16+

«Әти-әниемә кирәк булмадым, абыем аякка бастырды»

Безнең күршедә яшәүче үсмер егет авариягә эләгеп, йөри алмый торганга әйләнде. Табиблар өметне төптән өзмәде, әмма аны аякка бастыру өчен вакыт һәм теләк, күпмедер дәрәҗәдә акча да кирәк иде. 

«Әти-әниемә кирәк булмадым, абыем аякка бастырды»

Безнең күршедә яшәүче үсмер егет авариягә эләгеп, йөри алмый торганга әйләнде. Табиблар өметне төптән өзмәде, әмма аны аякка бастыру өчен вакыт һәм теләк, күпмедер дәрәҗәдә акча да кирәк иде. 

Ярты еллап егет өеннән дә чыкмады. Дөресен генә әйткәндә, әти-әнисе аңа кул селтәде. Шул ярты елда әтисенең бер генә тапкыр да ул егетне урамга алып чыгып йөрткәнен күргәнем булмады. Кызгана идем ул малайны. 

Берсендә үсмерне бер ир фатирдан алып чыгып барганын күрдем. Ул ирне элек тә сирәгрәк булса да күргәнем бар иде. Мин чүп түгәргә чыгып бара идем. Лифтта аларга юл бирдем. Күрше хатынының энесе икән. 
“Апа Азатка бөтенләй дә игътибар бирми. Үземә алып китергә булдым әле. Аякка бастырасы иде үзен”, – ди бу ир. 

Шул очрашудан соң бу ир дә, үсмер дә күренмәде. Азатны мин биш еллап вакыт узгач кына паркта очраттым. Үсеп, егет булган һәм... аякка баскан! Аның өчен бик сөендем әлбәттә!

“Абыйны безнең гаиләдә бик яратып бетермиләр иде. Гаиләсе булмады, кызлар яратты. Кызлар да аны чит итми иде. Шуңадырмы берсен генә сайлый алмагандыр да инде. Минем белән фаҗига килеп чыккач, көн саен шалтыратып хәлемне белеп торды, яныма килгәләп йөрде. Әти-әнинең миңа мөнәсәбәтен күреп, йөрәге әрнегәндер инде. Шуңа үзенә алып китте дә. Акчасын да, вакытын да кызганмады. Мине аякка бастыру өчен бик күп көч һәм акча түкте, әллә нинди кыйммәтле дарулар алды, гел клиникаларга йөртте. Һәм менә мин аякка бастым! Минем чын гаиләм – ул абый, Табып үстергән әти-әнием түгел”, – диде Азат. 
Тормышта шундый хәлләр дә була икән. 

Гөлсинә Нәфыйгова.

Фото: pixabay.com.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уз балан узеннэн артык була микэнни ул? Бармакнын кайсын тешлэсэн дэ авырта бит.

    Мөһим

    loading