16+

« Түгәрәк кенә булгансың!»

Булачак ирем белән очрашып йөргән вакытта, сәламәтлегем белән җитди проблемалар барлыкка килде дә, гормональ даруларга эчә башладым.

« Түгәрәк кенә булгансың!»

Булачак ирем белән очрашып йөргән вакытта, сәламәтлегем белән җитди проблемалар барлыкка килде дә, гормональ даруларга эчә башладым.

Алар тәэсире аркасында бик нык тазардым. Әйтик, авырлыгым элек 60 кило булса, хәзер инде 85 килограмм чамасы. Бөтен киемнәремә сыймый башладым. Шуңа кеше арасына чыгарга да оялдым. Егетемнең дә бүген-иртәгә хуш дигәнен көтеп йөрдем. Ләкин ул минем белән араны өзмәде, киресенчә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин ризалыгымны бирдем, ул миңа көн саен: "Син дөньядагы иң чибәр кыз", дип смс җибәрә иде.

Туебыз үтте. Ниһаять, савыккач, даруларны эчми башладым. Киредән үз формама кайттым. Туй фотоларыбызны карап утырганда, ирем кинәт: "Кадерлем, карале, син нинди матур, түгәрәк кенә булгансың! Мин моны сизмәдем дә. Битең дә нинди түгәрәк кенә булган. Ә хәзер әнә ничек ябыгып калдың", дип үртәп тә алды. Кыскасы, ярата икән, сездәге үзгәрешләрне сизмәячәк. Сезгә яратылган кеше, бары сезнеке генә булачак. Ниндидер сәбәп табып, кимсетергә генә тора икән, димәк, сезнең кешегез түгел. Үзегезне яраткан кешегә кияүгә чыгыгыз, кызлар. 

Ләйсән. Буа.
Фото: ru.freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading