16+

Алар урлый...

Кеше үз ихатасындагы бүрәнәне күрми, күршесе ишегалдындагы саламны тикшерә, дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгәндер инде ул...

Алар урлый...

Кеше үз ихатасындагы бүрәнәне күрми, күршесе ишегалдындагы саламны тикшерә, дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгәндер инде ул...

Бервакыт, барасы җиремә соңга кала язгач, такси чакырттым. Таксист абзый сүзгә юмарт булып чыкты. «Йортыңны бик тиз таптым, мин монда, төзелеш вакытында, каравылчы булып эшләгән идем. И-и, рәхәт тә иде инде безнең эшләр. Бер көн эшләп, ике көн ял итә идек, аена унбиш мең сум хезмәт хакы түләп бардылар. Акчаны вакытында алдык. Бик җылы урын булып чыкты ул сезнең йортларыгыз. Төзелеш материалларын китереп аударалар, шунда эшләүчеләр аларны аз-азлап үзләренә ташый башлый. Нәрсә кирәк, бөтенесе бар: обой дисеңме, линолеуммы, буяумы, кадакмы, шөрепме, сантехникамы... Күпме ала аласың, ташы гына. Эшкә урнашкан мәлдә авылдашым белән миңа бу бик гаҗәп тоелды. Аннары инде без дә остарып киттек. Ике йортлык плинтус кына алып кайтып куйдым. Баш эшләмәгән, аны шушында гына, берәр кибет белән сөйләшеп, сатасы калган. Авылда аны кемгә сатасың инде, сарайга кайтарып куйгач, кире ул тартмаларны ташып йөрисе килми бит...» Абзый сөйли, ә мин исә фатирга килеп кергәндәге хәлләрне күздән кичерәм. Тәрәзә астына обой җитми калган, өч җиргә сугыласы кадак ике генә җирдә тырпаеп тора, линолеумны әллә ничә җирдән ялгаганнар, күршеләремнең исә унитаз капкачы, ишек тоткалары юк. Ә алар кемнеңдер сараенда бер кирәксезгә җыелып яталар.
Бара торгач, Ленин дамбасына җиттек. Казансу ярындагы эшләр аркасында бөке хасил булган, шул бөкедә утырганда инде абзый кеше: «Нәрсәгә кирәк инде моның кадәр төзелешләр? Өстәгеләрнең үзләренә файдасы булмаса, тотынмаслар да иде әле. Шушы төзелешләрне алып барганда үз кесәләре турында да кайгыртучылар бар бит», - димәсенме?!
Менә шундый хәлләр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading