16+

Атка һәйкәл кирәк!

Ат. Нинди игелекле, нинди түземле җан иясе ул! Балачакта безгә - балаларга колхоз атларын тәрбияләргә беркетәләр иде. Һәркөнне, укудан кайткач, без алар янына барып ашатабыз, өсләрен чистартабыз. Шуннан бик канәгать булып кайта идек.

Атка һәйкәл кирәк!

Ат. Нинди игелекле, нинди түземле җан иясе ул! Балачакта безгә - балаларга колхоз атларын тәрбияләргә беркетәләр иде. Һәркөнне, укудан кайткач, без алар янына барып ашатабыз, өсләрен чистартабыз. Шуннан бик канәгать булып кайта идек.

Җәен төннәр буе атлар сакладык. Үзара ат чабыштырулар, узышлар оештыру аеруча истә калган. Тик шунысы кызганыч. 1941 елда сугыш башлангач, атымны хәрби хезмәткә алдылар. Авылдан 30лап ат китте ул чакта. Сугышка кадәр һәм аннан соң да атлар хисапта тордылар, аларны, район үзәгеннән килеп, гел тикшереп китәләр иде. Әгәр теркәлгән атның камыты белән муенын, ыңгырчак белән сыртын җәрәхәтләндерсәләр, колхоз идарәсе рәисенә шелтә бирделәр.
Сугышка озатканда, үзләренең үлемгә китүләрен сизеп, атларның күзләренә мөлдерәп яшьләр тула иде. Малайларның үзләре тәрбияләгән атларның муенын кочаклап, аларны елап озатканнары һич исемнән чыкмый! Татар халкы атны һәрвакыт үз иткән. 1929 елгы колхозлашуга кадәр шәхси хуҗалыкларның һәрберсендә диярлек берничә ат булган, чөнки барлык хуҗалыктагы авыр эшләр алар ярдәмендә башкарылган. Ат бик чиста һәм акыллы хайван, игътибар иткәнегез бардыр: суны да чиста чиләктән генә, ашыкмыйча, сөзеп кенә эчә бит ул.
Аның ите дә гаять файдалы, чөнки холестерин юк. Ат ите яхшы казылыклар әзерләү өчен кулланыла, ләкин ит комбинатларында, күпчелек очракларда, хәрам дуңгыз мае кушалар. Ә чит илләрдә ат итеннән казылык әзерләгәндә куй мае гына кушалар икән.
Ат авырулары берәүгә дә йокмый. Ат ите, хәзерге фән раслаганча, кешегә көч-куәт бирүче һәм җиңел эшкәртелә торган итләрдән санала. Моннан берничә еллар элек атларны үрчетүгә игътибар кими башлаган иде. Шулай да, Татарстанның кайбер күмәк хуҗалыкларында нәселле атларны үрчетү мәсьәләсе көн тәртибенә куелды.
Россия Федерациясе күләмендә уздырылган ат чабышларында Татарстаннан барган аргамакларның алдынгы урыннарны алулары турында газета һәм журналлардан укып беләбез.
Милли бәйрәмебез Сабан туйларындагы ат чабышларын халкыбыз гаять кызыксыну һәм горурлык хисе белән, яратып карый. Хәзер һәр районда, хәтта кайбер авылларда да ат чабышлары уздыруга елдан-ел игътибар арта бара. Атларны хәзер хуҗалык эшләрендә дә күбрәк файдалана башладылар.
Дөньяның күп кенә шәһәрләрендә атка һәйкәл бар. Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәренең күренекле мәйданында атка һәйкәл куйсалар, бик күркәм булыр иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading