16+

Артистларны хөрмәтли беләләр

Театр быелгы 68 нче иҗат сезонын, алдагы еллардан аермалы буларак, уйнап кына түгел, җырлап-биеп, концерт-тамаша белән башлады.

Артистларны хөрмәтли беләләр

Театр быелгы 68 нче иҗат сезонын, алдагы еллардан аермалы буларак, уйнап кына түгел, җырлап-биеп, концерт-тамаша белән башлады.

Театр коллективын һәм театр сөючеләрне бәйрәм белән котларга килгән муниципаль район хакимияте башлыгы Мәҗит Салихов, соңгы еллардагы гадәт буенча, «Елның иң яхшы актеры» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләде. 67 нче сезон нәтиҗәләре буенча, сәнгать советы карары нигезендә, «Ир-ат образын иң яхшы башкаручы» номинациясендә Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү» спектаклендәге Вәгыйз белән Наил Гаетбай әсәре буенча куелган «Студентлар 3D» тамашасындагы Усман Сабирович образлары өчен, Нәфис Габдрахманов; Әмирхан Еникинең «Тормыш корабы»ндагы Харис белән «Назлы кияү» спектаклендәге Рәшит образлары өчен, артист Раушан Мөхәммәтҗанов бүләкләнде. «Назлы кияү», «Студентлар 3D» спектакльләрендәге Гайни һәм Хәкимә образлары өчен, артистка Рәзинә Хәкимова «Хатын-кыз образын иң яхшы башкаручы» буларак аталды.
Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, быелгысы елны театрның алтын баганасы булган өлкәннәргә багышлыйбыз, диде. Бер төркем артистлар бу көннәрдә төрек драматургы Азиз Несинның «Ал җанымны, әфәнде!» комедиясен әзерли. Спектакль Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнә. Премьера 12 октябрьдә - юбилей кичендә булачак. Спектакльне яшь режиссер Альберт Гаффаров сәхнәләштерә. Февраль һәм март айларында Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов һәм Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханованың юбилей кичәләре планлаштырыла...
Сезон ачу тантанасында бер төркем хезмәткәрләргә ТР Мәдәният министрлыгының мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу мәртәбәгә, хезмәттә ирешкән уңышлары өчен, тегү цехы башлыгы Резедә Коноржевская, костюмнар цехы җитәкчесе Лилия Кузнецова, театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова, озак еллар театрга ихлас хезмәт итүче артистка Фәһимә Бикморатова, талантлы артистка Мәдинә Гайнуллина лаек булды.
Концерт-тамашада тамашачы яратып өлгергән спектакльләрдән өзекләрне моңлы җырлар, дәртле биюләр алыштырды. Быелгы сезон ачу тантанасының тагын бер үзенчәлеге - тәнәфес вакытында фойеда берәүләр скрипка моңын тыңласа, икенчеләре гармун белән моңланды.
Сезонны ачкач та артистлар концерт программасы белән Чиләбе өлкәсенә гастрольгә җыена. 26 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр алар Сибай, Магнитогорск, Уфалы, Нязепетровск, Аргаяш, Кунашак, Чиләбе, Златоуст һәм Усть-Катав шәһәрләрендә булачаклар. Октябрь аенда исә Башкортстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Шул уңайдан, Әлмәт театры Салават шәһәрендә 17се көнне Т.Миңнуллинның «Исәнмесез» һәм 18ендә И.Зәйниевнең «Туган-тумача» спектакльләрен күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading