16+

«Соңгы минутына кадәр көрәшкән»: Вәхшиләрчә үтерелгән Динар Саматов белән йөзләгән кеше хушлашты

Түбән Кама полициясе майоры Динар Саматов дүрт ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган иде. Еллар узса да, әлеге фаҗига турында ниләр билгеле соң? 

«Соңгы минутына кадәр көрәшкән»: Вәхшиләрчә үтерелгән Динар Саматов белән йөзләгән кеше хушлашты

Түбән Кама полициясе майоры Динар Саматов дүрт ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган иде. Еллар узса да, әлеге фаҗига турында ниләр билгеле соң? 

Динар Саматов 33 яшендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булды. Батыр хокук сакчысы турында "Комсомольская правда" басмасы искә ала. 

Нәкъ дүрт ел элек, 22 мартта, Түбән Камада фаҗига килеп чыкты. Көллиятнең 19 яшьлек студенты полицейский янына арттан килеп, муенына берничә тапкыр пычак белән кадый. Динар Саматов җитди яралануга карамастан, ахыргача һөҗүмчене тоткарларга тырышкан. Әмма күп кан югалтудан җан бирә.

Майорга нибары 33 яшь булган.

Динар Саматов 1985 елның 15 августында туган. 2007 елның 26 октябреннән Эчке эшләр органнарына хезмәт итә башлый. Динарның аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән өчен күп санлы ведомство бүләкләре бар. 2017 елда «Хезмәттәге аерымлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. 

Артыннан килеп, пычак белән кадый

2019 елның 22 март иртәсе. Полиция майоры Динар Саматов Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе янында басып тора. Көтмәгәндә 19 яшьлек егет полиция хезмәткәре янына артына килә һәм аның муенына өч тапкыр пычак белән кадый. Саматов яралануына карамастан, һөҗүм итүчене тоткарларга тырыша. Аның артыннан куып китә, ләкин хәле бетеп җиргә егыла.

Хезмәттәшенә ярдәмгә ике полиция хезмәткәре ташлана. Аларның берсе - Юрий Рандошкин, нәкь менә ул җинаятьчене бирелергә мәҗбүр итә. Башта ул һавага ата, ә аннары аңа ата. Явыз ниятле кеше юк ителгән. Динар Саматов "Ашыгыч ярдәм" табиблары кулында җан бирә.

Һөҗүм итүче - Түбән Кама политехник көллиятенең өченче курс студенты 19 яшьлек Рөстәм Кодиров. Башта һөҗүм итүче вакытлыча тоту изоляторыннан качкан дип фаразланган, ләкин бу мәгълүмат расланмаган. Полицейскийга һөҗүм иткән егетнең экстремистик лозунглар кычкырганын да хәбәр итәләр.

Татарстан Тикшерү комитетында хокук саклау органнары хезмәткәренең тормышына һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма бердәнбер гаепләнүче инде үлгән булган.
Динар Саматовны Түбән Кама районының Туба авылында җирләгәннәр.

Мәрхүм полиция майорының хатыны һәм пенсионер әти-әнисе калган. Берничә елдан соң Динарның әтисе дә вафат булган, аны улы янында җирләгәннәр.
Түбән Кама полициясенең социаль челтәрләрендә майорны даими рәвештә искә алалар, аның белән фотолар һәм видеолар урнаштыралар. Хезмәттәшләре еш кына Динар Саматов каберенә, туган көне яки һөнәри бәйрәмнәре көнне киләләр. Полиция хезмәткәрләре чәчәкләр салалар, аның истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтлиләр, һәлак булган хезмәттәшенең батырлыгына һәм кыюлыгына хөрмәт күрсәтәләр.

Россия Президенты Указы белән Динар Саматов үлгәннән соң «җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading