16+

Ачуым килмәгәе!

8 Март алдыннан бөтен ир-егетләр кибеттән бүләк ала, сөйгәннәренә чәчәк ташый. Яраткан кешесенә дип акчаны кызганмый халык. Сатучылар арасында да бу тенденцияне уңышлы тотып алганнар.

Ачуым килмәгәе!

8 Март алдыннан бөтен ир-егетләр кибеттән бүләк ала, сөйгәннәренә чәчәк ташый. Яраткан кешесенә дип акчаны кызганмый халык. Сатучылар арасында да бу тенденцияне уңышлы тотып алганнар.

Гадәттә 150 сум торган 120 грамм «Рафаэлло» конфетлары гына да 250 сумга күтәрелгән. Чәчәкләрне әйткән дә юк. Сөйгәнем дә бу хәлләрне күрде дә: «Син миңа чәчәкләр алып, акчаңны туздырма, бәйрәмнәр үткәч, бәяләр төшкәч, күп итеп бүләк итәрсең!» - димәсенме! Чынлап та, мондый бәйрәмдә ир-атлар кызганыч. Якыннарымны бәйрәм белән ничек онытылмаслык итеп котлыйм икән дип күпмесе башын вата бит. Ә хатын-кызга ошаулы әйбер табасы да читен. Алар табигате белән бик нәзберек. Беренче караштан ук сиздермәскә тырышса да, күңеле булмаганны барыбер аңлыйсың.
Бер танышым сөйләвенчә, әллә нинди кыйммәтле, дип уйлап, бүләк биргән. Ни биргәнен әйтмим, алайса, кем икәнлеген таныш-белешләр белүе бар. Кыскасы, башта шатланган кебек булса да, бәйрәм үткәч, аның арзанлы әйбер икәнен күреп-белеп, сөйгәненең күңеле кайтканын аңлаган.
Сәүдә кагыйдәсе дә кырыс шул. Әгәр сорау зур булса, киресенчә, арзанаерга тиеш кебек югыйсә. Әмма берсе дә алай итми. Бәйрәм вакытында кемнеңдер акча эшләп каласы килә. Уйлап карасаң, бәйрәм дип кенә әйберне кыйммәтләтү әхлаксызлык кебек. Тик әхлак белән сәүдә һәрвакыт бергә йөрми шул. Бигрәк тә бездә - кыргый капитализм илендә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading