16+

Авыл батырларын онытмый

Күптән түгел Югары Кибәхуҗа авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә обелиск куелды. Аны ачу тантанасында кибәхуҗалыларның шатлыгын муниципаль район башлыгы белән берлектә Мәскәү, Әстерхан шәһәрләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар да бүлеште.

Истәлек-корылма шушы авылда туып үскән бертуган Галәвиевләрнең иганә акчасына һәм авыл халкының уртак тырышлыгы белән төзелде. Тантанада катнашучы кунаклар, авыл халкы обелиск булдыруда зур матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, авылның төзелеш эшләрендә зур тырышлык куйган ир-егетләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына Югары Кибәхуҗа авылыннан 255 ир-егет китә. Шуның 105енә туган авылына кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Әлеге батырларның исемнәре обелискның мәрмәр ташына алтын хәрефләр белән уеп язылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading