16+

Түзсен генә ана йөрәге...

Апас районы Чирмешән авылында гомер кичерүче Һилалия апа Әскәрова 1940 елны Газизҗан абый белән Рәйсә апаның көтеп алган кызлары булып дөньяга аваз сала. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, аның да әтисен яу кырларына алып китәләр. Рәйсә апа өч сабыен җитәкләп ялгызы торып кала. Кечкенә Һилалиягә яшь ярым була ул вакытта. Бәхеткә,...

Түзсен генә ана йөрәге...

Апас районы Чирмешән авылында гомер кичерүче Һилалия апа Әскәрова 1940 елны Газизҗан абый белән Рәйсә апаның көтеп алган кызлары булып дөньяга аваз сала. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, аның да әтисен яу кырларына алып китәләр. Рәйсә апа өч сабыен җитәкләп ялгызы торып кала. Кечкенә Һилалиягә яшь ярым була ул вакытта. Бәхеткә,...

Апас районы Чирмешән авылында гомер кичерүче Һилалия апа Әскәрова 1940 елны Газизҗан абый белән Рәйсә апаның көтеп алган кызлары булып дөньяга аваз сала. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, аның да әтисен яу кырларына алып китәләр. Рәйсә апа өч сабыен җитәкләп ялгызы торып кала. Кечкенә Һилалиягә яшь ярым була ул вакытта. Бәхеткә, әтиләре Газизҗан абый яраланып булса да, сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Гаилә әти кеше кайткач, тагын да зурая, тагын биш бала туа.
Гомер үтә, Газизҗан абый белән Рәйсә апа да балаларын тормыш юлына чыгара башлый. Яраткан кызлары Һилалия дә үзенең сөекле ярын таба, Фаратка тормышка чыга. Әти-әниләре кебек алар да газиз җимешләрен, биш баланы үстереп, тормыш юлына чыгарып җибәрәләр.
Олы кызлары Резеда каты авырудан соң вафат булгач, бик кайгыра Һилалия апа. Кечкенә оныгы ничек үсәр?
Тик әле бу кайгыларның башы гына булган икән. Кызларын җирләп ике ел узганнан соң, аны бер сүздән аңлаучы, таянычы булган тормыш иптәше Фарат абый кинәт кенә якты дөньядан китеп бара. Әкренләп көннәр үтә, инде тормыш иптәшенең елын уздырырга әзерләнә башлыйлар. Тик кайгы дигәнең, каһәр суккыры, һаман бер кешегә бәйләнә икән ул. Кыш уртасында авылда Һилалия апаның төпчек улы Айратны кыйнап үтереп, асып киткәннәр дигән хәбәр тарала. Чечняда хезмәт итеп исән-сау кайткан егетне, акчасын алыр өчен, Әмәт бистәсе хулиганнары кыйнаган була. Бернәрсә дә ала алмагач, аны үтереп, асып китәләр. Таза гәүдәле Айрат өч адәм актыгына каршы озак көрәшкән, тик җиңә алмаган. Күп кайгыларны үз йөрәге аша кичергән ана аяктан егыла. Вакыт үтә тора, инде Һилалия апа тынычлана төшә, ачы хәсрәтләрне йөрәгенең бер почмагына бикләп куя. Тик алар әкрен генә үзләрен сиздерә башлый, ул еш авырый, дәваланырга туры килә. Әмма шулай да авыруларына каршы көрәшерлек көч табып яши. Күңеле тулганда балаларының рухына багышлап бәетләр, күршеләренә, туганнарына рәхмәт йөзеннән шигырьләр иҗат итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading