16+

Балаларың ни күреп үсә?

«Бар, кибеттән ике стакан алып чык, җәтрәк бул!» - айнымаган тавышлы хатынның әлеге сүзләре урамда басып торган җиремнән сискәндереп җибәрде. Меңләгән халык арасыннан аңа игътибар да итмәс идем. Тик бер кулы белән бала арбасы этеп барган, шул ук вакытта эчендә берничә шешә булган пакет күтәргән, икенче кулы белән тәмәке көйрәткән...

Балаларың ни күреп үсә?

«Бар, кибеттән ике стакан алып чык, җәтрәк бул!» - айнымаган тавышлы хатынның әлеге сүзләре урамда басып торган җиремнән сискәндереп җибәрде. Меңләгән халык арасыннан аңа игътибар да итмәс идем. Тик бер кулы белән бала арбасы этеп барган, шул ук вакытта эчендә берничә шешә булган пакет күтәргән, икенче кулы белән тәмәке көйрәткән...

Кибеттә стакан булмагач, ана баласын икенче кибеткә йөгертте. Атлар-атламас кына барган баласына да: «Тизрәк бул, ... (сүгенү сүзе)», - дип акырды. Хатынның кичә хәмер белән шактый мавыкканлыгы, бүген дә «башы авыртканлыгы» күренеп тора: теле бәйләнә, йөреше дә икенче төрле.
Нишләсен инде сабый?! Китте. Анасының күптән тамагы «кипсә» дә, малай кибеткә әкрен генә атлады. Әллә көн саен мондый әмерләрдән туйганга, әллә иң кадерле кешесен Ураза аенда берничә минутка булса да хәмердән арындыру теләге көчле булганга, ашыкмады ул.
И-и, ана, ичмасам, сиңа мөлдерәмә тулы күзләре белән карап торган сабый каршында булса да, ташла инде шул тәмәкеңне, аракыңны! Хәер, «Ана» дигән бөек исем сиңа килешмидер кебек. Балаларың да нәрсә күреп үсәләр икән? Көн саен шешәдәшләре белән «серләшеп» утыручы ананымы? Нарасые каршында оялмыйча тәмәке тарткан хатыннымы? Синең нәни сабыйларыңның да, башкаларныкы кебек, матур дөнья күрәсе, әни пешергән тәмле ризыклардан авыз итәсе, бер көн генә булса да кычкырмый торган тормышны күрәсе киләдер бит! Киләчәк буын булып үсеп килүче балалар да мондый галәмәтне күреп яшәгәч, үскәч, үзләре яхшы әти-әниләр булырлармы икән соң? Шикләндерә. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», - диләр бит. Безнең әниләр, үзләренә биргән ризыкны да, авызларыннан өзеп, барысын да нарасыйларына ашата. Тик сабые гына бәхетле булсын. Ә синең очракта бар да киресенчә кебек. Синең балаларың үзләрен аракыңа, тәмәкеңә корбан итә кебек. Әнә, нинди ябык бит алар! Ә сиңа дөнья рәхәт, дөнья киң! Уйлансаң иде, ана! Ходай хакына булса да...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading