16+

Үз татарым бетмәс әле

КФУның журналистика һәм социология факультеты студентлары, Казан урамнарында йөреп, 18 яшьтән алып 22 яшькәчә булган 300 казанлы белән социологик сораштыру уздырдылар. Нәтиҗәдә күп кенә кызыклы фактлар билгеле булды.

Үз татарым бетмәс әле

КФУның журналистика һәм социология факультеты студентлары, Казан урамнарында йөреп, 18 яшьтән алып 22 яшькәчә булган 300 казанлы белән социологик сораштыру уздырдылар. Нәтиҗәдә күп кенә кызыклы фактлар билгеле булды.

Сораштырылганнарның 63 проценты әти-әниләренең үзара мөнәсәбәтләрен үрнәк булырлыкка санамыйлар. «Ник дигәндә, балалар ата-аналарының кычкырыш-бәхәсләрен, алар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны күрәләр, еш кына аларда катнашалар да бит», - ди психолог Розалия Белошапко. Бу инде, әлбәттә, аларның психикаларында чагылыш тапмый калмый. Әмма шунысы кызыклы, әти-әниләренең үзара мөнәсәбәтләрен әллә ни яхшыга санамаган яшьләрнең берсенең дә ялгыз каласы килми. Күпчелек 22-25 яшьтә гаилә коруны хуп күрә. «Бу яшькә җиткәндә кешенең физиологик үсеше тәмамлана, кызлар әни булырга тели башлый. Күпчелеге тулы сексуаль тормыш белән яшәүгә күчә», - ди Розалия Белошапко.
Сораштырылганнарның өчтән бер өлеше гаилә кору яшен 26-30 яшьләр аралыгында күрә. Беренче урынга матди хәл һәм карьера үсешен куя икән яшьләр. Тормыш ваклыкларына күмелергә ашыкмыйча, «үзең өчен яшәп калу» төшенчәсе дә ят түгел аларга. Әмма мондыйлар, вакытында гаилә кормаганлыктан, соңыннан еш кына ялгызаклар сафын тулыландыра.
Сораштырылган яшьләрнең 60 проценты башка дин кешесе белән гаилә коруга каршы. Ике милләт, ике дин кешесе кушылудан туган гаиләләрне яшьләр уңышсызлар исәбенә кертә.
Бу фикергә күпсанлы танышлары мисалларыннан чыгып килүләрен дә яшермиләр. Яшь казанлыларның шундый акыллы нәтиҗәләр ясаулары шатландыра, билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading