16+

Автобуска кереп булмый!

Иртәләрен автобуска керәм, димә! Шыгрым тулы ул. Мин 22 нче маршрутта еш йөрим, иртән дә, кичен дә, хәтта көндез дә туп-тулы була. Ник дисезме?

Автобуска кереп булмый!

Иртәләрен автобуска керәм, димә! Шыгрым тулы ул. Мин 22 нче маршрутта еш йөрим, иртән дә, кичен дә, хәтта көндез дә туп-тулы була. Ник дисезме?

Чөнки әлеге маршрут автобусы студентлар яши торган Универсиада авылыннан кузгалып китә.

Газета аша шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә булдым: иртәнге һәм кичке якларда 22 нче маршрут автобусларын, зинһар өчен, арттырыгыз. Студентларны да күп булганга гаепләп булмый, укуга барасылары, кайтасылары бар. Мин Мәүлетов базары янында яшим, шуңа да кайвакыт студентлар белән тулган автобуска керү бәхете эләкми. Алай да эткәлим, болай да төрткәлим - кереп кенә булмый. Мин генә сукрансам, бер хәл. Тукталышта басып торган күпме кеше менә шулай берничә автобусны үткәреп җибәрергә мәҗбүр. Алар да бит кызык өчен генә тормый: кемгәдер эшкә, кемгәдер башка төрле йомыш белән барасыдыр.

Хәзерге яшьләр арасында олыларны ихтирам итүчеләр дә очрый. Бермәлне шыгрым тулы автобус килеп туктады, кереп басарлык та урын юк. Тукталышта торган урта яшьләрдәге ханым автобус ишекләре янына килеп, хастаханәгә ашыгам, нишләргә соң инде, дип ялварды. Бер егет автобустан төшеп, теге ханымга үз урынын тәкъдим итте. Менә бит нинди буын тәрбияләдек без, дип сөенеп куйдым.

Шәһәр җитәкчелеге яраткан «Шәһри Казан»ыбызның шушы санын укыр да, минем хатыма игътибар итеп, чара күрер, дигән өметтә калам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading