Гомер сукмагында очраган һәр зат кешене кеше итүдә катнаша – кемдер үрнәк булып тора, кемдер сабак бирә, кемдер гыйбрәт алыр өчен җибәрелә...
Тормыштагы бер генә мизгел, бер генә вакыйга да артык, кирәксез түгел. Шул мизгелләрнең һәркайсы үз урынына куеп пазл шикелле җыйсаң, кешенең гомер юлы хасил буладыр ул. Ул юл һәркемнең үзенеке генә, кабатланмас, үзгә.
Мәдинәнең университетта укып йөргән студент вакыты иде. Паралар тәмамлангач, автобуска утырып тулай торакка кайтырга чыкты. Шулвакыт автобуска кәҗәнекенә тартым кечкенә ак сакаллы, җыйнак кына буйлы, таякка таянган бер мөлаем карт килеп керде. Картны күрүгә, урын бирер өчен утырган урыныннан сикереп торды Мәдинә, гәрчә тирә-якта яшь җилкенчәк байтак иде. Бабай урындыктан урын алуга, күзен дә йоммыйча Мәдинәгә карап тора башлады. Кыз, уңайсызланып, карашын читкә борды. Елтыр күзләрен уйнатып, карт сүз башлады: “Әйбәт кыз син. Күңелең чиста, уйларың да якты. Бәхетең үз кулыңда!”
Шул арада киләсе тукталышны игълан иттеләр. Кәҗә сакаллы бабай кинәт урыныннан сикереп торды да, ялт кына ишеккә юнәлде. Барган җиреннән шып туктап Мәдинә ягына борылды да: “Кызым, кара чәчле, кара күзле хатыннан саклан! Намаз сине коткарыр!” – диде дә, мизгел эчендә автобустан төшеп калды карт.
Шул арада ишекләр ябылды. Бабайның кай тарафка юл алганын күрми калды Мәдинә – тын алганчы юк та булды. “Һмм, бигрәк сәер карт булды әле бу”, – дип үзалдына елмаеп куйды кыз. Бу хакта оныткан иде инде, бүген әллә каян гына келт итеп исенә килеп төште...
Гаиләләре белән яңа фатирга күчкәннәренә ике-өч ел Мәдинәләрнең. Шул яңа фатирга күчкәннән соң вакыт-вакыт ишек төбендә чүп-чар таба алар. Башта тиенле акча чәчеп киткәннәр иде. Берәр күрше ишектән чыкканда кесәсе тишек булып, йә сумкасын җайсызрак аударып, тиеннәре чәчелгәндер, дип уйлады хатын. Акчаны учы белән генә җыйды да үз фатирлары ишегеннән читтәрәк бер өемгә өеп куйды – акча хуҗасы күргәч, алыр, – дип уйлады ул. Шушы хәлдән соң гаиләдә акчага бәйле сәер хәлләр башланды. Әйтерсең дә аларның кесәләрен тишеп киткәннәр иде.
Алар зуррак әйберне – фатирны, машинаны акчаны бөртекләп җыеп, мая туплап алдылар, артык кредит-ипотека җыймадылар. Ә хәзер кесәдә акча тормый башлады. Йә машиналары ватыла, йә өйләрен су баса, йә башка күңелсезлекләр килеп чыгып, чыгымнар кирәк булып куя, йә яңа алган кием-салым көтмәгәндә ертылып китә... Кыскасы, җыеп бару түгел, үзләренә көч-хәл белән генә җиткерә торган булдылар.
Әй лә, акча – кәгазь ич ул, керә тора – чыга тора; җан тынычлыгы булсын да, сәламәтлек булсын, дип, артык хафаланмадылар алар, вак-төяк мәшәкатьләргә исләре китмәде – баш исәнлеге кирәк!
Шушы вакыйгадан соң беркадәр вакыт үткәч, фатирларының ишек төбенә пакетка төрелгән чүп ташлап киткәннәр иде. Берәрсенең чүп савытыннын төшеп калгандыр, игътибарсызлар бар инде, дип уйлады Мәдинә. Әмма мондый хәлләр тагын-тагын кабатлангач, йортның ватсаптагы төркеменә язып җибәрде, “игътибарлырак булсагыз иде, күршеләр”, дип мөрәҗәгать итте ул. Әмма чүп иясе табылмады, мондый чүп ташлаулар тагын кабатланды. Бер юлы, кызыксынып, ташлап калдырылган пакетны ачып каррага булды хатын.
Кат-кат төрелгән төргәк эченнән кап-кара чәчләр, пычрак тырнаклар тырпаеп күренеп тора иде. Юл уңаеннан чүп савытына илтеп салды аны Мәдинә. Шул хәлдән соң юктан гына да гел хәле китә торган булып калды. Иң якын дус кызына сөйләгәннән соң: “Тәгаен бозым ясаганнар сиңа! Әйдә, бик яхшы өшкерүчегә алып барам!” – дигәненә җавап итеп көлде генә Мәдинә, андый хорафатларга, сихер-михер, бозым-фәләнгә чын-чынлап ышанмый иде ул. Аннан соң, кем барсын мондый ямьсез адымга – аларның берәүгә дә явызлык эшләгәне юк лабаса: хәрәмләшмиләр, кеше хакын ашамыйлар, үз юллары белән баралар...
Бер ял көнендә иренең әти-әнисе янына төп йортка өй юарга кайтты Мәдинәләр. Инде эшләрен тәмамлап, иң почмактагы тартмага кире әйберләрне тутырганда кулына бер альбом килеп керде. Кызык, мондый альбомны моңарчы күргәне юк иде әле аның. Кич белән шул альбомны карарга утырды Мәдинә. Менә иренең бала чагы, үсмерлек чагы, кызлары бигрәк атасына охшаган икән лә, әй! Монысы мәктәпне тәмамлаган көндер, бусы студент вакыты... Шул фотолар арасыннан бик чибәр кыз фотосы килеп чыкты. Янып торган кап-кара күзле, кап-кара чәчле, кабарынкы иренле бу кыз таныш кебек тоелды Мәдинәгә. Әмма кем икәнлеген, кайда күргәнлеген исенә төшерә алмады. Каенанасы ишектән кереп килә иде, аннан: “Әни, кем бу?” – дип сорады. “Бу кыз улымның артыннан калмый тагылып йөргән иде. Өйгә дә әллә ничә килде, бик бәйләнчек иде. Исемен хәтерләмим. Кара, каян килеп фотосы сакланган икән”, – дип җаваплады.
...Тиздән Халыкара хатын-кызлар көне, бәйрәм алдыннан чәчләрен кистереп, буятып алырга уйлады Мәдинә. Чәчтараш булып эшләүче танышы янына күптәннән сугылганы юк иде.
Алдан язылып куйган вакытка салонга барып керде һәм сискәнеп китте – иптәш кызы янәшәсендә чәч кисүче хатын – ул иде! Каенанасы йортында фотодагы кыз, дөресрәге хәзер инде урта яшьләрдәге хатын иде бу. Дөрес, чәчләрен алтынсу төскә мандырган, күз төпләрендә җыерчыклар барлыкка килгән, шактый юанаеп киткән, әмма кара күзләре тәгаен шул иде. Бер-берсенә текәлеп карап торды ике хатын, әмма дәшмәделәр. Ул кара күзләрдә бөтен дөньясына, язмышына, кешелеккә булган бәхетсезлек, канәгатьсезлек, нәфрәт чаткылары ук булып Мәдинәгә төбәлгән иде.
Берничә көннән Мәдинә намазга басты...
Ландыш Тимерова.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар