16+

АВСТРИЯДӘ көнгерәләр юк!

Борынгы һәм хәзерге заман янәшә. Әлеге сүзләр Австриягә туры килә. Биредәге борынгы сарайларның хәтта төгәл исәбе дә билгеле түгел. Туристларны җәлеп итүче тагын бер плюс: илдә кышкы туристлык зур үсеш алган. Австрия белән Швейцария - тау чаңгычыларының башкаласы. Территориясенең 70 процентын таулар биләгән илдән әлеге спорт төре буенча дөнья күләмендә...

1918 елда гына мөстәкыйль дәүләт булып аерылып чыккан Австрия дөнья илләре арасында 112 нче урынны гына били. Алман теле дәүләт теле булып санала, аннан кала, словен, венгер, градициан-хорват телләре дә кулланылышта йөри. Илнең иң зур шәһәрләре: Грац, Линц, Зальцбург, Инсбрук һәм башкаласы - Вена. Австриянең флагы турында кызыклы легенда бар. 1191 нче елгы Өченче тәре походының бер бәрелеше вакытында Леопольд V Австрийскийның ап-ак күлмәге канга буялып бетә. Герцог билбавын салып ташлагач, кызыл тукымада бер буй ак эз кала. Австриялеләр сугышта әлеге күлмәкне әләм итеп йөртәләр. Соңрак илнең байрагы да шушы төсләргә буяла. Ә илнең атамасы борынгы алман теленнән «көнчыгыш ил» дип тәрҗемә ителә.
Территориясе ягыннан калышса да, Австрия дөньяга бик күп танылган шәхесләр биргән. Психолог З.Фрейд, язучылар Ф.Кафка һәм С.Цвейг, композиторлар Ф.Шуберт, Л.Бетховен һәм В.А.Моцарт, фәлсәфәче Н.Кузанский, конструктор Ф.Порше, актер һәм Калифорниянең элекке губернаторы А.Шварцнеггер - шулар рәтендә.
Туристлар еш кына Австрия белән Австралияне бутыйлар. Шундый очраклар тудырган «Австриядә көнгерәләр юк!» дигән слоганны илнең күп кенә кибетләрендә, юл билгеләрендә күрергә мөмкин. Әлеге хайванны таптырып аптыратучыларга австриялеләр күнеккән инде - бер дә иренмичә, зоопаркка юлны күрсәтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading