16+

Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык

Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.

Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык

Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.

Электән туганнар белән җылы мөнәсәбәттә без, һәрвакыт күрешеп, аралашып торабыз. Шундый җылы очрашуларның берсендә өчтуган абыема гашыйк булдым. Ул миннән өлкәнрәк, мине бары тик сеңлесе итеп кенә кабул итә. Безгә килгән саен аңа карап туймый идем, күзем гел шунда булды. Хәтта төшемә керә иде ул.

Инде үсеп буй җиткәч, без – яшьләр әти-әниләрсез генә күрешә башладык. Мин дә институтны тәмамлаган, тәмам формалашып беткән чибәр кыз булып үстем. Бервакыт табигать кочагына бардык, анда теге туганым да бар иде. Менә шунда ул миңа башка төрле итеп карады, кич буе янымнан китмәде. Башта качып-посып кына очраша идек. Ә миңа өйләнергә теләвен әйткәч, әниләргә дә әйтергә туры килде. 

Күптән түгел өчтуган абыем белән никах укыттык. Бик бәхетле булып яшибез. Миңа калса, ике арада ярату, мәхәббәт булса, туганлык җепләре ул хисләрне тагын да ныгыта.

Алсу Д.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бабббаларарыгызсэламэт булсын

      Мөһим

      loading