16+

Акны карадан аерыйк!

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Соңгы араларда республикабызда булган хәвефле хәлләр, эре җитештерү объектына шартлаткычлар ыргыту, дини бергәлек йортларын яндыруга омтылышларга бәйле рәвештә, халкыбыз кабат хафага төште. Димәк, иң куркыныч җинаять - террорчылык кабат баш калкыта.

Акны карадан аерыйк!

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Соңгы араларда республикабызда булган хәвефле хәлләр, эре җитештерү объектына шартлаткычлар ыргыту, дини бергәлек йортларын яндыруга омтылышларга бәйле рәвештә, халкыбыз кабат хафага төште. Димәк, иң куркыныч җинаять - террорчылык кабат баш калкыта.

Күп очракта террорчылыкны Ислам дине, мөселманнар белән бәйләргә омтылалар. Әмма бер дин дә тынычлыкны бозарга, халыкның җанын кыярга чакырмый һәм моны берничек тә хупламый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Мөселманнарның теленнән дә, кулыннан вә хәрәкәтләреннән дә мөселманнар һәм башкалар да имин булырга тиеш», - ди. Димәк, кайда да булса яманлык, башкаларның иминлегенә зыян китерә торган гамәл кылына икән, монда исламны гаепләргә ашыкмыйк. Әйе, «Әнә ул террорчы ислам динендә булган бит, намазын да укыган, Коръән дә йөрткән», - дип әйтерләр. Тик, җәмәгать, ак белән караны аеру зарур. Кеше җанын кыючы ул - җәллад, ил-халык иминлеген хәвефкә китерүче вәхши беркайчан да чын мөселман кешесе була алмый. Бәлки ул сәҗдәдә дә булгандыр, бәлки намазын да укыгандыр, әмма ул инде адашкан, бәлкем әле төзәлмәслек авыруга да әйләнгәндер. Ул үз-үзен контрольдә тота алмаслык хәлгә килгән, ягъни нәрсә эшләгәнен үзе дә төшенми. Әнә шундыйлардан Алла сакласын. Андый җинаятьчеләрне хәтта Кешеләр дип тә әйтергә тел әйләнми. Ничек инде сау-сәламәт кеше икенче берәүнең гомерен тик торганнан өзсен, булганны җимерсен, шартлатсын ди?! Террорчылык ул - җәмгыятьнең тамырына балта чабуга тиң. Андый җинаять кылганнарны Аллаһ Тәгалә беркайчан да ярлыкамас, киресенчә, андыйлар тәмуг кисәве булачаклар. Әмма, мөхтәрәм имамнар, башкала мөселманнары, безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Нинди дә булса тискәре дини агымнарга беркайчан да юл бирергә ярамый. Яманлык кылырга теләүчеләр төрле хәйләләргә керешергә, Исламның башка мәзһәбләрен ничек тә булса пропагандаларга омтылырга мөмкиннәр. Тик сайлаган юлыбыз бер, без - хәнәфи мәзһәбендә һәм шул юнәлештән беркайчан да тайпылырга тиеш түгелбез. Хәнәфи мәзһәбенә нигезләнгән мирасны саклаганда гына киләчәгебезне табачакбыз. Һәр сөйләгән сүзебез, вәгазьләребез, кылган гамәлләребез гавамга бары тик файда гына китерер диеп ышанам. Мәчет-мәхәлләләребездә халык белән очрашулар вакытында без һәрвакыт Ислам диненең тынычлык дине, ә инде террор гамәле кылучының дине дә, дене дә юклыгын анык белдерик. Шул ук вакытта башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәттә яшәү мәслихәт булуын һәрдаим аңлатып торырга, боларга бәйле рәвештә, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен мисалга китерергә тиешбез. Бигрәк тә яшь буын белән эшләү, алар белән төрле чаралар оештыру, Ислам диненең иң күркәм, чиста-пакь, һәрвакыт изгелеккә, игелеккә өндәүче дин булуын аңлату мәслихәт. Мөселманнарыбызга тынычлык сөю, башка дин тотучыларга хөрмәт, эшсөярлек һәм рухи-әхлакый камиллеккә омтылу кебек асыл сыйфатлар хас. Шул изге юлдан тайпылмыйча, халкыбызга хезмәт итәргә чакырам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading