16+

Алар ялгыз түгел

Җитештерү өлкәсендә имгәнүләр һәм һөнәри авыруларга дучар булучыларның саны, кызганыч, кимеми. Бүген республикада эш урынында бәхетсезлеккә очраган кешеләрнең саны унбер мең ярымнан артып китте.

Алар ялгыз түгел

Җитештерү өлкәсендә имгәнүләр һәм һөнәри авыруларга дучар булучыларның саны, кызганыч, кимеми. Бүген республикада эш урынында бәхетсезлеккә очраган кешеләрнең саны унбер мең ярымнан артып китте.

Шөкер, тормышта авыр сынауларга юлыгып, сәламәтлеген югалткан кешеләр үз кайгылары белән ялгыз калмый. Аларны тернәкләндерү, тулы канлы тормышта яшәүгә кабат кайтару, мөмкин булганда яраткан хезмәтен дәвам иттерү өчен, РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе тарафыннан күптөрле чаралар үткәрелә. Шуларның иң әһәмиятлесе - тернәкләндерү үзәкләрендә һәм шифаханәләрдә дәвалау. Быел производствода бәхетсезлеккә юлыккан 3282 кешегә һәм аларны озата баручы 143 кешегә тернәкләндерү үзәкләренә һәм күп профильле шифаханәләргә бушлай юлламалар бирелде. Иминият фонды аларны сатып алуга 110 миллион сум акча тотты.
- Юлламаларны нигездә РФ Социаль иминият фондының Киров өлкәсендә урнашкан «Вятские Увалы», Мәскәү янындагы «Голубая речка», Анапа шәһәрендәге «Кристалл», Әстерхан өлкәсендәге «Тинаки», «Волгоград», «Омски», Саратов өлкәсендәге «Волга» тернәкләндерү үзәкләренә бирәбез, - ди Фонд бүлекчәсенең һөнәри хәвефләрне иминиятләштерү бүлеге белгече Гөлфия Шәйморатова. - Алар барлык шартлар да тудырылган әлеге үзәкләрдә 21 көн дәвалана. Быел гына да әлеге шифаханәләрдә 762 кеше (18 озата баручы) булды.
Республика шифаханәләре дә хезмәт урынында имгәнүчеләрне савыктыруга үзләреннән зур өлеш кертә. «Бәкер», «Жемчужина», «Санта», «Ливадия», «Радуга», «Сосновый бор», «Вита» һәм «Яр Чаллы» шифаханәләренә Фонд бүлекчәсе 2520, озата баручылар өчен 125 юллама сатып алды.
Шунысы мөһим: социаль иминият фонды, имгәнүчеләргә бушлай юллама бирү белән бергә, шифаханәләргә бару өчен юл чыгымнарын да үзе күтәрә, озата баручы кирәк булганда, аңа да юлламаны бушлай бирә. Болардан тыш, эш урыннарында имгәнүчеләргә һәм һөнәри авыруга юлыгучыларга, хезмәткә яраклылыкны югалту дәрәҗәсенә карап, айлык иминият түләүләре биреп барыла. Бүгенге көндә аның уртача күләме 5650 сум. Иминият фонды хезмәт урынында имгәнеп, инвалид булып калган кешеләрне техник тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедия эшләнмәләре, медицина күрсәткечләре булганда, махсус автотранспорт белән тәэмин итүне дә үз өстенә алды. Быел, мәсәлән, 43 инвалидка 7 нче модельле «Жигули» ачкычлары тапшырылды. Тулаем алганда, производствода имгәнүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен, быел Социаль иминият фонды бүлекчәсе 1 млрд 51 млн сум акча бүлеп бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading