16+

Армиядә булу дәрәҗә иде

Бер кешенең гомер озынлыгы кадәрле вакыт эчендә бу дөньяда ниләр генә булмый да, кешеләр үзләре ничек кенә үзгәрмиләр икән бит, ә?! Хәзер хәрби хезмәткә барырга тиешле егетләр белән безнең заман егетләрен чагыштырып карарлык та түгел бит. Хәрби хезмәткә бармас өчен, егетләр үзләре, әти-әниләре ниләр генә эшләмиләр дә, ничаклы чыгымнар тотмыйлар...

Армиядә булу дәрәҗә иде

Бер кешенең гомер озынлыгы кадәрле вакыт эчендә бу дөньяда ниләр генә булмый да, кешеләр үзләре ничек кенә үзгәрмиләр икән бит, ә?! Хәзер хәрби хезмәткә барырга тиешле егетләр белән безнең заман егетләрен чагыштырып карарлык та түгел бит. Хәрби хезмәткә бармас өчен, егетләр үзләре, әти-әниләре ниләр генә эшләмиләр дә, ничаклы чыгымнар тотмыйлар...

Бер кешенең гомер озынлыгы кадәрле вакыт эчендә бу дөньяда ниләр генә булмый да, кешеләр үзләре ничек кенә үзгәрмиләр икән бит, ә?!
Хәзер хәрби хезмәткә барырга тиешле егетләр белән безнең заман егетләрен чагыштырып карарлык та түгел бит. Хәрби хезмәткә бармас өчен, егетләр үзләре, әти-әниләре ниләр генә эшләмиләр дә, ничаклы чыгымнар тотмыйлар бит хәзер. Бу хакта үзегез яхшы мәгълүматлы булганга, үзебезнең яшьлегебез чорын гына тасвирлап үтмәкче булам.
1955 ел, миңа 19 яшь. Урта белемле, сау-сәламәт егет. 1954 елда институтка керү имтиханнарын яхшы гына тапшырсам да, кияргә кием, ашарга ризыгым, торырга урыным булмау кебек сәбәпләр аркасында, Әтнәгә кире кайтып, саклык кассасында инспектор-ревизор булып эшләп йөрим шулай. Үз яшьтәшләрем белән бергә хәрби хезмәткә барып, Ватан каршындагы изге бурычымны үтәргә җаным-тәнем белән теләп хыялланам үзем.
Көтмәгәндә-уйламаганда мине, күзләремдә трахома дигән диагноз белән, хастаханәгә дәваланырга яткыздылар. Шул чактагы халәтемне язып аңлатырлык түгел иде, җәмәгать. Сугыш елы балалары - кайсы саңгыраурак, кайсының күзләре авыру, кайсы дистрофик һ.б.
Ике катлы хастаханәнең беренче каты шушы хәрби хезмәткә алынырга вакытлары кергән, әмма ниндидер чирләре булу сәбәпле дәваланырга тиешле егетләр белән шыгрым тулы.
Пенициллинның яңа куллануга кереп яткан чагы иде. Шул пенициллин белән күз кабакларына (аскы һәм өскесенә) укол ясыйлар. Бер утырганда 4 укол. 20 сеанс, барысы 80 укол инде бу.
Тизрәк дәваланып чыгу теләге белән, барысына да түзәм инде. Үземнең трахомалы икәнлекне авылдашларга да, эштә дә белдермәскә тырышам. Табибка кереп: «Миндә трахома булырга мөмкин түгел, без 6 бала, әни белән 7 кеше бер үк сөлге-сабын (анысы сирәк була инде) кулланабыз. Нигә миндә генә трахома булсын. Зинһар, җибәрегез Казанга, күзләремне тикшертегез», - дидем. Тыңлады сүземне, җибәрде Казанга. Бутлеров урамындагы хастаханәдә яхшылап карагач, «бернинди трахома да юк, сезнең күзләрегездә острый конъюнктивит (ялкынсыну) диделәр, шул хакта белешмә язып бирделәр.
Табиб Екатерина ханым хәрби хезмәткә яраклы дигән белешмә бирде. Мин хәрби комиссариатка йөгердем, хәрби комиссар янына кереп: «Мин сау-сәламәт, мине быел ук хәрби хезмәткә алыгыз», - дидем. Ул миннән: «Кайда хезмәт итәсегез килә?» - дип сорады. Мин аңар: «ВМФ, ВВС», - дидем. Ул миннән: «ВМФта 4 ел бит, барасыңмы соң?» - диде. Мин «Юк, юк, алайса ВВСка языгыз», - дип җавап бирдем. Шулай итеп, Хәрби һава көчләрендә хезмәт итә башладым.
Хәрби хезмәткә алынуыма, исән-имин әйләнеп кайтуыма мин бик бәхетле һәм канәгать идем. Ә хәзер? Хәзер, солдатка бармас өчен, акча түли-түли юк чирләрне бар итеп, хәрби хезмәттән качалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading