16+

8 Март бүләге

Бу бәйрәм мине бик еракта калган яшьлегемә кайтарып, күңел түрендә сакланган хатирәләрне яңарта... Тиз генә әйләнеп кайтырмын дип, көн яктырганчы чаңгыга басып, юлга чыктым. Чаңгыда бик яхшы йөрсәм дә, юлсыз, кар көртләре өстеннән бару тиздән шабыр тиргә батырды. Алай да кире әйләнеп кайтырга уйламыйм - бүген 8 Март, командир приказын...

8 Март бүләге

Бу бәйрәм мине бик еракта калган яшьлегемә кайтарып, күңел түрендә сакланган хатирәләрне яңарта... Тиз генә әйләнеп кайтырмын дип, көн яктырганчы чаңгыга басып, юлга чыктым. Чаңгыда бик яхшы йөрсәм дә, юлсыз, кар көртләре өстеннән бару тиздән шабыр тиргә батырды. Алай да кире әйләнеп кайтырга уйламыйм - бүген 8 Март, командир приказын...

Бу бәйрәм мине бик еракта калган яшьлегемә кайтарып, күңел түрендә сакланган хатирәләрне яңарта...
Тиз генә әйләнеп кайтырмын дип, көн яктырганчы чаңгыга басып, юлга чыктым. Чаңгыда бик яхшы йөрсәм дә, юлсыз, кар көртләре өстеннән бару тиздән шабыр тиргә батырды. Алай да кире әйләнеп кайтырга уйламыйм - бүген 8 Март, командир приказын үтәргә кирәк! Кичә полковник В.Н.Чеботарев, безнең ярдәмче хуҗалыкта эшләүче ханымга тапшырырга дип, өч айлык хезмәт хакы акчасын һәм 8 Март бүләген тоттырып, машина белән юлга озаткан иде безне. Шофер белән озак кына азаплансак та, шәһәрчектән ерак китә алмадык - машина карга төшеп батты. Ярдәмче хуҗалыгыбыз Тоцк полигонының көнбатыш ягында, шәһәрчегебездән 18 километр ераклыкта урнашкан. Кыш көне анда юл юк. Ә шулай да далада ялгыз йортта инвалид баласын берүзе тәрбияләп яшәп ятучы хатын-кызга көтмәгәндә күчтәнәч китерүче табылса, нинди шатлык булыр иде. Шундый уйлар мине һаман алга әйди. Тоцк полигоны бик зур. Анда Советлар Союзының беренче атом бомбасы сыналды. Карлы җир өсте тип-тигез, кар өстеннән жәяүле буран гына йөгерә. Март аеның кары шундый инде - өсте каты, әмма бераз барасың да бот төбенә чаклы йомшак карга төшеп батасың. Адашмаска тырышып бара торгач, ялгыз йорт өстеннән һавага күтәрелгән төтенне абайлап алдым. Көтелмәгән кеше ишек ачып кергәч, хуҗа хатын бермәлгә аптырап калды. Конверт белән өч айлык акчаны һәм, кечкенә булса да, бүләкне кулына алгач, ирексездән күз яшләре бәреп чыкты. Ун ел эчендә кышкы чорда монда килеп чыгучы бер мин булганмын икән. Бер стакан чәй эчкәч, инде җилле кар бураны уйный башлаган кырга чыгып, кайтыр якка кузгалдым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading