16+

Аларга да бер матур исем кирәк

Безнең әти Хәлим Сафин Бөек Ватан сугышында элемтәче булган. Аның язып калдырган хатирәләреннән берничә җөмлә китереп үтәм: «... Дошман һөҗүм иткәндә солдатлар окопларда, траншеяларда башларын, гәүдәсен саклыйлар, ә син ачыкта чыбык сузып, ялгап йөрисең, һәр секундың, минутың үлем куркынычы астында! Менә кайда икән ул элемтәче вазифасының нечкәлеге!..»

Аларга да бер матур исем кирәк

Безнең әти Хәлим Сафин Бөек Ватан сугышында элемтәче булган. Аның язып калдырган хатирәләреннән берничә җөмлә китереп үтәм: «... Дошман һөҗүм иткәндә солдатлар окопларда, траншеяларда башларын, гәүдәсен саклыйлар, ә син ачыкта чыбык сузып, ялгап йөрисең, һәр секундың, минутың үлем куркынычы астында! Менә кайда икән ул элемтәче вазифасының нечкәлеге!..»

«...Кановка тирәсендә Днепрны кичү бик кыен булды. Фашистлар көне-төне утка тота, һәр якта су баганалары, баш өстендә, колак төбендә пулялар сызгыра, көймәләр канлана, батучылар ярдәм сорап кычкыра, суда - үлекләр. Элемтәче буларак, берничә елга аша чыгарга туры килде, ә менә монысын әйтми булмый: бата-чума Днепр аша элемтә урнаштырдым. Күп тә үтмәде, тагын өзелде. Командир кире чыгарга әмер бирә. Карышасы да килә, күңел дә тартмый. Нишлисең, сугыш бит. Әле җитмәсә, татарлар сынатмый, шуңа сиңа кушам дип, салам кыстыра...»
«...Взвод командиры Виктор Андреевич Малин - бик акыллы яшь лейтенант. Бервакытта да хәтерне калдырмады, мөлаем, солдатларга мөнәсәбәте ягымлы, сугышка да рухландыра белә торган иптәш. Җиңү көненә кадәр бергә булдык, кайтып киткәндә дә озатып калды...»
«...Сугышның соңгы көненә кадәр элемтәче булып иң алдынгы сызыкларда хезмәт иттем, иң җаваплы мизгелләрдә урнаштырылган элемтә аша йөзәрләгән, меңәрләгән кешене үлемнән коткарып кала алганыма иманым камил. Ике «За отвагу», «За боевые заслуги» медальләре, «Отличный связист» билгесе белән бүләкләндем. Ул билгедән соң герой исеме дә булачак дигәннәр иде, безнең өчен баш исән кайту - иң зур мәртәбә!»
Без - алты бала. Институтлар тәмамлагач, герой исеме мәсьәләсен күтәрергә рөхсәт сораган идек. Әти каршы килде: «Командир яшьлеге белән әйтеп ташлагандыр, беренчедән, мин коммунист түгел, икенчедән, мулла малае, исән булуым - иң зур бүләк сезгә!» - диде.
Сугышта батырлыклар күрсәтеп, бик күпләр «Герой» исеме алып кайтты, аларга зур хөрмәт күрсәтелде. Ә менә сугыш кырында ятып калучыларның исеме юк. Репрессия корбаннары гомерләре буена игътибарда. Сугышта үлеп калучыларны корбан дип әйтеп булмый. Алар хөкүмәт, дәүләт чакыруы буенча да, үзләре теләп тә фашистлар явына каршы күтәрелеп, хак эш, халык бәхете, азатлык өчен корбан булдылар. Аларга бер исем кирәк. Алар үз-үзләрен аямыйча батырларча көрәшеп, сугышып һәлак булган җаннар. Мин аларны бөек яки изге шәһитләр дип атар идем. Бәлкем кемдер матуррак исем табар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading