16+

"Үзем төрмәләрдән әйләнеп кайтканчы, улымны зинһар ташламагыз"

Кулына тимер богау кидерәсе тикшерүчеләр тәкъдире белән “бәхәсләшә”, алда салкын изолятор көтә, ә идәндә иренең канга баткан җансыз гәүдәсе суынып килә... Томанлы хәтерендә кара бер нокта сыман ул көн.  

"Үзем төрмәләрдән әйләнеп кайтканчы, улымны зинһар ташламагыз"

Кулына тимер богау кидерәсе тикшерүчеләр тәкъдире белән “бәхәсләшә”, алда салкын изолятор көтә, ә идәндә иренең канга баткан җансыз гәүдәсе суынып килә... Томанлы хәтерендә кара бер нокта сыман ул көн.  

“Күпме изелде бит...”
– Мин иремне үзем үтердем... Юк, теләп эшләмәдем, сизми калдым. Бик рәнҗеткәч: “Җитәр инде...” – дип кулым гына селкедем. Кулым буш түгел иде... Улымны күтәреп күршеләргә кереп йөгергәнмен. Төштә генә кебек... Ләкин төшне хәтерлисең, ул көнне юк. 

Сүзләрен бик авырдан әйтте Наталья. Хәтер җебен сүтү, җиңелләрдән түгел, күрәмсең. Зиндан юлына этәргән бәхетсез көннәрен исә бигрәк тә. Тумыштан сукыр улын күршеләре кулына биргәндә Наталья Пиговаеваның тетрәгән иреннәре ике генә сүзне әйтергә җитешә.
– Үзем төрмәләрдән әйләнеп кайтканчы, улымны зинһар ташламагыз, дигәнмен. Туган-тумачам юк, ятим үстем. Мин бер ялгызым. Улымны әллә күрә ала идем бүтән, әллә юк, – ди әңгәмәдәшем.    

Арча районының Югары Оры авылын әйтерсең лә ут каба: “Җәбер-золымның да бер чиге җитә. Натальяның түземлеге беткән... Күпме изелде бит, түзмәгән”, – диешәләр. Үз башына азынган ирне кызганмыйлар, юк, ничәмә еллар буена кыерсытылып яшәгән сукыр улы Дмитрий белән гаепсездән гаепле Наталья өчен әрниләр. Әти кешенең тумыштан сукыр улын типкәләлүләрен, коеп яуган яңгыр астына мәче баласыдай чыгарып атуларын, салкынга куып чыгаруларына күрше-күлән шаһит. Ишегалдында елап тилмергән мескен сабыйны кызганып, алып чыгып китүчеләр дә күршеләр. Капкадан керә алмаганда: “Тагын Диманы җәберли. Тизрәк кайт!” – дип фермада эшләүче Натальяга да алар каршы йөгергән.

– Әти бик начар кеше иде безнең. Бу сүзләрне үлгәнче әйтермен ахрысы. Белмим, бер кичерерменме мин аны?.. Әни эшкә бик тырыш минем, – дип сүзгә кушылды Дима. 

Якты дөньяны күрмәсә дә, кешеләрне ачык тоемлый ул. Бала хәтеренең үткәннәргә бәясе дә гадел. Кичергәннәре яра өстенә яра уйган.  
– Бүгенгебездән канәгать ич улым! – ди Наталья ханым. – Өебез җылы, утыбыз яна, зәңгәр ягулык кергән. Бакча тутырып яшелчә үстерәбез, кош-корт җитәрлек, терлек асрыйбыз. Күршеләребез бик ярдәмчел! Ике йортның эшен бергәләп эшлибез, алар миңа, мин аларга ярдәм итәм!..

“Ятимгә кадер юк”
Ирсез авыл тормышын җитеш итү җиңел түгел. Тормышлары күпләрнекеннән калышса да, яшәешләре шөкер!.. Чисталык, пөхтәлек, һәр җиһаз үз урынында.
– Мин Буаныкы. Чуаш кызы, – ди Наталья. – Әти-әниемне белмим. Үземне белгәндә Бөгелмә ятимнәр йортында идем. Рәнҗетмәделәр. Тәрбиячеләрне әни иттек. Укуым начар иде. Алдырып китә алмадым. Җиде яшемдә мине махсус мәктәпкә җибәрделәр. Чистай районына. 16 яшенә җиткәч, бездәйләргә үз көнеңне үзең көтәсе... Ятимнәр йортындагы кызлар Казанга чыгып китте, мин дә аларга иярдем. Аларны кабатлап: “Төзүче булам!” – дидем. 

Ике еллык училище, аннары төзелеш, штукатур-буяучы эше. Тулай торак. 1000 сумлык хезмәт хакы. Шул акчага сыешып яши үзе. Әгәр дә төзелештә дустының плитә астында калып үлүен күрмәсә, белмим тормышы нинди эздән тәгәрәр иде. 

– Курыктым да эштән киттем. Биектау районындагы танышларга кайтып, фермага сыер саварга кердем. Каз көтүе дә көттем. Ятимгә кайда да кадер юк, – ди Наталья.

Булачак ире белән дә ул шунда таныша. Апасы белән икесе янәшә сыер савалар. Тегесе киленлеккә күзәтә, Наталья яңа танышын дус итә. Апасы янына килгәч, Арнольд Натальяны беренче күрүдә ошата да, алып кайтып та китә. Кызны эретергә бер сүзе җитә. Назга, җылы сүзгә тансык ятим җанга күп кирәкми лә...

– Кайтып кердек, иске генә сап-салкын йорт. Әти-әнисе үлгән, кадерсез тормыш. Мунча юк иде. Мин сабырсыз түгел, күпкә түздем. Арнольд эчте... Аек чагында килешә идек, эчтеме безгә көн юк иде. Балта теленнән күп исән калдым. Салмыш көннәрендә үзем эшкә киткәндә баланы күршеләргә кертә идем. Гел кеше ишеген дә шакып булмый. Өзгәләнүләрем... Дима биш яшенә кадәр тәпи йөрмәде, аны мин юкта коеп яуган яңгыр астына типкәләп чыгара икән. Үзе өйдә... Бер йөрәккә өелә бит. Көннәрдән бер көнне түзмәдем... Тавык ите тураганда сөяк өстенә куеп, пычакка суга торган чүкеч белән кизәнгәнмен... Тик торганнан түгел, тәмам бәгырьгә төшкәч. Бер сугу җиткән. Ни булганын да белмим, хәтердән кисеп ташлаган кебек. Күршеләргә кереп йөгергәнмен. “Ашыгыч ярдәм”, полицияне дә үзем чакыртканмын. Авыл халкы мине яклады, – ди Наталья. 

Тимер читлек эчендә генә аңга килә ул. Анда да улын искә төшереп, кычкырып елап җибәрә. Ике ел бирәләр үзенә. Казан төрмәсенә билгеләнә.  

– Утырганда бер генә кисәтү дә алмыйча, башымны күтәрмичә эшләдем. Улым янына тизрәк чыгасым килде. Көн дә Диманы уйлап елый идем... Төрмәдә 260 мең сум акча эшләгәнмен. Анда акчаны кулга бирмиләр, җыелып бара. Иреккә чыккач та йорт эзләргә керештем, – ди Наталья. 
Ә төрмәдән ул туры улы янына кайта. Күргәч тә танымый тора. Биш яшенә тиклем күтәреп йөргән баласы тәпи киткән. Матурланган. Үскән!.. 
– Миннән соң аны Лаештагы ятимнәр йортына биргәннәр. Кәгазь эшләрен җәһәт көйләдем – чыгарып бирделәр. Җитәкләшеп салкын өйгә кайтып кердек... Үткәнемне уйламадым, артта калсын, дидем. Балам янымда булгач, мин бәхетле идем. Арча районы Сөрде авылында менә шушы нигезне 140 мең сумга сатып алдым. Беренче эш итеп, улымның күзләренә туфрак тузаны коелмасын дип, түбәсен эшләттем. Уты, суы кергән, нигезе җылы!.. Шөкер бүгенге көнебез!.. – ди Наталья ханым. 

“Көттем...”
Ятлар кулына калган Дима теге чакны көн дә әнисен көтә, билгеле. 
– Мине ташлап калдырмыйсын, килеп аласын белдем. Бик сагындым мин әнине, елый идем. “Әнине сакла!” – дип гел Аллаһыдан сорадым, – дип сөйли Дима. 
– Укытырга кирәк иде, якынрагы дип, Диманы кабат Лаешка илттем, интернатка. Үзем елыйм. Вакытлыча икәнлеген дә белеп торам. Йөрәкнең сызлый. Ул югында акылдан шашмас өчен рәсем ясарга керештем. Рәсемнәрем күп, – дип диварга эленгән рәсемнәргә ымлады әңгәмәдәшем. Чын рәссам эше диярсең. Һәммәсе дә җанлы, чын, матур!.. – Бәйрәм, каникул җитәме – алып кайтам, кирәкле әйберләрен гел илтә идем. Ләкин, тәртип ягыннан мактарлык интернат түгел ул. Усал холыклылары улымны гел кыерсыттылар. Бөтенесе дә кимчелекле, күрми торган балалар югыйсә. Улымның әле бер, әле икенче әйбере югала иде. Ә менә остазларына рәхмәт. Улым бик әйбәт билгеләргә генә укыды. Җырга сәләте ачылды, фортепьянода уйнарга өйрәнде. Концертларда катнаша иде, конкурсларга йөрде,. – дип сөйли Наталья ханым. 

– Татар телендә җырлау кыенрак. Моңлы җырларны күңел аша үткәреп, аңлап җырласаң гына матур килеп чыга. Авыл клубында концерт куйсалар, мине гел чакыралар, рәхмәт. Җырлавымны да яраталар. Елый-елый тыңлап утыруларын, ихлас итеп кул чабуларын күрмәсәм дә тоям бит. Әле без тирә-күрше авылларга да концерт куярга йөрибез. Сәхнәгә әни белән икебезне бергә чыгаралар. “Менә шушы талантлы егетне тәрияләп үстергән, иҗатын күтәрәсе килеп, җырларын өйрәнергә ярдәм итүче кеше – әнисе!” – дип зурлыйлар, бик куанам мин шуңа. Әнисез мин берни эшли алмас идем, – ди Дима.

“Мине кемгә калдырасың?”
Закир Шаһбан юлыннан баручы тагын бер моңлы сагыш иясе. Моңлы, йомшак тембрлы бәрхет тавыш үзендә! Ә чибәрлеге! Бер кимчелеге тулы бәхетеннән өзгән.
– Туганда 975 грамм гына иде... Казанда өч ай хастаханәдә яттык. 2275 грамм авырлыкны җыйгач кына өйгә кайтарып җибәрделәр. Аның күзләре күрмәгәнен башта белмәдек. 8 ай булгач, авыл фельдшерына әйттем. “Улыма нәрсәгә генә күрсәтсәм дә, исе китми...” – мәйтәм. Ул Казанга җибәрде. Шигемне раслады. Дима өч ай буе авырлык җыеп ятканда, ут яктылыгы күзен “яндырган”. Шул сәбәпле балам сукыр, операция дә ясарлык түгел. Теле ачылгач: “Әни, мин беркайчан да күрмиммени?” – дип өзгәләнеп сораганы исемдә, “Күрмисең улым...” – дидем, дөресен әйттем, – ди Наталья ханым. 

– Эч пошкан чакларда, ямансу. Көйсезләнеп тә куям. Көннәр, төннәр буе күрмәгәч бик авыр бит. Өйдә мин әнигә савыт-саба юарга, идән себерергә, вак-төяк эшләрне эшләргә булышам үзе. Урамга әнигә тотынып кына чыгам. Ул булмаса кулга таяк алам. Дусларым күп минем, якын-тирә авыл халкы да үз итә. Берсенең дә йөзләрен күрмәгәч, барыбер кыенрак инде, – ди Дима. 

Шәһәр фатирында яшәргә хыяллана. Ваннада суда ятып җебенергә кызыга. Әнисе белешмәләр дә җыеп караган. 
– Мин мәңгелек түгел бит, бер көн китәрмен... Шуңа кадәр  өйләндереп, фатирлы итә алсам, тынычлап үләр идем дә. Үлем сүзен ишетсә Дима елый башлый. “Мине кемгә калдырасың?” – ди. Туганнарсыз да бик кыен. Сигезенче сыйныфта укыганда бертуган апам эзләп тапкан иде. Әлмәт районында яши. Бик җылы хат язып салгач, янына бардым. Үз итмәде ул мине. Сөйләшер сүзебез дә никтер ялганмады. Чит кешеләр булып чыктык. Шуннан соң аралашамадык. Күршеләрем – туганымнан да якын, – ди Наталья ханым. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

7

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ии язмыш, кеше башыннан йори шул😨никадэр сынау 🥺барысы да яхшы булсын 🙏

    • аватар Без имени

      1

      0

      Ничеклар тузден, Гельнур боларны язганда???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Телефон номерларын языгыз элэ.Сейлешеп аралашырга.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Но бит Наташа уже дэ эчеп йори иде. Явный алкоголик белэн буталмаса ни булган?!

          Мөһим

          loading