16+

Аздан да хәтер кала

Әнинең үләренә берничә ай кала аның үзе белән бергә картайган сандыгын: «Искергән, өйне ямьсезләп тора», - дип чыгарып ыргытмакчы булдым. Янәсе, яңа җиһазлар арасында ятышмый. Әни, мәрхүмә, сандыгы өстенә менеп утырды да: «Юк, үзем исән чакта бирмим, ул - яшьлегем хатирәсе, әнием истәлеге», - диде. Аның сүзләренә каршы төшмәдек. Сандыгы...

Аздан да хәтер кала

Әнинең үләренә берничә ай кала аның үзе белән бергә картайган сандыгын: «Искергән, өйне ямьсезләп тора», - дип чыгарып ыргытмакчы булдым. Янәсе, яңа җиһазлар арасында ятышмый. Әни, мәрхүмә, сандыгы өстенә менеп утырды да: «Юк, үзем исән чакта бирмим, ул - яшьлегем хатирәсе, әнием истәлеге», - диде. Аның сүзләренә каршы төшмәдек. Сандыгы...

Әнинең үләренә берничә ай кала аның үзе белән бергә картайган сандыгын: «Искергән, өйне ямьсезләп тора», - дип чыгарып ыргытмакчы булдым. Янәсе, яңа җиһазлар арасында ятышмый. Әни, мәрхүмә, сандыгы өстенә менеп утырды да: «Юк, үзем исән чакта бирмим, ул - яшьлегем хатирәсе, әнием истәлеге», - диде.
Аның сүзләренә каршы төшмәдек. Сандыгы үзе чиккән сөлге, мендәр тышы, кулъяулык, тастымал, чигелгән кофталар белән тулы иде. Чиккән әйберләре хәзер дә саклана.
Инде үзем дә 80 нче яшькә таба барам. Бер әйберемә дә тидерәсем килми, үзем әни хәлендә. Кешедә, өлкәнәйгәч, бөтенләй икенче акыл була икән ул.
Кайчакта ата-аналар белән уртак тел табу шулкадәр кыенлаша: нәрсә эшләсәң дә, гаепкә алалар кебек тоела. Тик ни генә булса да, олысы да, кечесе дә үз урынында була белергә тиеш. Картлык һәркемгә килә, ерак йөрми. Ә ата-ана белән балаларның бер-берсен аңлап бетермәве һәрвакыт булып тора. Олы кеше яңалыкларны елдан-ел авыррак кабул итә, тормышта аз гына үзгәреш килеп чыкса да, төн йокысы кача. Өлкәннәр яшәү урынын алыштыруны да бик авыр кичерә. Алар хәтта өй җиһазын бер урыннан икенче урынга күчерүне дә өнәп бетермәскә мөмкин. Еллар буе сакланган бертөрлелектә ул үзен яхшырак, ышанычлырак хис итә.
Өлкәннәрне гомер иткән яшәү урыныннан аермагыз, олы кешене үзгәртергә тырышмагыз. Яшьләрнең бурычы - әти-әнине, әби-бабайны, ничек бар - шулай кабул итү, ярату. Аларның картлык көннәрен бәхетле итүгә сез дә үз өлешегезне кертергә тиеш. Нинди дә булса эш-гамәлләре сәер тоелса, көлә күрмәгез. Бәлки, шул гамәл алар тормышына ямь өстидер. «Аздан да хәтер кала», - дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading