгәндә, Нурия апа балкон тәрәзәләрен юып йөри иде. - Нурия булмаса, мин бу яшемә җитә дә алмаган булыр идем, уң кулым, күзләрем кебек ул минем, - ди Борис абый. Пенсионерның күзләре бик начар күрә, шуңа...

Нурия апа белән без Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек Борис Беляков фатирында очраштык. Мин килгәндә, Нурия апа балкон тәрәзәләрен юып йөри иде.
- Нурия булмаса, мин бу яшемә җитә дә алмаган булыр идем, уң кулым, күзләрем кебек ул минем, - ди Борис абый.
Пенсионерның күзләре бик начар күрә, шуңа да Нурия апаның ярдәменә аеруча да мохтаҗ ул.
Нурия Заһидуллина инде 8 ел Идел буе районында социаль хезмәткәр булып эшли. Күпләр өчен ул киңәшче, сердәшче, гаилә әгъзасы кебек.
Нурия апа тумышы бе­лән Апас районының Борнаш авылыннан. Хисапчыга укыган. Очраклы гына, социаль хезмәткәр булып эшләүче кызлар белән таныша, аларның башкарган хезмәтләре ту­рында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлый, әлеге һөнәрдә үзен дә сынап карыйсы килә башлый аның. Тәвәккәлләп, 2007 елда социаль хезмәткәр булып урнаша. Баштарак авыррак булса да, хәзер: «Гомерем буе шушы эштә хезмәт иткәнмен кебек, әлеге тармак буенча китүемә үкенмим», - ди Нурия апа. Аның карамагында - 10 гаилә. Араларында япа-ялгызлар, балалары исәннәр дә бар. Эшен намус белән, яратып башкара ул. Үзен дә әби, бабайлар яраталар, килүен көтеп кенә торалар. Әнә Борис абыйның да тиз генә җибәрәсе килми аны:
- Иртәгә дә килерсең, яме, шалтыратырга онытма, синсез булмый, - дип озатып калды.
Социаль хезмәткәрнең эше җиңелләрдән түгел. Медицина хезмәткәре, җыештыручы, аш-су остасы, психолог та булырга туры килә монда. Нурия апаның көне шалтыратулардан башлана. Пенсионерларның хәлләре ничек, нәрсә сатып алырга кирәк, олылар нинди ярдәмгә мохтаҗ - барысын да белешкәннән соң, эшкә тотына хезмәткәр. Нурия апа караган кешеләрнең бишесе урын өстендә ята. Аларның асларын, памперсларын алыштырырга кирәк, араларында ир-атлар да бар, һәрберсен юындырып, торакларын чиста тота ул. Сугыш ветераннарына һәм инвалидларына хезмәт күрсәтү бушлай булса да, гади пенсионерларга һәр хезмәт өчен түләргә туры килә. Әйтик, газета-журналларга яздырту 133 сум, тырнакларны кисү 89 сум, 15 минут тузан суырту 42 сум.
- Бушлай бирелә торган даруларны рәсмиләштереп, даруханәләрдән юнәтәбез, юридик мәсьәләләрне хәл итәбез, хастаханәгә эләккәннәрен кайгыртабыз, алар янына килеп йөрибез, табиб кушкан даруларны эчерәбез, шулай ук субсидияләре артыннан да йөрибез, кайберләре почта аша посылкалар җибәрергә куша, чүпләрен түгәргә, идәннәрен юарга да әйтәләр, - ди Нурия апа.
Ул үзе карый торган әби-бабайларга туганнарыдай якын. Үзләрен генә түгел, мәчеләрен, этләрен дә кайгырта. Йорт хайваннарына ашарга алып килә. «Ялгызлар өчен зур иптәш инде ул мәче, этләр, ничек калдырасың аларны», - ди әңгәмәдәшем. Ә бер урыс әбие үлеп киткәч, бер кеме дә булмаган пациентын Нурия апа христиан гореф-гадәтләре буенча җирләүне оештырган, хәтта трацияләрен саклап, чиркәүгә сәдакалар, рухы өчен шәмнәр дә куеп йөри.
- Курка-курка гына керәм инде чиркәүгә, әмма әби өчен дога кылучы, сәдака бирүче юк бит, мин аның бердәнбер таянычы идем, шуңа да аны искә алуны үземнең бурычым итеп саныйм, - ди әңгәмәдәшем.
Социаль хезмәткәрнең эш сәгатьләрендә чик юк. Пенсионерлар кич белән шалтыратырга мөмкиннәр, ял көннәрендә дә телефон тынмый. Авыр гәүдәле пациентларны күтәрергә, бәдрәф, юыну бүлмәләрен чистартырга туры килсә дә, зарланмый Нурия апа.
- Кайбер әбиләр белән дүртәр сәгать сөйләшеп утырабыз, күпләр, мине якын күреп, эч серләрен ача, киңәшләр сорый, аларны ничек калдырып китим, эшемне яратып башкарам, - ди ул.
Фотода: Нурия Заһидуллина: «Әби, бабайларым туганымдай якын».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading