...Егете белән талашканнан соң, Ләйлә бик озак аңына килә алмады, йөрәктә үпкә катыш сагыш тулган иде. Ничә ел дәвамында очрашып йөргәннән соң да егетенең иң якын дус кызы белән хыянәт итүен ишетүе бик авыр булды. Әнисе баласының боегып йөрүен, еш чирләвен күргәч, Сочидагы шифаханәгә юллама сатып алды һәм Ләйләне ял итәргә җибәрде.
Альберт Каюмович көзге алдында бик озак басып торды, әле бер күлмәген кия, әле икенчесен алыштыра, ичмасам, кара бөдрә чәчләрен дә тыңлатып кына булмый, тарап кына куясың, тырпая да чыга.
– Улым, эшеңә соңга каласың, – ашханә бүлмәсеннән әнисенең тавышы ишетелде.
– Әйе, әни, хәзер чыгам инде, – диде егет сәгатенә күз салып.
Әле яңа гына университет тәмамлап урта мәктәпләрнең берсенә физика, математика укытучысы булып урнашкан Альберт Каюмович дәресләренә җентекләбрәк әзерләнә башлады, балаларның дикъкать белән сине тыңлап утырулары, кызыксынулары, сорау бирүләре өчен чын күңеленнән куана, үзе дә балалар сыман шатлана иде. Беренче мәлдә мәктәп диварларына күнегүе бик авыр булды яшь белгечкә, дәресләрдән соң калып, төне буе план төзисе, дәфтәр тикшерәсе бит. Әллә соң башка һөнәргә кереп китәсеме дип тә уйлаган вакытлары күп иде. Әмма укучыларының кызыксынулары, сораулар яудырулары яшь егетне тулысы белән катлаулы һәм кызыклы белем дөньясына алып кереп чумдырды. Ул алар белән шаярта, аралаша, предметына, галимнәр тормышына кагылышлы төрле кызыклы тарихлар сөйли.
Ә дөресен әйткәндә, Альберт Каюмовичның күңел түрендә хәтта үз-үзенә дә әйтергә ояла торган яшерен сере бар. Бу аның көзге алдында ярты сәгать буе хәзерләнүенең дә чын сәбәбе булып тора.
Кара күзләр. Күңелеңне айкап чыгара торган, иң тирән тибрәнүләр уята торган кара күзләр. Хәтта коточкыч төштә дә мондый хәл булырга мөмкин түгел дип күз алдына да китерергә дә курка укытучы егет. Кара күзле кыз тугызынчы сыйныф укучысы, һәрчак пөхтә киенгән, сыйныфташлары белән ачылып китеп, башка кызлар сыман чытлыкланып та көлми. Тәнәфес вакытында сумкасыннан альбомын чыгара да һәрчак рәсем ясый. Альберт аңа сирәк эндәшә, хәтта дәрес вакытында сорау, яисә такта янына чыгуын да таләп итәргә шүрли. Ә укучы кыз аны игьтибар белән тыңлый. Физиканы бик яхшы белә, кайчакта үзе теләп сораулар бирә шул ул. Менә шунысы укытучы егет өчен иң зур сынау. Аның сорауларына тотлыкмыйча, кызармыйча, тыныч тавыш белән җавап бирергә дә кирәк бит.
– Ул бала гына әле, – дип үз-үзен битәрли егет. – Бала, үсмер, төшемә кереп изалаучы кыз бала.
Каян килеп чыкты бу җүләр гашыйклык? Үсмер чагында төшләрендә күргән иде ул аны. Ләкин бу бит саташу. Мондый хәл була алмый, ләкин чынбарлыктан да качып, котылып булмый.
Егет өенә кайтты, китап киштәсен актара башлады, иске дәфтәр, көндәлекләр һәм рәсемнәрне барлады. Әнисе барысын да саклый икән бит, ул пенсиядә булса да әле дә мәктәптә укытучы булып эшли, төгәллекне, тәртипне ярата. Улының балачагы белән бәйле булган һәр истәлек-хатирәне кадерләп саклый, күрәсең. Шулай берара дәфтәр, альбомнарны барлый башлагач, идәнгә бер рәсем килеп төште, моннан ун ел элек ясалган рәсемнән Альбертка теге укучы кыз карап тора бит. Әнә нинди чем кара, түгәрәк күзле бит ул. Егет идәнгә утырды, хыялый күке, күземә күренә, бар җирдә дә мине эзәрлекли бу күзләр. Мин ахмак, диде ул үзенә, мин авыру, мине җәмгыятьтән, балалардан аерырга кирәк. Мин ул балага табынам, аның белән яшим, аның турындагы уйлар белән йокыга китәм, бу бит бер дә дөрес түгел, дип үз-үзен шелтәләп алды.
Әмма йөрәккә әмер биреп буламыни, Альберт яңа көч белән яңа көнне каршы алырга, дәрескә, теге төштәге кыз белән очрашуга әзерләнә башлый...
Кара күзләр үзе тарта, тирән утка кертеп сала, әллә аларда яшерен тылсым бар?! Кайчакта дәрес вакытында укучы кыз яныннан үтеп киткәндә, Альбертның бер генә секундка тынып каласы аның күзләренә тутырып карыйсы килә, әмма укытучы егет үз хыялларыннан үзе үк тыелып, оялып кала. Аны бер күрүе җитә, егеткә ул көнне канат куйганнармыни, очып йөри, хыял диңгезенә чумып, хәтта күңеленнән аның белән сөйләшеп тә ала.
Бервакыт кич дәфтәрләр тикшереп утырганда, Альберт теге кара күзле кызның дәфтәрен кулга алгач, тынып калды. Битләрен ача алмыйча читкә этәрде, әмма ниндидер көч аны янәдән әлеге дәфтәрне кулына алдырды. Аның иң ахыргы битендә рәсем ясалган иде. Егет үзен шундук танып алды, каушады, малайларча кызарынды. Асылда, ул күңеле белән әле һаман да малай гына, ә алар өчен олы яшьтәге абый, укытучы, Альберт Каюмович ...
Шулай бер уку елы үтте. Ул дәрескә йөгерә, кара күзле дәрестә тыныч кына утыра, йә рәсем ясый, йә аңа борылып карамыйча күзләрен читкә этәрә, кайчак кара күзләре белән Альбертка җитди караш ташлый.
...Кечкенә чактан ук бергә уйнап-үскән, әти-әниләре күптән кавыштырып куйган күрше кызы Зөлфия соңгы арада ешрак керә башлады Альбертларга. Әнисе дә башлы-күзле булырга кирәк, оныклар тәрбияләп, лаеклы ялда утырасым килә, дип егеткә басым ясый башлады. Җәйге каникуллар якынлаша. Димәк, нидер уйларга, җитди карарга килергә кирәк. Болай ут эчендә яшәүнең мәгьнәсе бар микән соң?
Егет мәктәптән китәргә карар кылды, сөйгәнен үзе янында тоярга, тотынырга түгел, хәтта карарга да көче юклыгына инанган иде ул. Мәктәп директоры калырга үгетләде, ләкин ул булдыра алмады, гаилә хәлләре буенча китәм, диде.
...Егете белән талашканнан соң, Ләйлә бик озак аңына килә алмады, йөрәктә үпкә катыш сагыш тулган иде. Ничә ел дәвамында очрашып йөргәннән соң да егетенең иң якын дус кызы белән хыянәт итүен ишетүе бик авыр булды. Әнисе баласының боегып йөрүен, еш чирләвен күргәч, Сочидагы шифаханәгә юллама сатып алды һәм Ләйләне ял итәргә җибәрде. Компьютер белгече булып эшләгән, көне-төне өстәл артыннан тормыйча эшләгән яшь кызга иң яхшы ял иде бу, уйлану, алга таба планнар кору өчен иң кулай вакыттыр, мөгаен. Ә бәлкем, тормышта нидер үзгәртү таләп ителәдер. Юкка гына килеп чыкмады бу ял.
Диңгез ярында ялгызы гына йөргән ирне Ләйлә шунда ук таныды.
Ун елдан артык вакыт үтте, озын буйлы, төз гәүдәле Альберт Каюмович әллә ни үзгәрмәгән. Әлеге укытучы Ләйләнең беренче һәм чын мәхәббәте иде. Кыз моны еллар үтү белән аңлый килде. Хәтта таныш-белеш егетләрдә дә аның чалымнарын эзләде. Хәтта элекке егете Рафаэль белән дә укытучы абыйга ошаганга күрә очрашып йөри башлады. Альберт Каюмовичны эзләүдән, аны табарга өмет баглаудан арыган иде кыз. Шуңа күрә бу мәгънәсез очрашып йөрүләр берәүгә дә кирәк түгел булып чыкты.
Яр буйлап ашыкмыйча гына уйланып барган ир артыннан күзәткән кыз аның һәр адымын саный башлады, йөрәге сикереп чыгардай булып типте, бөтен тәне белән калтыранып куйды. “Акылдан шашам ахры!” – дип уйлады ул. Үзен чеметеп тә алды. Юк ла, төшемдә түгел бу, өнемдә.
«Артыңа борылып кара әле, зинһар, башыңны бор, мин монда, күрче мине, үтенәм синнән», – дип пышылдады Ләйлә дерелдәгән иреннәре белән.
Гомер юллары аерым, төрле дулкында агып, еллар үтсә дә, күңеленең иң тирән җирендә әнә шул төшендәге кара күзле укучы кыз образы яши иде Альбертның. Яраткан эшен, укучыларын ташлап, зур шәһәргә күченсә дә, ул һәрчак аның янына ашкынды. Күрше кызы Зөлфия белән гаилә корып карады, әмма үз-үзеңне, тормыш иптәшеңне алдап яшәүдән дә авыррак нәрсә бар микән. Өч ел яшәгәннән соң аерылышты алар. Беренче, самими, чын сөю утына салган кара күзле кызны сагынып яши бирде ир, күңеле белән яз көтте. Әнә диңгезгә ял итәргә килгәч тә, һич уеннан чыкмый теге укучы кыз. Аның белән бергә хыялларына үрелеп атлый.
Ләйлә түзмәде, укытучы абыйсы – Альберт Каюмович артыннан чапты. Ир шундук танып алып кызны. Ләйлә аны кочып алгач та, ир кызарынып куйды.
– Мин сине беркайчан да җибәрмәячәкмен хыялымда йөрткән, саташкан кара күзләрем минем, – дип пышылдады ир каршында тын да алмыйча басып торган Ләйләсенә. Альберт кызның битен ике кулы белән кысып күзләренә карады, кыз да җавапка елмайды. Еллар, аралар белән сыналган, тикшерелгән тыелгысыз, көчле мәхәббәтләре мәңге сүрелмәс һәм сүнмәс аларның.
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар