16+

Алты туп белән алты танкка каршы

Татарстанның Ютазы районындагы Ташлы авылында укытучылар гаиләсендә туган, Пенза артиллерия училищесын тәмамлаган лейтенант Шәйхрам Гәрәев үзенең тәүге чыныгуын 1941 елның көзендә Мәскәү янындагы аяусыз сугышларда ала.

Алты туп белән алты танкка каршы

Татарстанның Ютазы районындагы Ташлы авылында укытучылар гаиләсендә туган, Пенза артиллерия училищесын тәмамлаган лейтенант Шәйхрам Гәрәев үзенең тәүге чыныгуын 1941 елның көзендә Мәскәү янындагы аяусыз сугышларда ала.

Үзенең 45 миллиметрлы пушкасыннан бик төз атып, дошманның танкларга каршы ата торган пушкасын һәм зур калибрлы пулеметын юк итә ул. Ләкин дошман снарядыннан үзенең дә башы яралана. Бәхеткә, яшь организм үлемне җиңеп чыга һәм командир Гәрәев дүрт айдан соң яңадан алгы сафка - үзенең батареясына кайта.
Яшь артиллерист сугышта күргән бер могҗизалы вакыйганы гомере буена исендә саклый. Әйтергә генә җиңел: аның алты пушкасына дошманның алты танкы һөҗүм итә. Димәк, «алтыга - алты» - чын сугыш дуэле. Бу канлы бәрелеш 1943 елның март аенда Днепродзержинск шәһәреннән ерак түгел урнашкан Воскобойная станциясе янында була. Җитмәсә, Гәрәев батареясы үзләренең җәяүле сугышчыларыннан да аерылган чак туры килә. Дошманның алты танкыннан торган төркеме, ике йөзләп автоматчылары белән, Гәрәев позициясенә һөҗүм итә. Гәрәевнең батыр тупчылары каушап калмый, төз атып, тиз арада немецларның 5 танкын яндыралар, ә алтынчысы, борылып, сугыш кырыннан кача. Бу тиңдәшсез дуэль өчен 31 нче Сталинград укчы дивизиясенә кергән 15 нче танкка каршы ата торган дивизионның 2 нче батарея командиры өлкән лейтенант Шәйхрам Гәрәев I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.
Батыр батарея командирының соңгы бәрелеше 1945 елның февралендә Одер елгасының көнчыгыш ягында була. Дошман, бөтен көче белән, безнең һөҗүмне туктатырга тырыша. Сугыштагы каһарманлыгы өчен, Гәрәевне окопта ук партиягә кабул итәләр һәм аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшыралар.
Шул чакта немецлар һөҗүм башлыйлар. Батарея командиры өлкән лейтенант Гәрәев җавап һөҗүме өчен соңгы боерыкларын биргән чакта, үзенең янында ук ярылган немец снарядының бер кыйпылчыгы күкрәгенә яңа гына беркетелгән орденына китереп бәргәнен сизми дә. Шулай итеп, яңа орден аны үлемнән саклап кала. Җиңел артиллерия батареясы командиры майор Шәйхрам Гәрәевне Ватаныбыз алты орден һәм егерме дүрт медаль белән бүләкли. Ул үзенең батареясы белән Мәскәү яныннан Берлинга кадәр барып җитә һәм Баш командующийның дистәдән артык Рәхмәт хатына лаек була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading