16+

100гә атлаган аксакал

Күренекле шәхес, нәшир һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһап (Шиһабетдин) Шәрәфетдин улы Әхмәров һәм мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең апасы Әминәнең улы Үзбәк Әхмәров, узган ел ноябрьдә 99 яшен тутырып, 100гә чыкты.

100гә атлаган аксакал

Күренекле шәхес, нәшир һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһап (Шиһабетдин) Шәрәфетдин улы Әхмәров һәм мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең апасы Әминәнең улы Үзбәк Әхмәров, узган ел ноябрьдә 99 яшен тутырып, 100гә чыкты.

Үзбәк Шиһап улы - физиолог, невропатолог, биология фәннәре докторы, медицина фәннәре кандидаты. 1953-61 елларда ул Казанда табибларның белемен күтәрү институтында эшли, профессор. 1961-88 елларда Казан дәүләт университетында бионика лабораториясен оештыра һәм җитәкли. Нейрофизиология, невропатология, бионика буенча хезмәтләр авторы. 1995 елдан нәшер ителә торган «Hovitas» журналы мөхәррире.
Саф акылында булган, үз аяклары белән Казанның тарихи урыннарына, Идел буена, Киров дамбасына сәяхәткә мөстәкыйль йөрүче бу ветеран Сәйдәшне хәтерли, аның үзен иңбашына утыртып йөрүләрен искә ала. «Без Салих абыйны «Нәни абый» дип йөртә идек», - дип искә ала Үзбәк ага үзе. 1912 елны күренекле нәшир, журналист, бөтен гомерен татар мәдәниятенә багышлаган Шиһап Әхмәров Салих Сәйдәшевнең бертуган апасы Әминәгә өйләнә. Бу туйда, кияү егетенең иң якын дусты буларак, Габдулла Тукай да катнаша.
Яшьләр белән бергә аларның ике әниләре - Зөләйха белән Мәхүбҗамал апалар да яши. Алар тырышлыгы белән өйдә, яшьләрнең артык шаяруларына, үзләрен ирекле тотуларына каршы куелып, әхлакый тәртип, кырыслык атмосферасы булдырыла.
- Нәни абый (Салих Сәйдәшев. - Р.М.) әбиләрне дә, әтине дә бик хөрмәт итә иде, ул шаяртып та, җитди итеп тә: «Җизни нәрсә әйтер бит әле», - дия торган иде, әти барыбыз өчен дә абруйлы кеше булды. Нәни абый аның кырыслыгыннан, эшлеклелегеннән шүрли иде, - дип сөйли Үзбәк Шиһап улы. 1920 елларда Салих Сәйдәшев Оренбургта Шәрык музыка мәктәбен җитәкли, биредә үзенең беренче әсәрләрен иҗат итә. 1922 елны ул Казанга кайтканда, Үзбәк Әхмәровка 9 яшь була. - Салих абыйның кайтуы нур өстенә нур булды. Өебез шатлык, уен-көлке белән тулды һәм без - балалар - бу үзгәрешне шундук сизеп алдык. Ул вакытта безнең гаилә Икенче Тау (хәзерге Волков) урамында ике катлы йортта яши. Бу йортны гаиләдәгеләр «яшел йорт» дип йөртә. Без Салих абыйның Казанга кайтуын зурлап каршы алдык. Әти белән әнинең бу вакытта инде 3 балалары бар. Олысы - мин, Гөлнарага - 6, Җанбәккә - 1 яшь.
-Үзбәк Шиһапович, исемнәрегез үзенчәлекле, кем кушкан? - дип сорыйм.
- Ханнар исеме, әти кушкан, - ди ул. - Безнең белән бергә ике әби дә яши иде. Әтинең әнисе - Зөләйха әбине «Эхем-Эхем әби», әнинең анасы Мәхүбҗамал әбине «Нәни әби» дип йөртә идек. Өй зур, бүлмәләр күп. Зәйнәп апаның дусты - йомшак күнелле, бик тыйнак Валентина Мухина исемле туташ безгә мине рус теленнән һәм математикадан укытырга, хәзергечә әйтсәк, репетиторлыкка килеп йөрде. Әле дә хәтеремдә: алар Салих абый белән дүрт кулга Шопен вальсларын уйныйлар иде, - дип сөйли Үзбәк абый. Белгәнебезчә, 1925 елны Салих Сәйдәшев белән Валентина Мухина өйләнешәләр. 1926 елны аларның уллары Альфред туганнан соң, кан зарарланудан, Валентина вафат була.
Берничә йорт аша гына С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов белән «Сания» һәм «Эшче» операларын тудыруда бергә эшләгән В.Виноградов яши. Бергә аралашып яшиләр.
- Озын гомерле булу, сәламәтлекнең сере нәрсәдә, Үзбәк Шиһапович? - дим.
- Генетика, эчмәдем-тартмадым, гомерем буе җәй көннәрендә Казансуда су коенам, - дип җавап бирде аксакал. Медицинаның яңа ачышларын туплап нәшер ителүче «Novitas» журналына нигез салган Үзбәк Шиһап улы бүген дә журналны нәшер итүдә киңәшләрен бирә.
Бер гасыр гомер яшәп, илгә хезмәт иткән бу шәхес әле үз көчендә. Фатиры музейны хәтерләтә. Тормыш иптәше Дилбәр ханымны сагынып яши ул. Салих Сәйдәшев турында китап нәшер иткән Дилбәр Җамали кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр: Нияз - медицина фәннәре докторы, Рөстәм - медицина фәннәре кандидаты, Роза - педагогика фәннәре кандидаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading