16+

Япония пенсионерларын өйдә тотам димә

Быелгы Өлкәннәр декадасы тәмамланырга да инде бер көн калып бара. Өлкәннәр бәйрәмен үткәрү турындагы карар БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә кабул ителә. Беренчеләрдән булып аны Европада, соңрак исә Америкада, аннан соң гына бөтен дөньяда билгеләп уза башлыйлар. Өлкәннәр көнен Скандинавия илләрендә аеруча киң колачлы итеп үткәрәләр. Бу...

Япония пенсионерларын өйдә тотам димә

Быелгы Өлкәннәр декадасы тәмамланырга да инде бер көн калып бара. Өлкәннәр бәйрәмен үткәрү турындагы карар БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә кабул ителә. Беренчеләрдән булып аны Европада, соңрак исә Америкада, аннан соң гына бөтен дөньяда билгеләп уза башлыйлар. Өлкәннәр көнен Скандинавия илләрендә аеруча киң колачлы итеп үткәрәләр. Бу...

Быелгы Өлкәннәр декадасы тәмамланырга да инде бер көн калып бара. Өлкәннәр бәйрәмен үткәрү турындагы карар БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә кабул ителә. Беренчеләрдән булып аны Европада, соңрак исә Америкада, аннан соң гына бөтен дөньяда билгеләп уза башлыйлар. Өлкәннәр көнен Скандинавия илләрендә аеруча киң колачлы итеп үткәрәләр. Бу көнне телевидение һәм радиодан өлкәннәргә ошаган тапшырулар гына күрсәтәләр. Шулай ук күптөрле фестивальләр, конгресслар, бик күп хәйрия акцияләре дә уздырыла. Ә менә Япониядә Өлкәннәр көне сентябрьнең өченче дүшәмбесендә үткәрелә. Япониядә әби-бабайлар үзләренең актив, бик хәрәкәтчән булулары белән аерылып тора. Биредә уртача гомер озынлыгы 80 яшькә тигез. Япониядә өлкәннәр, пенсиягә чыгуга ук, әле тормышка ашарга өлгермәгән хыялларын чынбарлыкка әйләндерә башлыйлар: кем сәяхәт итә, кем, күптәннән теләгән белгечлеген үзләштерү өчен, яңадан укырга керә, икенчеләр исә телләр өйрәнә башлый. Бездән аерылмалы буларак, Япония пенсионерлары гел хәрәкәттә. Алар тауларга да үрмәли, бассейн һәм тренажер залларын да үз итә. Ә җәяү йөрүчеләр Япониядә санап бетергесез. Бу яктан алардан үрнәк алырга була.
Бүгенге көндә Казанда яшәүче һәр өченче кеше өлкәннәр сафында тора. Башкалада барлыгы 317792 пенсионер исәпләнә. Бу - барлык халыкның 27 проценты дигән сүз. Әби-бабайларыбызга булган игътибар, алар өчен оештырылган кызыклы чаралар, спорт ярышлары Өлкәннәр ункөнлеге белән генә тәмамланмасын, ә аларның тормышын һәрдаим ямьләндереп торсын. Бездә яшәүче өлкәннәрнең дә әле чынга ашарга өлгермәгән хыяллары гомер көзендә чынбарлыкка әйләнсен һәм аларга моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылсын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading